Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 ноябрь 2-7 б.
  • Йәһвә безне җир оҗмах булачак дип ышандыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә безне җир оҗмах булачак дип ышандыра
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ НӘРСӘ ВӘГЪДӘ ИТӘ?
  • ЙӘҺВӘ ҮЗ ВӘГЪДӘЛӘРЕНЕҢ ҮТӘЛӘЧӘГЕНӘ ГАРАНТИЯ БИРӘ
  • «МЕНӘ! МИН ҺӘММӘ НӘРСӘНЕ ЯҢАРТАМ»
  • «БУ СҮЗЛӘР ЫШАНЫЧЛЫ ҺӘМ ХАК». «АЛАР ТОРМЫШКА АШТЫ!»
  • «МИН — АЛЬФА ҺӘМ ОМЕГА»
  • БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ВӘГЪДӘСЕНӘ НИЧЕК ЫШАНЫЧЫБЫЗНЫ НЫГЫТА АЛАБЫЗ?
  • «Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Альфа һәм Омега
    Сүзлек
  • Аллаһы кешеләр өчен нинди тормыш тели?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Җир өчен Аллаһы нәрсә ниятләгән?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 ноябрь 2-7 б.

46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Йәһвә безне җир оҗмах булачак дип ышандыра

«Җир йөзендә үзенә фатиха сораган һәркемне хакыйкать Аллаһысы фатихалар» (ИШАГ. 65:16).

3 ҖЫР Кыябыз, ышык урыныбыз һәм таянычыбыз

БУ МӘКАЛӘДӘa

1. Ишагыя пәйгамбәр исраиллеләргә нинди фикер җиткерергә теләгән?

ИШАГЫЯ пәйгамбәр Йәһвә Аллаһыны «хакыйкать Аллаһысы» дип атаган. «Хакыйкать» дип тәрҗемә ителгән сүз турыдан-туры «амин», «шулай булсын» дигәнне аңлата (Ишаг. 65:16, иск.). Изге Язмаларда «амин» дигән сүз еш кына Йәһвә һәм Гайсәнең үз сүзләрен һичшиксез үтәячәкләрен раслап кулланыла. Ишагыя, бу сүзләрне әйтеп, исраиллеләргә нинди фикер җиткерергә теләгән? Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәгәнгә, аңа тулысынча ышанып була.

2. Йәһвәнең вәгъдәләренә ышаныр өчен нинди нигез бар һәм без нинди сорауларны карап чыгачакбыз?

2 Йәһвәнең вәгъдәләренә ышаныр өчен нинди нигез бар? Ишагыя пәйгамбәр бу сүзләрне язганнан соң якынча 800 ел үткәч, рәсүл Паул ни өчен Йәһвәнең вәгъдәләре һәрвакыт тулы ышанычка лаек икәнен аңлаткан. Ул болай дип әйткән: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый» (Евр. 6:18). Бер чишмәдән берьюлы төче һәм тозлы су ага алмаган кебек, хакыйкать чыганагы булган Йәһвә Аллаһы да ялганлый алмый. Шуңа күрә без Йәһвә Аллаһының бар вәгъдәләренә тулысынча ышана алабыз. Бу мәкаләдә без шундый сорауларга җавап табарбыз: Йәһвә безгә нинди киләчәк вәгъдә итә? Йәһвәнең вәгъдәләре үтәләчәгенә гарантия бармы?

ЙӘҺВӘ НӘРСӘ ВӘГЪДӘ ИТӘ?

3. а) Аллаһының бар хезмәтчеләре нинди пәйгамбәрлекне бик яраталар? (Ачылыш 21:3, 4) ә) Бу вәгъдәләрне ишеткәч, күпләр ничек җавап кайтаралар?

3 Йәһвәнең барлык хезмәтчеләре яраткан пәйгамбәрлекне карап чыгыйк. (Ачылыш 21:3, 4 укы.) Йәһвә киләчәктә «үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» дип ышандыра. Еш кына без җирдә булачак оҗмах тормышы турындагы бу юатучы сүзләрне вәгазьдә укып күрсәтәбез. Бу вәгъдәләр турында ишеткәч, кешеләр, гадәттә, ничек җавап бирә? Күпләр: «Бу әкият»,— диләр.

4. а) Йәһвә нәрсәне алдан күргән? ә) Йәһвә вәгъдәләр бирүдән тыш бу вәгъдәләргә ышану өчен тагын нәрсә биргән?

4 Рәсүл Яхъяга Ачылыштагы бу вәгъдәләрне яздыртканда, Йәһвә безнең бу сүзләрне вәгазьдә укыячагыбызны белгән. Йәһвә шулай ук күпләргә бу «яңа нәрсәләргә» ышану авыр булачагын да алдан күргән (Ишаг. 42:9; 60:2; 2 Көр. 4:3, 4). Ничек итеп без үзебезне һәм башкаларны Ачылыш 21:3, 4 тәге сүзләрнең һичшиксез тормышка ашачагына ышандыра алабыз? Йәһвә бу юатучы вәгъдәләрне әйтеп кенә калмаган, ә аларга ышаныр өчен төпле сәбәпләрне дә китергән. Нинди сәбәпләр?

ЙӘҺВӘ ҮЗ ВӘГЪДӘЛӘРЕНЕҢ ҮТӘЛӘЧӘГЕНӘ ГАРАНТИЯ БИРӘ

5. Йәһвәнең вәгъдәләренә ышаныр өчен сәбәпләрне кайсы шигырьләрдән табып була һәм анда нәрсә язылган?

5 Йәһвәнең оҗмах турындагы вәгъдәсенә ышандыручы сәбәпләрне без Ачылыш 21:5, 6 дан табабыз. Анда болай дип әйтелгән: «Шунда тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде һәм: „Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак“,— дип өстәде. Шуннан соң ул миңа болай диде: „Алар тормышка ашты! Мин — А́льфа һәм Оме́га, баш һәм ахыр“».

6. Ачылыш 21:5, 6 дагы сүзләр Йәһвәнең вәгъдәләренә ни өчен ышанычыбызны ныгыта?

6 Ни өчен Изге Язмалардагы бу өзек Аллаһының вәгъдәсенә ышанычыбызны ныгыта? Моның турында «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапта болай диелә: «Әйтерсең лә Йәһвә тугры кешеләр алачак фатихаларны гарантияләгән документка кул куя»b. Ачылыш 21:3, 4 тәге сүзләр — Йәһвәнең вәгъдәсе. Ә аннан соң килгән ике шигырьне Йәһвәнең имзасы дип атап була. Бу имза Йәһвәнең сүзләре ышанычлы икәнен күрсәтә. Әйдәгез, 5 нче һәм 6 нчы шигырьләр белән якыннанрак танышыйк һәм кайбер нечкәлекләргә игътибар итик.

7. Бишенче шигырьдәге сүзләрне кем әйткән һәм ни өчен алар игътибарга лаек?

7 Бишенче шигырь болай башлана: «Шунда тәхеттә Утыручы... диде» (Ачыл. 21:5а). Ачылыш китабында язылган күренешләрдә Йәһвә үзе сөйләгән өч очрак кына китерелә, һәм бу — шуларның берсе. Димәк, ышандыручы бу сүзләрне фәрештә дә һәм хәтта терелтелгән Гайсә дә түгел, ә Йәһвә үзе әйтә. Шулай итеп, 5 нче шигырьнең беренче сүзләре Ачылыш 21:5, 6 да язылганнарга тулысынча ышанып була икәнен күрсәтә. Моңа ышаныр өчен тагын бер сәбәп: Йәһвә — «ялганлый алмый торган Аллаһы» (Тит. 1:2).

«МЕНӘ! МИН ҺӘММӘ НӘРСӘНЕ ЯҢАРТАМ»

8. Йәһвә үзенең вәгъдәләре үтәләчәк икәнен нинди сүзләр белән ассызыклап әйткән? (Ишагыя 46:10)

8 Ә хәзер «менә» дигән сүзне җентекләбрәк карап чыгыйк (Ачыл. 21:5). «Менә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Ачылыш китабында еш очрый. Бер белешмәлек буенча, бу сүзне куллануның максаты — укучының игътибарын алда булачак сүзләргә җәлеп итү, ә бу очракта алдагы сүзләр менә мондый: «Мин һәммә нәрсәне яңартам». Игътибар итегез: Аллаһы киләчәктә булачак үзгәрешләр турында алар инде хәзер үтәлгәндәй итеп сөйли. Димәк, бу вәгъдәсенең үтәләчәгенә Йәһвәнең бер тамчы да шиге юк. (Ишагыя 46:10 укы.)

9. а) Йәһвә һәммә нәрсәне ничек яңартачак? ә) Элекке күк һәм элекке җир белән нәрсә булачак?

9 «Мин һәммә нәрсәне яңартам» дигән сүзләрнең тагын бер нечкәлегенә күз салыйк. Йәһвә ничек һәммә нәрсәне яңартачак? Ул нәрсәнедер алмаштырачак, ягъни, элеккесен юк итеп, яңасын булдырачак, ә нәрсәнедер торгызачак. Йәһвә нәрсәне алмаштырачак соң? Ачылыш 21:1 дә без: «Элекке күк һәм элекке җир юкка чыктылар»,— дип укыйбыз. «Элекке күк» Шайтан һәм аның җеннәренең йогынтысы астында булган сәяси хөкүмәтләрне символлаштыра (Мат. 4:8, 9; 1 Яхъя 5:19). Изге Язмаларда «җир» дигән сүз кайбер очракларда җирдә яшәүче кешеләргә карата кулланыла (1 Елъ. 16:31; Зәб. 96:1). Димәк, «элекке җир» дигән сүзләр бүгенге бозык кешелек җәмгыятенә карый. Йәһвә бүгенге «күк» һәм «җирне» төзәтеп тормаячак — ул аларны тулысынча юк итәчәк һәм «яңа күк һәм яңа җир», ягъни тәкъва кешеләр һәм яңа хөкүмәт, белән алмаштырачак.

10. Йәһвә нәрсәне торгызачак?

10 Әмма Йәһвә бар нәрсәне тулысынча алмаштырмаячак — кайбер нәрсәләрне ул торгызачак (Ачыл. 21:5). Йәһвә, кешеләрне савыктырып, аларга камиллеккә ирешергә ярдәм итәчәк. Һәрберебез, яшәү дәрте алып, яңа көч сизәчәк. Шулай итеп сәламәтлегебез яңартылачак. Аксаклар, сукырлар, саңгыраулар яңадан йөри, күрә һәм ишетә башлаячаклар. Хәтта үлеләр дә терелтеләчәк. Йәһвә шулай ук җирне дә яңартачак. Ишагыя пәйгамбәр алдан әйткәнчә, җир шарыбыз да гүзәл Гадән бакчасына әйләнәчәк (Ишаг. 25:8; 35:1—7).

«БУ СҮЗЛӘР ЫШАНЫЧЛЫ ҺӘМ ХАК». «АЛАР ТОРМЫШКА АШТЫ!»

11. Йәһвә Яхъяга нәрсә эшләргә кушкан һәм ни өчен?

11 Йәһвә, без аның вәгъдәсенә ышансын өчен, тагын нәрсә әйткән? Ул Яхъяга: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак»,— дип әйткән (Ачыл. 21:5). Аллаһы «яз» дип кенә әйтмәгән, ә ни өчен болай язарга кирәк икәнен дә әйткән: «Чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак». Яхъяның «яз» дигән әмерне үтәгәненә без бик шат! Моның ярдәмендә без Йәһвәнең җирдәге оҗмах тормышы турындагы вәгъдәләрен белә алабыз һәм киләчәктә булачак искиткеч фатихалар турында уйланабыз.

12. Ни өчен Йәһвә: «Алар тормышка ашты!» — дип әйткән?

12 Ә аннан соң Аллаһы нәрсә әйткән? «Алар тормышка ашты!» (Ачыл. 21:6) Йәһвә булачак оҗмах турындагы вәгъдәсе инде тормышка ашкан кебек әйткән. Аллаһыга, үз ниятен тормышка ашырыр өчен, беркем дә, бернәрсә дә комачаулый алмый, шуңа күрә аның үзенең вәгъдәсен инде үтәлгән кебек әйтергә тулы хакы бар. Аннары Йәһвә ни өчен аңа ышанып була икәненә тагын бер көчле дәлил китерә.

«МИН — АЛЬФА ҺӘМ ОМЕГА»

13. Ни өчен Йәһвә: «Мин — Альфа һәм Омега»,— дип әйткән?

13 Инде әйтеп үткәнебезчә, Йәһвә рәсүл Яхъя белән өч күренештә үзе сөйләшкән (Ачыл. 1:8; 21:5, 6; 22:13). Һәрбер бу очракларда Йәһвә: «Мин — Альфа һәм Омега»,— дип әйтә. Альфа бу — грек әлифбасының беренче, ә омега — соңгы хәрефе. Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә нинди генә эшкә тотынса да, аны азакка кадәр җиткерә алачагын күрсәткән.

Фотографияләр: Йәһвә ниятенең тормышка ашуы. 1. «Альфа». Адәм белән Хаува Гадән бакчасында. 2. Гадәндәге фетнәнең нәтиҗәләре: явыз фәрештә Шайтан, картайган Адәм белән Хаува, Бабыл манарасы, зират, солдатлар, танк, хәрби самолетлар, тирә-як мохитне пычрату һәм протестта катнашучылар. Икенче һәм өченче түгәрәктә Йәһвә ниятенең тормышка ашуы белән бәйле иллюстрацияләр күрсәтелгән: Гайсә, җәфалану баганасында үлеп, йолым корбанын түләгән; Адәм белән Хауваның элекке һәм хәзерге тәкъва токымнары. 3. «Омега». Бәхетле кешеләр оҗмахта бердәмлектә эшли.

Йәһвә нинди генә эшкә тотынса, аны азакка кадәр җиткерә (14, 17 нче абзацны кара.)

14. а) Йәһвә, асылда, кайчан «Альфа» дип әйткән һәм кайчан «Омега» дип әйтәчәк? ә) Яратылыш 2:1—3 тә язылган сүзләр безне нәрсәдә ышандыра?

14 Йәһвә, беренче кеше парын барлыкка китергәннән соң, кешелеккә һәм җиргә карата үзенең ниятен игълан иткән. Бу хакта Изге Язмаларда болай дип язылган: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз» (Ярат. 1:28). Бу сүзләрне әйтеп, Йәһвә, асылда, «Альфа» дип әйткән. Ул үзенең ниятенең нәрсәдә икәнен башлангычтан ук ачык итеп аңлаткан: Адәм белән Хауваның камил, тыңлаучан токымнары җирне тутырачак һәм аны оҗмахка әйләндерәчәк. Аллаһы, күк белән җирне барлыкка китерүне тәмамлаганнан соң ук, шулай булачагына гарантия биргән. Бу хакта Яратылыш 2:1—3 тә язылган (укы). Бу өзектән күренгәнчә, Йәһвә җиденче көнне «изге» дип атаган. Шулай итеп, Аллаһы үзенең бар ниятләрен бу көннең азагына тормышка ашырачак. Бу нияте тормышка ашкач, Йәһвә «Омега» дип әйтәчәк.

15. Ни өчен Шайтан Аллаһының ниятен җимергән дип уйлый алган?

15 Адәм белән Хаува, Аллаһыга каршы фетнә күтәргәннән соң, гөнаһлы булып киткән, һәм гөнаһ белән үлем аларның токымнарына күчкән (Рим. 5:12). Йәһвәнең җирдә камил һәм тыңлаучан кешеләр яшәячәк дигән нияте тормышка ашмас микәнни? Әллә Шайтанның комачаулавы аркасында Аллаһы «Омега» дип әйтә алмасмы? Шайтан, Йәһвәнең ниятләрен җимердем дип һәм аның бу хәлдән чыгу юллары күп түгел дип уйлагандыр, бәлки. Шайтанның уйлавынча, шул юлларның берсе, Адәм белән Хауваны юк итеп, алар урынына икенче камил кеше парын барлыкка китерү булгандыр. Әмма әгәр Йәһвә шулай эшләсә, Шайтанга Аллаһыны ялганчы дип гаепләргә урын калыр иде. Ни өчен? Чөнки, Яратылыш 1:28 буенча, Йәһвә нәкъ Адәм белән Хауваның токымнары җирне тутырачак дип әйткән.

16. Шайтан Йәһвәне нәрсәдә гаепләргә теләгәндер?

16 Шайтан тагын нәрсә дип фаразлагандыр? Йәһвә Адәм белән Хаувага балалар тудырырга рөхсәт итәр, әмма алар беркайчан да камил була алмаячаклар дип уйлагандыр Шайтан (Вәг. 7:20; Рим. 3:23). Ул чакта Иблис Йәһвәне башлаган эшен тәмамларга сәләтле түгел дип гаепләр иде. Ни өчен? Чөнки бу очракта Йәһвәнең җирне камил тыңлаучан кешеләр белән тутыру нияте үтәлмәс иде.

17. Йәһвә ничек Шайтанның планнарын җимергән һәм нәтиҗәдә нәрсә булачак? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Бөек акыл иясе Йәһвә Шайтанның барлык планнарын җимергән (Зәб. 92:5). Беренчедән, ул Адәм белән Хаувага балалар тудырырга рөхсәт иткән. Шулай итеп Йәһвәнең нәкъ Адәмнең токымнары җирне тутырачак дигән нияте үтәлгән һәм Шайтанның ялганчы икәне ачыкланган. Икенчедән, Йәһвә «токым» килүе турында кайгырткан. Бу токым, Адәм белән Хауваның тыңлаучан токымнарын коткарыр өчен, үзен йолым итеп биргән. Шулай итеп Шайтан Йәһвәне башлаган эшен тәмамлый алмауда да гаепли алмас иде (Ярат. 3:15; 22:18). Йәһвәне бу корбанга барырга риясыз ярату дәртләндергән. Ә Шайтан үз-үзен генә яратучы булганга, аңа мондый сыйфат хас түгел, шуңа күрә ул мондый чишелешне бөтенләй көтмәгән (Мат. 20:28; Яхъя 3:16). Ә йолым ярдәмендә нәрсә булачак? Меңъеллык азагында Адәм белән Хауваның камил, тыңлаучан токымнары җирдәге оҗмахта яшәячәк. Барысы да Йәһвә ниятләгәнчә булачак, һәм ул «Омега» дип әйтәчәк.

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ВӘГЪДӘСЕНӘ НИЧЕК ЫШАНЫЧЫБЫЗНЫ НЫГЫТА АЛАБЫЗ?

18. Җирнең оҗмахка әйләнәчәгенә нинди өч дәлил бар? (Шулай ук «Йәһвәнең вәгъдәсенә ышаныр өчен өч сәбәп» дигән рамканы да кара.)

18 Бу мәкаләдә без җирдә оҗмах булачагына ышанып була икәнен күрсәтүче дәлилләрне карап чыктык. Беренчедән, Йәһвә үзе моны вәгъдә итә. Ачылыш китабында болай дип әйтелә: «Тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде». Бу ниятен тормышка ашырыр өчен, Аллаһының зирәклеге дә, көче дә һәм теләге дә бар. Икенчедән, Йәһвә үзенең әйткән ниятенең үтәләчәгенә шулкадәр ышана, ул аны инде үтәлгән итеп күрә. Шуңа күрә ул «Бу сүзләр ышанычлы һәм хак» һәм «Алар тормышка ашты!» дип әйткән дә. Өченчедән, Йәһвә башлаган эшен һәрвакытта да азакка кадәр җиткерә. Ул бит үзен «Альфа һәм Омега» дип атый. Әйе, Аллаһы ниятләрен җимерергә Шайтан Иблиснең көче җитми икәнен һәм аның ялганчы икәнен Йәһвә, һичшиксез, раслаячак.

Йәһвәнең вәгъдәсенә ышаныр өчен өч сәбәп

Йәһвәне символлаштыручы ялтырап торган мәһабәт тәхет.
  • «Тәхеттә Утыручы: „Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам“,— диде» (Ачыл. 21:5)

Рәсүл Яхъя пергаментта яза.
  • «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак»; «Алар тормышка ашты!» (Ачыл. 21:5, 6)

Грек әлифбасының хәрефләре альфа һәм омега.
  • «Мин — Альфа һәм Омега» (Ачыл. 21:6)

19. Кешегә Аллаһының җирдәге оҗмах турындагы вәгъдәсенә ышану авыр булса, без нәрсә эшли алабыз?

19 Сез, вәгазьдә Йәһвәнең вәгъдәләре турында сөйләгән саен, үзегезнең дә Йәһвәгә карата ышанычыгызны ныгытасыз. Әгәр дә, кешегә Ачылыш 21:4 тәге сүзләрне укыганнан соң, ул бу әкият дисә, ни өчен аңа 5 нче һәм 6 нчы шигырьләрне укып аңлатып бирмәскә? Бу шигырьләрдәге сүзләр — Йәһвәнең нияте үтәләчәген раслаучы, Йәһвә куйган имза (Ишаг. 65:16).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Йәһвәнең җирне оҗмахка әйләндерү турындагы вәгъдәсен нәкъ үзе бирүе ни өчен безне юата?

  • Йәһвәнең кайсы сүзләре аның вәгъдәләре үтәләчәгенә гарантия булып тора?

  • Без Йәһвәнең вәгъдәсенә ничек ышанычыбызны ныгыта алабыз?

145 ҖЫР Аллаһы вәгъдә иткән оҗмах

a Без җирнең оҗмахка әйләнәчәген раслаучы, Йәһвә биргән дәлилләрне карап чыгарбыз. Кешеләргә бу дәлилләр турында сөйләгән саен, Йәһвәнең вәгъдәләренә үзебезнең иманыбызны да ныгытабыз.

b «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапның 303 нче битендә 8, 9 нчы абзацын кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу