20—26 ОКТЯБРЬ
ВӘГАЗЬЧЕ 9, 10
30 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Сынауларыгызга дөрес караш саклагыз
(10 мин)
Сынауларга очравыбыз Йәһвә безне хупламый дигәнне аңлатмый (Вг 9:11; w13 15.8. 14, абз. 20, 21)
Шайтан дөньясында бар нәрсә гадел булыр дип көтәсе юк (Вг 10:7; w19.09 5, абз. 10)
Хәтта авыр вакытларда да, Йәһвә биргән яхшы нәрсәләргә шатланырга тырышыгыз (Вг 9:7, 10; w11 15.10. 8, абз. 1, 2)
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Вг 10:12—14. Бу өзектә гайбәт һәм яла ягу турында нинди кисәтү бар? (lv 137, абз. 11, 12)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Вг 10:1—20 (th 11 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кайгылы булып күренгән кеше белән әңгәмә башлап җибәр (lmd 3 дәрес, 4 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше экономик хәл турында борчыла. Аңа «Кешеләрне яратыгыз» брошюрасы, А кушымтадан берәр фикер сөйлә (lmd 4 дәрес, 4 пункт).
6. Шәкертләр әзерләү
47 җыр
7. Кайгылы көннәрдә тормышыбызны кем «тотрыклы» итә?
(15 мин) Фикер алышу.
Һәр көн без төрле авырлыклар кичерәбез. Әмма кайбер сынаулар башыбызга көтмәгәндә төшә. Алар шулкадәр авыр, хәтта безне эмоциональ, физик һәм рухи яктан хәлсезләндерергә мөмкин. Андый вакытта безгә кем булышыр һәм без үзебез нәрсә эшли алабыз?
Авырлыклар төрле булырга мөмкин, ләкин Йәһвә тормышыбызны тотрыклы итәргә вәгъдә итә (Иш 33:6). Әмма аңа таяныр өчен, безгә аек фикерле һәм тыйнак булырга кирәк (Гс 11:2). Зур кайгы кичергәндә, ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Үзегезнең һәм якыннарыгызның ихтыяҗлары турында онытмагыз. Авыртудан арыныр өчен, үзегезгә вакыт бирегез (Вг 4:6).
Йәһвә, безне ныгытыр өчен, үз хезмәтчеләрен куллана, шуңа күрә алардан ярдәм сорарга һәм аны кабул итәргә оялмыйк. Онытмагыз, кардәшләрегез сезне бик ярата һәм ярдәм кулын сузарга һәрвакыт шат.
2 Көринтлеләргә 4:7—9 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен, авыр булса да, рухи эшләрне калдырмаска тырышырга кирәк?
«Йәһвә яралы күңеллеләргә якын» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Йәһвә Септерлар гаиләсенә ничек ярдәм иткән?
Кардәшләр аларга ничек булышкан?
Септерлар гаиләсеннән сез нәрсәгә өйрәнәсез?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 28 хикәя, 6 кисәккә кереш сүз һәм 29 хикәя