13—19 ОКТЯБРЬ
ВӘГАЗЬЧЕ 7, 8
39 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. «Матәм өенә» барыгыз
(10 мин)
Кайгы кичергән кешеләрне юатыр өчен вакыт табыгыз (Вг 7:2; it-U «Скорбь», абз. 9)
Аларны юатыр өчен, үлгән якыннарының яхшы сыйфатларын искә төшерегез (Вг 7:1; w19.06 23, абз. 15)
Кайгы кичергән кешеләр белән бергә дога кылыгыз (w17.07 15, абз. 16)
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ: Кайгы кичергән кешеләр еш кына, якыннарын югалтканнан соң, әле берникадәр вакыт дәвамында имандашларының ярдәменә мохтаҗ (w17.07 16, абз. 17—19).
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
Вг 7:20—22. Берәрсе безне рәнҗетсә, бу өзек аның белән сөйләшеп алырга кирәкме, юкмы икәнен хәл итәргә ничек булыша ала? (w23.03 31, абз. 18)
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Вг 8:1—13 (th 10 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(2 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене нинди тема кызыксындыра икәнен ачыкла, һәм аның белән яңадан очрашырга сөйләш (lmd 2 дәрес, 4 пункт).
5. Беренче сөйләшү
(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 2 дәрес, 3 пункт).
6. Кабат килеп китү
(2 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә jw.org сайтыннан берәр нәрсә күрсәт (lmd 9 дәрес, 4 пункт).
7. Карашларыңны аңлатып бирү
(5 мин) Сөйләшү. Тема: «Якын кешеләре үлсә Шаһитләр барысын ничек оештыра?» (ijwfq 50) (th 17 дәрес)
151 җыр
8. Терелтелүгә нык иман үстерегез
(15 мин). Фикер алышу.
Йәһвә үлгән кешеләрне терелтергә вәгъдә итә, һәм бу — аның безгә биргән иң кыйммәтле бүләкләренең берсе. Бу вәгъдәдән без Йәһвәнең матур сыйфатларын — аның көчен, зирәклеген, мәрхәмәтен һәм аеруча аның шәхсән безгә карата яратуын күрәбез (Ях 3:16).
Терелтелүгә иманыбыз нык булса, ул безгә, сынауларга карамастан, киләчәккә ышаныч белән карарга булышачак (2Кр 4:16—18). Иманыбыз безгә шулай ук, эзәрлекләүләргә очраганда, чирләп киткәндә я якыныбыз үлгәндә, җан тынычлыгы һәм юаныч бирә ала (1Тс 4:13). Безнең терелтелүгә иманыбыз булмаса, без чын-чынлап бәхетле була алмыйбыз (1Кр 15:19). Бу искиткеч өметкә иманыбызны ныгытырга тырышыйк.
Яхъя 11:21—24 укы. Аннары тыңлаучылардан сора:
Мартаның сүзләреннән аның терелтелүгә нык ышанганы ничек күренгән?
Ул иманы өчен ничек бүләкләнгән? (Ях 11:38—44)
«Нык иманлы хатын-кызлардан үрнәк алыгыз! Марта» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
Ни өчен сез терелтелүгә өметегезне кадерлисез?
Терелтелүгә иманыгыз нык булып калсын өчен, нәрсә эшләп була?
9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) lfb 26, 27 хикәяләр