41 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Без «шәфкатькә бай» Аллаһыга хезмәт итәбез
«Йәһвә һәркемгә карата игелекле, аның шәфкате бар эшләреннән күренә» (ЗӘБ. 145:9).
44 ҖЫР Боеккан кешенең догасы
БУ МӘКАЛӘДӘa
1. Шәфкатьле кешегә нәрсә хас?
ШӘФКАТЬЛЕ кеше турында әйткәндә, игелекле, юмарт, ачык йөзле кеше күз алдына килә. Бәлки, без шунда ук игелекле самарияле турындагы хикәяне исебезгә төшерәбездер. Бу самарияле юлбасарлар һөҗүм иткән яһүдкә ярдәм күрсәткән. Ул аны «бик кызганган», «яраларына шәраб белән май салып бәйләгән» һәм аның турында кайгырткан (Лк 10:29—37). Йәһвә дә безгә һәр көн шәфкать күрсәтә. Шәфкатьлелек — Аллаһы яратуының бер өлеше.
2. Шәфкатьлелек үз эченә тагын нәрсә ала?
2 Кайвакыт Йәһвә җәза бирмәскә була һәм шулай итеп шәфкатьлелек күрсәтә. Изге Язмаларда Йәһвә «кылган гөнаһларыбызга карап җәза бирми» дип әйтелә (Зәб. 103:10). Әйе, Йәһвә чыннан да шәфкатьле. Әмма кайвакыт ул гөнаһ кылучыны җәзасыз калдырмый.
3. Без нинди сорауларга җавап табарбыз?
3 Бу мәкаләдә без өч сорау карап китәрбез: ни өчен Йәһвә шәфкатьлелек күрсәтә? төзәтү һәм шәфкатьлелек арасында нинди бәйләнеш бар? без ничек шәфкатьлелек күрсәтә алабыз?
НИ ӨЧЕН ЙӘҺВӘ ШӘФКАТЬЛЕЛЕК КҮРСӘТӘ?
4. Ни өчен Йәһвә шәфкать күрсәтә?
4 Йәһвә шәфкатьлелек күрсәтергә ярата. Рәсүл Паул Йәһвә «шәфкатькә бай» дип язган. Бу контекстта рәсүл Паул Йәһвәнең камилсез кешеләрне майлаганы һәм аларга күктәге тормышка өмет биргәне турында язган (Эфес. 2:4—7). Ә Давыт: «Йәһвә һәркемгә карата игелекле, аның шәфкате бар эшләреннән күренә»,— дип язган (Зәб. 145:9). Кешеләрне яратканга, Йәһвә һәрвакыт шәфкать күрсәтә, ләкин ул моны урынлы булса гына эшли.
5. Гайсә Йәһвәнең шәфкатьле булганын кайдан белгән?
5 Гайсә Йәһвәнең шәфкать күрсәтергә яратканын бик яхшы белгән. Атасы белән күктә яшәп, ул Йәһвәнең гөнаһлы кешеләргә карата меңләгән еллар буе шәфкать күрсәткәнен күргән (Гыйб. сүз. 8:30, 31; Зәб. 78:37—42). Шуңа күрә Гайсә, җирдә яшәгәндә, Йәһвәнең шәфкатьле булуына зур игътибар биргән.
Атасы үз улын кимсетмәгән, ә аны җылы кабул иткән (6 нчы абзацны кара.)c
6. Йәһвәнең шәфкатьле булуын күрсәтер өчен, Гайсә нинди мисал кулланган?
6 Үткән мәкаләдә әйтелгәнчә, читкә киткән угыл турындагы хикәяне сөйләп, Гайсә Йәһвәнең шәфкатьле булуын күрсәткән. Бу хикәядәге угыл «типтереп яшәп үзенең бар милкен туздырып бетергән» (Лүк 15:13). Әмма ул әхлаксыз тормышын калдырган һәм, бик нык үзгәреп, кире өенә кайтырга булган. Атасы аны ничек кабул иткән? Гайсә болай дигән: «Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән». Атасы үз улын кимсетмәгән. Ул аның тәүбә иткәнен күргән һәм кичергән. Бу мисалны кулланып, Гайсә Йәһвәнең кичерергә әзер булуын күрсәткән (Лүк 15:17—24).
7. Зирәклек һәм шәфкатьлелек арасында нинди бәйләнеш бар?
7 Йәһвә зирәк булганга шәфкать күрсәтә. Зирәклек күп белемнәргә ия булу гына түгел. Изге Язмаларда «югарыдан килүче зирәклек шәфкать һәм игелекле җимешләр белән тулы» дип әйтелә (Ягък. 3:17). Назлы Ата буларак, Йәһвә шәфкатькә мохтаҗ булуыбызны белә (Зәб. 103:13; Ишаг. 49:15). Йәһвәнең шәфкатьлелеге камилсез кешеләргә өмет бирә. Димәк, нәкъ зирәклек Йәһвәне шәфкать күрсәтергә дәртләндерә. Шул ук вакыт Йәһвә гөнаһка бармак аша карамый.
8. Кайвакыт өлкәннәр нинди чара күрә һәм ни өчен?
8 Ә берәр мәсихче белә торып гөнаһ юлыннан йөрсә, ул чакта нәрсә? Рәсүл Паул «андый кеше белән башка аралашмагыз» дип язган (1 Көр. 5:11). Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылар җыелыштан чыгарыла. Бу чара тугры кардәшләрне яклый һәм аларга Йәһвә алдында саф булып калырга булыша. Ләкин кайберәүләргә җыелыштан чыгару чарасын Йәһвәнең шәфкате итеп күрү авыр. Йәһвәнең төзәтүендә чыннан да шәфкатьлелек чагыламы?
КАТЫ ҖӘЗА БИРҮДӘ ШӘФКАТЬ ЧАГЫЛАМЫ?
Көтүче чирләгән сарыкны көтүдән аерып куя, әмма бу аңа файдага бара (9—11 нче абзацларны кара.)
9, 10. Еврейләргә 12:5, 6 ны исәпкә алып, ни өчен без җыелыштан чыгару — ул шәфкатьлелек күрсәтү дип әйтә алабыз? Мисал китерегез.
9 Җыелышта фәлән-фәлән кардәш бүтән Йәһвә Шаһите түгел дигән белдерү яңгыраганда, бу безне бик күңелсезләндерә — аеруча бу безнең якын кешебез булса. Әмма җыелыштан чыгару чарасында чыннан да шәфкать чагыламы? Әйе. Чынлыкта, андый кешегә җәза бирелмәсә, бу шәфкатьлелек, игелек һәм ярату күрсәтмәү булыр иде (Гыйб. сүз. 13:24). Җыелыштан чыгару кешегә үзгәрергә чыннан да булышамы? Әйе. Күп кенә җыелыштан чыгарылганнар вакыт узу белән үз тормыш рәвешләрен үзгәрткәннәр, тәүбә иткәннәр һәм җыелышка кайтканнар. Алар безне моны эшләргә нәкъ җыелыштан чыгару дәртләндерде дип әйтә. (Еврейләргә 12:5, 6 укы.)
10 Шундый мисал карап китик: әйтик, көтүдә бер сарык чирләп китте, ди. Ул вакытта көтүче ул сарыкны башка сарыклардан аерып куя. Шул сарык өчен бу авыр булырга мөмкин, чөнки сарыклар — көтүдә яши торган хайваннар. Әмма бу чара ул сарыкка файдага бара, һәм, иң мөһиме, бу бөтен көтүне куркыныч чирдән яклый. Шуңа күрә көтүче турында ул кырыс я мәрхәмәтсез дип әйтеп булмый. (Левилеләр 13:3, 4 белән чагыштыр.)
11. а) Нинди мәгънәдә җыелыштан чыгарылган кеше авырган сарыкка охшаш? ә) Җыелыштан чыгарылган кеше үзен рухи яктан ничек ныгыта ала?
11 Җыелыштан чыгарылган кешене андый авырган сарык белән чагыштырып була (Ягък. 5:14). Физик чир кебек, рухи чир дә, башкаларга таралырга мөмкин. Шуңа күрә андый кешене башкалардан аерып куярга кирәк. Җыелыштан чыгару шул кешегә акылына кайтырга ярдәм итә ала. Шулай ук бу бөтен җыелышны рухи яктан яклый, һәм бу Йәһвәнең яратуын чагылдыра. Җыелыштан чыгарылган кеше җыелышларга йөри, басмаларны укый һәм айлык очрашуларны карый ала. Өлкәннәр, аның рухи яктан адымнар ясаганын күрсә, аңа киңәшләр бирер һәм җыелышка кайтырга булышырb.
12. Кайвакыт мәхәббәт һәм шәфкать үз эченә нәрсә ала?
12 Без шуны аңлыйбыз: җыелыштан тәүбә итмәгән гөнаһ кылучылар гына чыгарыла. Җыелыштан чыгару бик җитди мәсьәлә булганга, өлкәннәр барысын уйлап эш итә. Йәһвә «тиешле дәрәҗәдә төзәтә» (Ирм. 30:11). Өлкәннәр дә шулай эш итәргә тырыша. Өлкәннәр кардәшләрне ярата һәм аларга һич тә рухи зыян китерергә теләми. Әмма кайвакыт нәкъ җыелыштан чыгару ярату һәм шәфкатьлелек күрсәтү була.
13. Ни өчен Көринттәге бер мәсихче җыелыштан чыгарылырга тиеш булган?
13 Беренче гасырда рәсүл Паул Көринттәге җыелышка хат язган. Шул хатында ул үз атасының хатыны белән зина кылучы бер мәсихчене телгә алган. Нинди җирәнгеч эш булган бу! Муса канунында андый очраклар турында болай диелгән: «Үз атасының хатыны белән яткан ир-ат үз атасын хурлыкка төшерә. Зиначылар икесе дә, һичшиксез, үтерелергә тиеш» (Лев. 20:11). Әлбәттә, Паул шул мәсихчене үлемгә хөкем итә алмаган. Әмма ул аны җыелыштан чыгарырга кушкан. Аның тәртибе бит бөтен җыелышка тәэсир иткән, һәм кайбер мәсихчеләр бу гөнаһка бармак аша карый башлаган (1 Көр. 5:1, 2, 13).
14. Паул Көринттәге кешегә ничек шәфкатьлелек күрсәткән һәм ни өчен? (2 Көринтлеләргә 2:5—8, 11)
14 Вакыт узу белән рәсүл Паул шул гөнаһ кылучының тәүбә иткәнен белеп алган. Ул аңа артык кырыс булырга теләмәгән. Шуңа күрә өлкәннәргә аны «ихлас күңелдән кичереп юатырга» кушкан. Бу шул кеше кайгыга батып йөрмәсен өчен кирәк булган. Әйе, Паул шул кешене эчкерсез кызганган. Ул шуны белгән: өлкәннәр шул кешегә чиктән тыш кырыс булсалар, аның кире кайтырга көче җитмәс иде. Шуңа күрә ул мәрхәмәт күрсәтергә киңәш иткән дә. (2 Көринтлеләргә 2:5—8, 11 укы.)
15. Ничек өлкәннәр катгый да, шәфкатьле дә була ала?
15 Өлкәннәр Йәһвәдән үрнәк алырга тырыша. Алар, Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча эш итеп, тиешле җәза бирә һәм шул ук вакыт шәфкатьлелек күрсәтә. Әмма моны урынлы булса гына эшли. Югыйсә андый мәрхәмәт гөнаһка түзем булуга тиң булыр иде. Әмма өлкәннәр генә шәфкатьле булырга тиешме?
БЕЗГӘ ШӘФКАТЬЛЕ БУЛЫРГА НӘРСӘ БУЛЫШЫР?
16. Гыйбрәтле сүзләр 21:13 буенча, шәфкать күрсәтмәгән кешеләргә Йәһвә ничек карый?
16 Без, Йәһвәдән үрнәк алып, шәфкатьле булырга тырышабыз. Чөнки шәфкатьле булсак кына, Йәһвә безгә карата шәфкатьле булачак. (Гыйбрәтле сүзләр 21:13 укы.) Һәм киресенчә, каты бәгырьле булып китсәк, Йәһвә догаларыбызга җавап бирмәячәк. Ә без моны бер дә теләмәс идек. Шуңа күрә без үз авырлыклары турында сөйләгән кардәшне тыңларга әзер булырга тиеш. Изге Язмаларда: «Шәфкать күрсәтмәүче шәфкать күрсәтелмичә хөкем ителәчәк»,— дип әйтелгән (Ягък. 2:13). Үзебезнең дә шәфкатьлелеккә мохтаҗ булуыбызны басынкылык белән танысак, без башкаларга карата да шәфкатьле булырбыз. Аеруча җыелыштан чыгарылган кеше җыелышка кайтса, безгә шәфкатьле булырга кирәк.
17. Давыт ничек шәфкатьлелек күрсәткән?
17 Изге Язмалардагы мисаллар безгә шәфкатьле булырга һәм каты бәгырьле булмаска булыша. Мәсәлән, Давыт патшаны алыйк. Ул шәфкатьле кеше булган, шуңа күрә, майланган патша Шаул аны үтерергә тырышса да, ул аңардан үч алмаган (1 Иш. 24:9—12, 18).
18, 19. Нинди очракларда Давытка шәфкатьлелек җитеп бетмәгән?
18 Шулай да кайвакыт Давытка шәфкатьлелек җитеп бетмәгән. Набал белән булган очракны исебезгә төшерик. Табигате буенча тупас булган бу кеше Давытка хөрмәт күрсәтмәгән һәм ризык бирмәгән. Моның аркасында Давыт аны һәм аның бөтен йортын кырып салырга теләгән. Бәхеткә каршы, Набалның сабыр хатыны Абигыя, тоткарланмыйча эш итеп, Давытны кан коюдан тотып калган (1 Иш. 25:9—22, 32—35).
19 Башка бер очракта да Давыт шәфкатьлелек күрсәтмәгән. Натан пәйгамбәр аңа бер бай кеше ярлының сарык бәтиен тартып алганы турында сөйләгән. Давыт моның турында ишеткәч: «Йәһвә белән ант итәм: моны эшләгән кеше үлемгә лаек»,— дип әйткән (2 Иш. 12:1—6). Муса кануны буенча, шул кешене үтерергә тиеш булмаганнар. Ул урлаган нәрсәсен дүртләтә кайтарырга тиеш булган (Чыг. 22:1). Димәк, Давыт бу очракта шәфкатьлелек күрсәтмәгән. Уйлап кына карагыз: Давытның гөнаһы, шул кешенең гөнаһына караганда, күпкә җитдирәк булган бит, шулай да, Давыттан аермалы буларак, Йәһвә аңа карата шәфкатьлелек күрсәткән (2 Иш. 12:7—13).
Давыт Натан пәйгамбәр мисалындагы бай кешегә шәфкать күрсәтмәгән (19, 20 нче абзацларны кара.)d
20. Давыт белән булган очраклардан нинди сабак алып була?
20 Игътибар итегез: Набал белән булган очракта, Давыт, ачуга бирелеп, Набалны һәм аның өйдәгеләрен үтерергә ниятләгән. Натан пәйгамбәр сөйләгән очракта да Давыт бай кешегә үлем җәзасы бирергә боерган. Бәлки, без болай дип уйлыйбыздыр: ни өчен бу очракта Давыт шундый кырыс карар чыгарган? Давытның вөҗданы саф булмаганы турында онытмыйк. Чыннан да, кеше рухи яктан сәламәт булмаса, ул артык таләпчән һәм тәнкыйтьчел була. Гайсәнең сүзләрен исебезгә төшерик: «Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез, чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләр»,— дип әйткән (Мат. 7:1, 2). Шуңа күрә, әйдәгез, чиктән тыш катгый, таләпчән булмыйк, ә «шәфкатькә бай» Аллаһыдан үрнәк алыйк.
21, 22. Шәфкатьлелек күрсәтер өчен нинди мөмкинлекләр бар?
21 Шәфкатьле кеше кызгануны эшләре белән күрсәтә. Гаиләдә, җыелышта һәм башка кешеләр белән үзебезне шәфкатьле тотыйк. Моның өчен күп мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, без берәр кардәшебезгә ризык алып килә алабыз я башка гамәли ярдәм күрсәтә алабыз. Шулай ук җыелышка кайткан кешене дәртләндереп һәм юатып була. Ә башкаларга яхшы хәбәрне сөйләү — шәфкать күрсәтер өчен иң яхшы мөмкинлек (Әюп 29:12, 13; Рим. 10:14, 15; Ягък. 1:27).
22 Игътибарлы булсак, без шәфкатьлелек күрсәтер өчен күп мөмкинлекләр табарбыз һәм шулай итеп «шәфкатькә бай» күктәге Атабызны сөендерербез.
43 ҖЫР Рәхмәт догасы
a Шәфкатьлелек — Йәһвәнең күркәм сыйфатларының берсе. Безгә дә бу сыйфатны үстерергә кирәк. Бу мәкаләдә без мондый сорауларга җавап табарбыз: ни өчен Йәһвә шәфкатьлелек күрсәтә? ни өчен аның төзәтүен шәфкатьлелек дип атап була? без бу сыйфатны ничек чагылдыра алабыз?
b Җыелышка кайткан кардәш Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ничек кайтара алганын һәм өлкәннәр аңа ничек булыша алганын белер өчен, бу чыгарылыштагы «Йәһвә белән дуслыгыңны ныгытып тор» дигән мәкаләне кара.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: читкә киткән угылның атасы аны өй түбәсеннән күреп ала һәм аны каршы алырга йөгерә.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гаеп хисе аркасында, Давыт Натан пәйгамбәр мисалындагы бай кешегә карата кырыс булган һәм аны үтерергә кушкан.