Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp22 № 1 8-9 б.
  • 2 | Үч алмагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 2 | Үч алмагыз
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалардагы тәгълимат:
  • Бу нәрсәне аңлата?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Үч алу турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Безне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә?
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Мин ярсулы һәм кызу канлы идем
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Нәфрәтне җиңеп була!
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2022 ел
wp22 № 1 8-9 б.
Бер-берсен нәфрәт итүче ике ир агачның капма-каршы ботакларында утыра. Һәрберсе үзе утырган ботакны кисә.

НӘФРӘТНЕ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

2 | Үч алмагыз

Изге Язмалардагы тәгълимат:

«Явызлыкка явызлык белән һичкемгә кайтармагыз. [...] Һәркем белән тыныч-тату яшәр өчен көчегездән килгәнне эшләгез. ...Үзегез өчен үч алмагыз... чөнки болай дип язылган: „Үч алу — минем эш, үзем кайтарачакмын“,— дип әйтә Йәһвә“» (РИМЛЫЛАРГА 12:17—19).

Бу нәрсәне аңлата?

Кемдер безгә зыян китергәндә, ачу хисен тою табигый булса да, Аллаһы безнең үч алуыбызны теләми. Аллаһы безне үзен көтәргә чакыра, чөнки тиздән ул бар гаделсезлекне юк итәчәк (Зәбур 37:7, 10).

Нәрсә эшләп була?

Кешеләр бер-берсеннән үч алганда, нәфрәт көчәя генә. Шуңа күрә берәрсе сезне рәнҗетсә я сезгә зыян китерсә, шул ук рәвешле җавап кайтармагыз. Үз хисләрегезне тыя белегез һәм үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Кайбер очракларда үпкә тотмау яхшырак (Гыйбрәтле сүзләр 19:11). Ә башка очракларда, кирәк дип тапсагыз, сез, бәлки, туган авырлык турында башкаларга сөйләргә булырсыз. Мәсәлән, җинаятьчелекнең корбаны булып китсәгез, сез полициягә я хакимлеккә ия башка кешеләргә мөрәҗәгать итә аласыз.

Үч алып, кеше үз-үзенә зыян гына китерә

Проблеманы тыныч кына хәл итеп булмый кебек тоелса, нәрсә эшләргә? Бәлки, моның өчен сез кулыгыздан килгәннең барысын инде эшләгәнсездер, ләкин үч алмагыз. Үч алу хәлне катлауландырыр гына. Киресенчә, нәфрәт учагын сүндерергә тырышыгыз. Аллаһының авырлыкны хәл итәчәгенә ышаныгыз. «Аңа өмет багла, һәм ул синең хакка эш итәр» (Зәбур 37:3—5).

Тормыштан алынган мисал. АДРИАН

Үч алу теләген җиңгән

Адриан.

Инде яшүсмер чагында Адриан нәфрәт тулы, үч алучан булып киткән. Ул болай дип сөйли: «Мин еш кына атышларда катнаштым һәм берничә тапкыр, чак кына үлмичә калып, канга баткан килеш урамда яттым».

Адриан 16 яшендә Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Ул болай ди: «Өйрәнгән вакытта мин тормышымда үзгәрешләр ясарга кирәклеген аңладым». Адрианга нәфрәт хисеннән арынырга һәм көч кулланудан баш тартырга кирәк булган. Аңа Римлыларга 12:17—19 да язылган «үч алмагыз» дигән сүзләр аеруча ярдәм иткән. Ул дәвам итә: «Мин Йәһвәнең гаделсезлекне үз вакытында үз ихтыяры буенча хәл итәчәген аңладым. Тора бара мин ярсу холкымны үзгәртә алдым».

Бер кичне Адрианга башка бер бандадан булган яшьләр төркеме һөҗүм иткән. Аларның җитәкчесе аңа: «Әйдә, якла үзеңне!» — дип кычкырган. Адрианда көчле үч алу теләге туса да, ул Йәһвәгә кыскача дога кылган һәм алардан тыныч кына китә алган.

Адриан дәвам итә: «Икенче көнне мин шул банда җитәкчесен бер үзен генә очраттым. Башта минем аның иманын укытасым килде, әмма мин кабат үз эчемнән Йәһвәдән үз-үземне кулда тотарга булышсын дип үтендем. Ни гаҗәп, ул егет яныма килде дә болай диде: „Кичәге очрак өчен кичер инде мине. Беләсеңме, минем синең кебек буласым килә. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә телим“. Ачуымны тыя алганыма мин шундый шат идем! Моның ярдәмендә ул Изге Язмаларны өйрәнә башлады».

Адрианның тәрҗемәи хәлен «Күзәтү манарасы» 2016 ел, № 5, 14, 15 нче битләрдән укып була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу