Үзегез турында артыгын уйламагыз
РИЗАЛАШЫРСЫЗДЫР, бу дөньядагы күп кенә кешеләр үзләренә аерым мөнәсәбәт таләп итә һәм үзләрен башкалардан мөһимрәк дип саный. Алар «Минем хокукым бар!» дигән принцип буенча яши һәм һәрвакыт күбрәкне тели. Андый фикер йөртүнең тамырлары — эгоизм белән рәхмәтсез булуда. Кешеләрнең үзләрен әллә кемгә куюлары безне бер дә гаҗәпләндерми, чөнки соңгы көннәрдә кешеләр нәкъ шундый булыр дип пәйгамбәрлек ителгән булган (2 Тим. 3:2).
Әлбәттә, үзләре турында артыгын уйлаган кешеләр һәрчак булган. Мәсәлән, Адәм белән Хаува үзләрен нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итәргә хокуклы дип санаган, һәм бу аяныч нәтиҗәләргә китергән. Узия патша гыйбадәтханәгә фимиам яндырырга дип кергән, чөнки үзенең дә андый хокукы бар дип санаган. Әлбәттә, бу зур хата булган (2 Елъ. 26:18, 19). Ә фарисейлар белән саддукейлар, Ибраһимның токымнары булганга, Аллаһы үзләренә аерым бер илтифат күрсәтергә тиеш дип уйлаган (Мат. 3:9).
Без һавалы кешеләр арасында яшибез, шуңа күрә аларның карашлары безгә дә йогарга мөмкин (Гәл. 5:26). Безнең дә үзебезне аерым мөнәсәбәткә һәм өстенлекләргә лаек дип уйлый башлавыбыз бар. Андый фикер йөртүдән ничек сакланырга? Моның өчен безгә Аллаһының карашын белергә кирәк. Әйдәгез, ике принципка игътибар итик.
Йәһвә генә нәрсәгә лаек булуыбызны билгели. Берничә мисал карап чыгыйк.
Ир — үз хатынының хөрмәтен, ә хатын иренең яратуын көтәргә хокуклы (Эфес. 5:33). Ир белән хатын бер-берсенең тугрылыгына һәм назлы мөнәсәбәтенә лаек (1 Көр. 7:3). Ата-аналар — балаларыннан тыңлаучанлык, ә балалар әти-әниләреннән ярату белән кайгыртуны көтәргә хокуклы (2 Көр. 12:14; Эфес. 6:2).
Җыелыш өлкәннәре кардәшләре ягыннан хөрмәткә лаек (1 Тис. 5:12). Ә менә алар өстеннән хакимлек итәргә аларның хакы юк (1 Пет. 5:2, 3).
Хакимият кешеләренең халыктан салым түләүне һәм ихтирамны таләп итәргә хокукы бар (Рим. 13:1, 6, 7).
Безне яратканга, Йәһвә без лаек булганнан күбрәкне бирә. Гөнаһлы булуыбыз аркасында без үлемгә генә лаек (Рим. 6:23). Ләкин Йәһвә, тугры мәхәббәт һәм юмарт игелек күрсәтеп, без лаек булмасак та, безгә мул итеп фатихалар яудыра (Зәб. 103:10, 11; Рим. 12:6—8; Эфес. 2:8).
ЭГОИЗМ БЕЛӘН КӨРӘШЕГЕЗ
Һавалы кешеләрнең фикер йөртүен йоктырмагыз. Үзебез дә абайламыйча, без башкаларга караганда күбрәкне алырга хокукыбыз бар дип уйлый башларга мөмкин. Андый фикер йөртү күңелебездә җиңел генә тамыр җибәрә ала. Бу Гайсәнең бер мисалыннан да күренә. Бер кеше эшчеләрне йөзем бакчасында бер динарга эшләргә яллаган. Кайберләре көне буе кояш астында эшләгән, ә башкалары — бер сәгать кенә. Көне буе эшләгән эшчеләр югарырак эш хакын алырлар дип көткән, ләкин хуҗа аларга бер динар гына түләгән (Мат. 20:1—16). Бу мисалның асылы шул: без Аллаһы биргән нәрсәләр белән канәгать булырга һәм күбрәкне көтмәскә тиеш.
Көне буе эшләгән эшчеләр үзләрен югарырак эш хакына лаек дип санаган
Таләпчән булыр урынына рәхмәтле булыгыз (1 Тис. 5:18). Рәсүл Паул Көринттәге кардәшләрдән, хокукы булса да, материаль ярдәм сорамаган (1 Көр. 9:11—14). Ул безнең өчен яхшы үрнәк. Безгә дә булган фатихаларыбыз өчен рәхмәтле булырга һәм таләпчән булмаска кирәк.
Рәсүл Паул материаль ярдәмне таләп итмәгән
Басынкылык үстерегез. Кеше үзе турында артыгын уйлый башласа, башкаларның үзенә хезмәт итүләрен һәм нәрсәдер бирүләрен көтәргә мөмкин. Басынкылык исә безне андый фикер йөртүдән яклар.
Йәһвә Даниялны басынкылыгы өчен яраткан
Басынкы булуда Даниял пәйгамбәр безнең өчен яхшы үрнәк калдырган. Чыгышы, тышкы кыяфәте, белемнәре һәм сәләтләре аркасында ул үзен аерым мөнәсәбәткә һәм өстенлекләргә лаеклы дип саный алган (Дан. 1:3, 4, 19, 20). Әмма ул басынкы булып калган, һәм Йәһвә аны моның өчен бик кадерләгән (Дан. 2:30; 10:11, 12).
Әйдәгез, бу дөньяда хөкем сөргән эгоистик караш белән агуланмыйк, ә Йәһвә юмарт игелеге буенча безгә биргән һәр фатихага шатланып яшик.