ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Йәһвә юлларымны юнәлтте
ЯШЬ чакта минем яраткан эшем бар иде, һәм ул миңа бик ошый иде. Әмма Йәһвә миңа башка юл тәкъдим итте. Ул: «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен»,— дигәндәй булды (Зәб. 32:8). Йәһвәгә тормышымны юнәлтергә мөмкинлек биреп, мин үземне рухи эшләргә багышладым һәм күп фатихалар урдым. Алар арасында Африкада 52 ел хезмәт итүем булды.
«КАРА ИЛДӘН» КОЯШЛЫ ҖИРГӘ
Мин 1935 елда Англиянең Дарластон шәһәрендә тудым. Бу шәһәрдә күп заводлар һәм фабрикалар булганга, ул регионны «Кара ил» дип атый иделәр. Миңа якынча дүрт яшь булганда, әти-әнием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Яшүсмер чагымда мин хакыйкатьне тапканыбызга инандым һәм 1952 елда 16 яшемдә суга чумдырылдым.
Шул вакытларда мин кул инструментлары һәм автомобиль детальләре җитештергән зур заводка стажировка үтәргә урнаштым. Бу стажировкадан соң мин җитәкче булып китәргә тиеш идем. Үземә андый бәхет елмайганына мин бик шат идем.
Бромсгров шәһәрендә эшләгәнгә, атна уртасында мин шул шәһәрдәге җыелышка йөри идем, ә ял көннәрендә, әти-әниләремә кайтып, туган җыелышыма йөрдем. Шул вакытларда район күзәтчесе миңа туган җыелышымда китап өйрәнүен үткәрергә тәкъдим итте. Миңа моңа ризалашу җиңел булмады, чөнки моның өчен заводтан китәргә туры килер иде. Миңа бит атна уртасында да өемә кайтырга кирәк булыр иде, ә эшем белән туган йортым арасы якынча 30 километр иде.
Бу эш миңа ошаган булса да, мин, Аллаһы оешмасына ярдәм итәргә теләгәнгә, район күзәтчесенең тәкъдимен кабул иттем һәм эштән китәргә булдым. Йәһвәгә юлымны юнәлтергә биреп, мин чын бәхет татыдым һәм бу карарыма бер дә үкенмим!
Бромсгров җыелышына йөргәндә, мин бик сөйкемле һәм рухи карашлы Энн исемле апа-кардәш белән таныштым. Без 1957 елда өйләнештек һәм бергәләп гомуми, ә аннан соң махсус пионерлар булып хезмәт иттек. Без шулай ук район һәм Бәйтел хезмәтендә катнаштык. Энн — тормышымның бәхет кошы ул.
1966 елда без Гилад мәктәбенең 42 нче сыйныфында укыдык. Укуны тәмамлаганнан соң, безне Малавига билгеләделәр. Кунакчыл булганы өчен бу илне Африканың киң йөрәге дип атыйлар. Без анда озак хезмәт итмәбез дип бер дә уйламаган идек.
МАЛАВИДА АЯНЫЧ ҮЗГӘРЕШЛӘР ВАКЫТЫНДА ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
Малавида без «Кайзер-джип»та йөрдек
Без Малавига 1967 елның 1 февралендә килдек. Бер айлык тел курсларын тәмамлаганнан соң, мин өлкә күзәтчесе булып хезмәт итә башладым. Ил буйлап без джипта йөри идек. Кайберәүләр бу машина, вездеход булганга, теләсә кайсы елга аша үтә ала дип уйлый иде. Әмма чынлыкта бу машина белән без сай сулыкларны гына үтә ала идек. Кайвакыт без салам түбәле, балчыктан салынган кечкенә өйләрдә туктала идек. Яңгырлар сезоны вакытында аларның түшәм астына брезент салына иде. Әйе, миссионер хезмәтебез җиңел башланды дип әйтеп булмый. Әмма без бу хезмәтне бик яраттык!
Апрель аенда илдәге хәл үзгәрә башлады. Радиодан илнең президенты Хастингс Банда Йәһвә Шаһитләре салым түләми һәм сәясәткә кысыла дип әйтте. Без моның чеп-чи ялган икәнен белә идек. Чынлыкта безне нейтралитет саклаганга һәм партия билетларын сатып алмаганга гаепләделәр.
Сентябрь аенда бер газетада президентның Йәһвә Шаһитләрен тәртип бозуда гаепләгәне турында язылды. Үз партиясенең съездында президент хөкүмәт тиздән Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыячак дип игълан итте. 1967 елның 20 октябрендә аның янаулары гамәлгә ашты һәм безнең эшчәнлегебезне тыйдылар. Тиздән Бәйтелгә полиция һәм миграция хезмәткәрләре килде. Алар филиалны япты һәм миссионерларны илдән чыгарды.
1967 елда безне һәм Джек белән Линда Йоханссонны кулга алдылар һәм илдән чыгардылар
Безне, өч көн төрмәдә тотканнан соң, Британия контроле астында булган Маврикий иленә җибәрделәр. Әмма анда безне миссионерлар буларак калдырмадылар. Шуңа күрә безне Родезиягә (бүген Зимбабве) җибәрделәр. Андагы миграция хезмәткәре безне илгә кертергә теләмәде. Ул безгә болай диде: «Сезне Малавидан кудылар, Маврикийга да кертмәделәр, әллә монда сезне көтәләр дип уйлыйсызмы?» Энн елап җибәрде. Без үзебезне кирәксез кешеләр итеп хис иттек. Шул минутта минем, барысын да ташлап, Англиягә кайтып китәсем килде. Ахыр чиктә безгә филиалда төн үткәрергә рөхсәт иттеләр, тик бер шарт белән: икенче көнне безгә кире килергә кирәк иде. Без, хәлдән тайган булсак та, Йәһвәгә таянудан туктамадык. Икенче көнне, бер дә көтмәгәндә, безгә Зимбабведа туристлар буларак калырга рөхсәт иттеләр. Мин ул көнне кичергән хисләремне әле дә хәтерлим. Һичшиксез, юлыбызны Йәһвә юнәлтте.
ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ АЛАБЫЗ
Энн белән Зимбабве Бәйтелендә хезмәт итәбез, 1968 ел
Зимбабведагы филиалга килгәч, мине Малави һәм Мозамбик турында кайгырткан хезмәт бүлегенә билгеләделәр. Малавидагы кардәшләрне бик каты эзәрлекли иделәр. Миңа Малавида хезмәт итүче район күзәтчеләренең отчетларын тәрҗемә итәргә кирәк иде. Бервакыт, бер отчетны укып утырганда, кардәшләрнең никадәр кансыз җәберләүгә дучар булганнарын күреп, мин кич буе елап чыктым. Кардәшләрнең тугрылыклары, иманнары, чыдамлыклары мине таң калдыра иде (2 Көр. 6:4, 5)a.
Без, Малавидагы кардәшләрнең һәм эзәрлекләүләр аркасында Мозамбикка качкан кардәшләрнең рухи ризыклары булсын өчен, кулыбыздан килгәнне эшләргә тырыштык. Малавида иң киң таралган телгә — чичева теленә тәрҗемә итүчеләр Зимбабведагы бер кардәшнең зур фермасына урнашты. Бу игелекле абый-кардәш, кардәшләрнең яшәргә һәм эшләргә мөмкинлекләре булсын өчен, чаралар күрде. Шулай итеп, бик мөһим тәрҗемә эше дәвам ителде.
Ул елларда Зимбабведа чичева телендә өлкә конгресслары үткәрелә иде. Без бу конгрессларга Малавида хезмәт итүче район күзәтчеләре килә алсын дип кайгырттык. Шулай ук без аларга конгресста яңгыраган бар нотыкларның планнарын бирә идек. Малавига кайткач, алар бу рухи ризык ярдәмендә кардәшләрен ныгыта алыр иде. Без шулай ук Зимбабведа, Малавидагы район күзәтчеләрен дәртләндерер өчен, Изге хезмәт мәктәбен оештырдык.
Зимбабведа чичева һәм шона телләрендә үткән конгресста нотык сөйлим
1975 елның февраль аенда мин Мозамбиктагы качаклар лагерена килеп киттем. Андагы кардәшләр Аллаһы оешмасы биргән күрсәтмәләр буенча эш итәргә тырыша иде. Мәсәлән, аларның өлкәннәр советлары бар иде. Яңа билгеләнгән өлкәннәр җыелыш эшчәнлеген бик яхшы оештыра иде. Алар ачык нотыклар сөйләде, кардәшләр белән көндәлек шигырь һәм «Күзәтү манарасы» нигезендә фикер алышты һәм хәтта район конгрессларын да үткәрде. Качаклар лагерьлары зур конгрессларны хәтерләтә иде. Алар хәтта чисталык турында кайгыртучы, азык-төлек белән тәэмин итүче һәм иминлек турында кайгыртучы бүлекләр оештырган иде. Йәһвәнең аларны фатихалавы ап-ачык иде. Моны күреп, мин бик нык рухландым.
70 нче елларның ахырына Малави турында Замбия филиалы кайгырта башлады. Малавидагы кардәшләр йөрәк түремдә иде, һәм мин алар өчен еш дога кылдым. Зимбабведагы филиал комитетының әгъзасы буларак, мин Малавида, Көньяк Африкада һәм Замбиядә хезмәт итүче кардәшләр өчен оештырылган махсус очрашуларда булдым. Төп идарә оештырган һәр андый очрашуда бер сорау күтәрелә иде: «Без, Малавидагы кардәшләргә ярдәм итәр өчен, тагын нәрсә эшли алабыз?»
Вакыт узу белән эзәрлекләүләр кимеде. Качаклар әкренләп Малавига кайта башлады. Ә илдә калган кардәшләр үзләрен иркенрәк хис итә башлады. Күрше илләрдә дә Йәһвә Шаһитләренә вәгазьләргә һәм бергә җыелырга рөхсәт ителде. 1991 елда Мозамбикта да эшчәнлегебез рәсмиләштерелде. «Ә Малавида кайчан андый үзгәрешләр булыр?» дигән сорау безгә тынгы бирми иде.
КИРЕ МАЛАВИГА КАЙТАБЫЗ
Малавидагы сәяси хәл үзгәрә барды, һәм 1993 елда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге рәсмиләштерелде. Күпмедер вакыттан соң бер миссионер миннән: «Малавига кире кайтасызмы?» — дип кызыксынды. Миңа ул вакытта 59 яшь иде, һәм мин аңа: «Юк, мин инде карт»,— дип җавапладым. Шунысы гаҗәп: шул ук көнне без Җитәкче советтан хат алдык. Алар безгә кире Малавига кайтырга тәкъдим итте.
Безгә Зимбабведагы хезмәтебез бик ошый иде, шуңа күрә карарны кабул итү җиңел булмады. Без, чынлап әйткәндә, инде тамыр җәйгән идек, һәм безнең күп кенә яхшы дусларыбыз бар иде. Җитәкче советның хаты бик җылы иде. Алар безгә, теләсәгез, Зимбабведа кала аласыз, дип яздылар. Һәм без, үз юлыбыз белән барырга теләсәк, нәкъ шулай эшләр идек тә. Әмма мин Ибраһим белән Сара мисалын исемә төшердем. Алар бит, өлкән яшьләрендә уңайлы йортларын калдырып, Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш иткән (Ярат. 12:1—5).
Без, Йәһвә оешмасының җитәкчелеге буенча эш итеп, 1995 елның 1 февралендә Малавига кире кайттык. 28 ел элек, нәкъ 1 февральдә, без беренче мәртәбә Малавига килдек. Малавида филиал комитеты оештырылды, аңа мин һәм тагын ике абый-кардәш керде. Без Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген оештырырга керештек.
ЙӘҺВӘ ҮСЕШ БИРӘ
Йәһвәнең фатихасы ярдәмендә вәгазьчеләрнең саны шактый артты. Вәгазьчеләрнең саны 1993 елда 30 мең булса, 1998 елга инде 42 меңнән арттыb. Җитәкче совет Малавида яңа филиалның төзелешен хуплады. Без Лилонгведа 12 гектар җир сатып алдык, һәм мине төзү комитетына билгеләделәр.
2001 елның май аенда Җитәкче советның әгъзасы Гай Пирс филиалны багышлау нотыгын сөйләде. Бу программага ике меңнән артык җирле Йәһвә Шаһите килде. Бу кардәшләрнең күбесе инде 40 елдан артык вакыт Йәһвәгә хезмәт итә иде. Аларның кесәләрендә җилләр уйнаса да, рухи яктан алар бик бай иде. Бу кардәшләр, каты эзәрлекләүләргә карамастан, Йәһвәгә тугры калдылар һәм хәзер аларның филиаллары бар. Филиалның төрле почмакларында Африка стилендә Патшалык җырлары яңгырый иде. Бу программага үзенә күрә бер ямь кертә иде һәм Йәһвәнең үз халкын каты сынауларда калдырмаганын раслый иде.
Филиал төзелгәннән соң, ярлы илләрдә Патшалык Залларын төзү программасы ярдәмендә күп кенә Патшалык Заллары төзелде. Мин яңа Патшалык Залларында багышлау нотыкларын сөйләдем. Моңарчы кардәшләр эвкалипт ботакларыннан ясалган корылмаларда җыела һәм балчык эскәмияләрдә утыра иде. Яңа Патшалык Залларында исә бик уңайлы иде. Монда да урындыклар урынына эскәмияләр булса да, бу кардәшләргә хәтта ошый иде, чөнки, бер мәкальдә әйтелгәнчә, күңелең киң булса, тар җиргә дә сыясың.
Мин кардәшләрнең рухи яктан үсүләренә шаһит булдым. Күп кенә яшь абый-кардәшләр бик ашкынучан иде һәм Аллаһы оешмасының өйрәтүе ярдәмендә бик тиз тәҗрибә җыйды. Нәтиҗәдә, алар Бәйтелдә һәм җыелышларда үз өсләренә җитәкчелек алды. Шулай ук күп кенә җирле район күзәтчеләре билгеләнде. Алар, гаиләле булса да, культураларына һәм туганнарының басымына карамастан, яңа дөньяга кадәр балалар тапмаска карар итте. Шулай итеп, алар үзләрен тулысынча хезмәткә багышлады.
КАБУЛ ИТКӘН КАРАРЛАРЫМА ҮКЕНМИМ
Энн белән Британия Бәйтелендә
Африкада 52 ел хезмәт иткәннән соң, минем сәламәтлек белән авырлыклар башланды. Филиал комитеты Җитәкче советка безне Британиягә билгеләргә тәкъдим итте. Җитәкче совет моны хуплады. Африканы калдырып китү безгә бик авыр иде. Әмма Британия филиалындагы кардәшләр безне җылы кабул итте һәм безнең турында бик яхшы кайгырта.
Йәһвәне үз Җитәкчем итеп сайлап, мин иң акыллы карар кылдым. Башка юл сайлаган булсам, минем белән нәрсә булып бетәр иде — кем белгән! Йәһвә миңа кайсы юлдан һәм ничек итеп барасын һәрвакыт белә иде (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Яшь чагымда мин зур компаниядә эшләргә тели идем, әмма Йәһвә миңа үзенең халыкара оешмасында эш бирде. Һәм бу эш тормышымны чыннан да шатлыклы итте!
a Малавидагы кардәшләрнең хезмәте турында 1999 елгы «Еллык басма»да (рус), 148—223 нче битләрдә укып була.
b Бүген Малавида 100 меңнән артык вәгазьче хезмәт итә.