ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Оялчан кыздан миссионер булып киттем
БАЛАЧАГЫМДА мин оялчан идем. Вакыт узу белән Йәһвә миңа кешеләрдән курыкмаска, аларга ярату күрсәтергә һәм миссионер булып китәргә булышты. Ничек итеп? Башта әтием аша, аннары бер яшүсмер апа-кардәшнең үрнәге ярдәмендә, ә соңыннан иремнең түземлек белән әйтелгән игелекле сүзләре аша булышты. Сезгә тормышым турында күбрәк сөйлисем килә.
Мин 1951 елда Вена шәһәрендә (Австрия) туганмын. Әти-әнием католиклар иде. Мин кешеләрдән оялсам да, Аллаһы белән еш аралаша идем. Миңа тугыз яшь булганда, әтием Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады; соңрак аңа әнием дә кушылды.
Сеңелем Элизабет белән (артымда утыра)
Без Вена шәһәрендәге «Дёблинг» җыелышына йөри башладык. Гаиләбез күп вакыт бергә үткәрә иде. Без бергә Изге Язмаларны укып өйрәндек, җыелыш очрашуларына йөрдек һәм конгрессларда ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт иттек. Әтием ярдәмендә мин инде яшьтән үк Йәһвәне яраттым. Ул минем һәм сеңелемнең пионер булып хезмәт итүебезне теләде һәм моның турында еш дога кылды. Әмма ул вакытта минем андый максатым булмады.
ТУЛЫ ВАКЫТЛЫ ХЕЗМӘТНЕ БАШЛЫЙМ
Мин 1965 елда 14 яшемдә суга чумдырылдым. Ләкин вәгазь эше миңа авыр бирелде, чөнки таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә ояла идем. Мин яшьтәшләрем үземнән яхшырак дип уйладым һәм аларга ошарга бик теләдем. Шуңа күрә, суга чумдырылганнан соң, Йәһвәгә хезмәт итмәгән кызлар белән дуслаштым. Миңа алар белән аралашу ошый иде. Ләкин Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр белән шулкадәр күп вакыт үткәргәнгә күрә, вөҗданым мине газаплады. Әмма нәрсәдер үзгәртер өчен көчем җитмәде. Миңа нәрсә булышты соң?
Мин Доротидән (сул якта) күп нәрсәгә өйрәндем
Ул вакытта безнең җыелышыбызда До́роти исемле 16 яшьлек кыз вәгазьче булып китте. Ул өйдән өйгә йөреп вәгазьләргә бик ярата иде, бу мине таң калдырды. Аңардан олырак булсам да, мин сирәгрәк вәгазьли идем. Мин уйладым: «Минем әти-әнием — Йәһвә Шаһитләре, ә Доротинең хакыйкатьтә беркеме дә юк. Ул авырган әнисен карый һәм, моңа карамастан, һәрвакыт вәгазьдә!» Аңа карап, мин дә Йәһвә өчен күбрәкне эшләргә теләдем. Тиздән без Дороти белән бергә ярдәмче пионерлар булып (ул вакытта отпуск пионерлары дип атала иде), ә соңрак гомуми пионерлар булып хезмәт итә башладык. Доротинең ашкынучанлыгы миңа да күчте. Аның ярдәмендә мин беренче Изге Язмалар өйрәнүемне башладым. Вакыт узу белән миңа өйдән өйгә йөргәндә, урамда һәм башка урыннарда кешеләр белән сөйләшүне башлау җиңелрәк бирелә башлады.
Мин гомуми пионер булып хезмәт итә башлаган елны җыелышыбызга махсус пионер итеп Хайнц исемле абый-кардәшне билгеләделәр. Ул хакыйкать белән Канадада Йәһвә Шаһите булган абыйсында кунакта булганда танышкан. Хайнц миңа шунда ук ошады. Ул миссионер булып хезмәт итәргә теләде. Минем андый максатым булмаганга, мин аңа башта үз хисләремне күрсәтмәдем. Әмма соңрак без йөрешә башладык, өйләнештек һәм бергә пионер булып хезмәт иттек.
МИССИОНЕР ХЕЗМӘТЕН МАКСАТ ИТЕП КУЯМ
Хайнц миссионер булырга теләгәне турында миңа еш кына әйтә иде. Ул миңа беркайчан да басым ясамады, әмма кайвакыт моның турында уйландыручы сораулар бирде. Мәсәлән, ул болай дип сорый иде: «Безнең балаларыбыз булмаганга, без Йәһвәгә хезмәттә күбрәкне эшли алыр идекме?» Пионер булып хезмәт итсәм дә, оялчан булганга, миссионер булу турында уй мине куркыта иде. Мин булдыра алмам дип уйладым. Әмма Хайнц, сабырлык күрсәтеп, алга таба да миңа моның турында уйланырга ярдәм итте. Ул мине күбрәк үземә түгел, ә кешеләргә игътибар тупларга дәртләндерде. Аның бу киңәше миңа бик файдалы булды.
Хайнц Зальцбургта сербохорват җыелышында «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрә (Австрия, 1974 ел)
Әкрен-әкрен минем миссионер булып хезмәт итәргә теләгем туа башлады, һәм без Гилад мәктәбенә гариза тутырдык. Әмма филиал өчен җаваплы абый-кардәш миңа башта инглиз телен яхшыртырга киңәш итте. Аны өч ел тырышып өйрәнгәннән соң, безне көтмәгәндә Зальцбургтагы (Австрия) сербохорват җыелышына билгеләделәр. Киләсе җиде ел без сербохорват телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләдек, шул исәптән бер ел район хезмәтендә үткәрдек. Бу тел безгә җиңел бирелмәсә дә, безнең күп өйрәнүләребез булды.
1979 елда филиал өчен җаваплы абый-кардәшләр безне Болгариягә барып кайтырга сорадылар. Анда вәгазь эше тыелган булганга, алар безгә үзебезне отпускага килгәндәй тотарга һәм вәгазьләмәскә куштылар. Без Болгариянең башкаласы Софиядә яшәгән биш апа-кардәш өчен кечкенә форматтагы басмаларыбызны яшерен рәвештә китерергә тиеш идек. Мин бик курыктым, әмма Йәһвә безгә бу йөкләмәне үтәргә ярдәм итте. Бу апа-кардәшләргә төрмә янаса да, алар кыюлыкларын һәм шатлыкларын югалтмады. Аларның үрнәгенә карап, мин, Йәһвә оешмасы нәрсә генә сораса да, кыюлык белән барысын да эшләргә әзер идем.
Күпмедер вакыт үткәч, без Гилад мәктәбенә яңадан гариза яздык, һәм бу юлы безне чакырдылар. Без Кушма Штатларда инглиз телендә укырбыз дип уйлаган идек. Әмма 1981 елның ноябрендә Висба́дендагы филиалда (Германия) Гилад мәктәбенең өстәмә сыйныфлары оештырылды. Шуңа күрә без немец телендә укый алдык. Минем өчен бу күпкә җиңелрәк булды. Безне кая билгеләрләр икән?
СУГЫШЛАР БАРГАН ИЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
Безне Кениягә билгеләделәр. Әмма Кения филиалындагы кардәшләр бездән, күрше ил Угандада хезмәт итәргә теләмисезме, дип сорады. Моңа кадәр ун ел элегрәк И́ди Ами́н исемле генерал Уганда хөкүмәтен бәреп төшергән булган. Аның диктаторлыгы аркасында Угандада яшәгән миллионлаган кеше газап чиккән һәм меңләгән кеше үтерелгән булган. 1979 елда Иди Аминның дошманнары аңардан хакимлекне тартып алган. Минем андый тыныч булмаган илгә күченергә никадәр курыкканымны күз алдына гына китерегез! Әмма Гиладта безне Йәһвәгә таянырга өйрәттеләр, шуңа күрә без ризалаштык.
Угандада тәртипсезлек хөкем сөрде. Менә ничек Хайнц илдәге хәл-шартларны 2010 елгы «Еллык басмасы»нда сурәтләгән иде: «Барысы да җимерек иде. Су, элемтә кебек коммуналь уңайлыклар булмады. [...] Атышлар һәм талаулар, аеруча төнлә, гадәти хәл иде. Караңгы төшкәч, кешеләр өйдә калып, үзләренә беркем дә бәреп кермәсен дип өметләнде һәм күпләр дога кылды». Моның барысына карамастан, җирле кардәшләр нык иман саклады һәм шатлык белән Йәһвәгә хезмәт итте!
Вайсва гаиләсенең йортында ашарга пешерәбез
1982 елны без Хайнц белән Уганданың башкаласы Кампа́лага килеп җиттек. Беренче биш ай без Сэм белән Кристина Ва́йсва гаиләсендә яшәдек. Аларның үзләренең биш баласы бар иде, һәм туганнарының да дүрт баласы алар белән бергә торды. Вайсва гаиләсе еш кына көненә бер тапкыр гына ашады, шуңа күрә аларның кунакчыллыгы безне аеруча гаҗәпләндерде. Алардан без күп нәрсәгә өйрәндек, һәм бу безгә миссионер хезмәтендә бик булышты. Мәсәлән, без берничә литр су белән генә юынырга, ә аннары шул суны бәдрәф өчен кулланырга өйрәндек. 1983 елда без Кампаланың куркынычсыз районында яшәү урыны таптык һәм шунда күчендек.
Анда хезмәт итү безгә бик ошады. Хәтерлим, бер айны без 4 000 нән артык журнал тараттык! Ә аеруча без андагы кешеләрне яраттык. Алар Аллаһыны хөрмәт иттеләр һәм Изге Язмалар турында рәхәтләнеп сөйләштеләр. Һәрберебезнең унар-унбишәр өйрәнү булды. Без өйрәнүчеләребездән дә күп нәрсәгә өйрәндек. Мәсәлән, җыелыш очрашуларына җәяү йөрергә туры килсә дә, алар беркайчан да зарланмады, ә һәрчак шатлыклы иде.
1985 һәм 1986 елларда Угандада тагын ике хәрби бәрелеш булды. Еш кына блокпостларда коралланган балалар үтеп баручыларны тикшереп торды. Хезмәт иткәндә, без Йәһвәдән зирәклек һәм җан тынычлыгы сорадык. Йәһвә безгә һәрчак җавап бирде. Патшалык хәбәре белән кызыксынган берәр кешене тапкач, бар куркуларыбыз онытыла иде.
Хайнц, мин һәм Татьяна (уртабызда)
Без чит ил кешеләренә дә вәгазьләдек. Мәсәлән, без Татарстаннан килгән Мурат һәм Дильбар Ибатуллиннар белән таныштык һәм бу пар белән Изге Язмаларны өйрәндек. Мурат табиб булып эшли иде. Алар суга чумдырылды һәм әле дә Йәһвәгә тугры хезмәт итә. Мин шулай ук Украинадан килгән Татьяна Виле́йска белән таныштым. Ул депрессия аркасында үз-үзенә кул салу турында уйлап йөргән икән. Суга чумдырылганнан соң, Татьяна Украинага кайтты һәм соңрак басмаларыбызны тәрҗемә итүдә катнаштыa.
ЯҢА БИЛГЕЛӘНҮ
1991 елда без Хайнц белән Австриядә отпускада булганда, җирле филиал безгә яңа билгеләнүебез турында хәбәр итте. Безне Болгариягә билгеләделәр. Көнчыгыш Европада коммунизм режимы беткәч, Болгариядә Йәһвә Шаһитләре рәсмиләштерелгән булган. Инде әйткәнемчә, тыю вакытында без Хайнц белән анда яшерен рәвештә әдәбият алып барган идек. Ә хәзер безне анда вәгазьләргә җибәрделәр.
Кардәшләр безгә Угандага кайтмаска дип әйтте. Шуңа күрә безнең андагы дусларыбыз белән саубуллашырга һәм әйберләребезне җыярга мөмкинлегебез булмады. Без Германия филиалына киттек, анда безгә машина бирделәр, һәм без Болгариягә юл тоттык. Безне София шәһәрендәге якынча 20 вәгазьчедән торган төркемгә билгеләделәр.
Болгариядә без берничә авырлыкка очрадык. Беренчедән, без җирле телне белмәдек. Икенчедән, болгар телендә «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» һәм «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы» дигән басмалар гына бар иде. Өченчедән, Изге Язмалар өйрәнүләрен табу авыр иде. Шулай да безнең кечкенә төркемебез ашкынып вәгазьләде. Православие чиркәве моны күрми калмады һәм безгә авырлыклар тудыра башлады.
1994 елда Йәһвә Шаһитләрен тыйдылар, һәм күп кенә кеше безне куркыныч секта дип саный башлады. Кайбер кардәшләрне кулга алдылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында Йәһвә Шаһитләре турында коточкыч ялган таратылды, имеш, без балаларны үтерәбез һәм имандашларыбызны үз-үзләренә кул салырга этәрәбез. Шуңа күрә безгә Хайнц белән вәгазьләү авыр иде. Ярсулы кешеләр безгә кычкырды, төрле нәрсәләр ыргытты һәм полиция чакыртты . Әдәбиятны илгә кертеп булмады, һәм очрашулар өчен залны арендага алу бик авыр иде. Бер тапкыр полиция, конгресска бәреп кереп, аны туктатты. Без Хайнц белән андый нәфрәткә ияләшмәгән идек, чөнки Угандада территория бик уңдырышлы иде, кешеләр дә бик ачык-йөзле булды. Бу үзгәрешләргә ияләшергә безгә нәрсә булышты?
Җирле кардәшләр белән аралашу безгә бик ярдәм итте. Алар хакыйкатьне бик кадерләде һәм ярдәмебез өчен рәхмәтле иде. Без бер-беребезгә булыштык, бер-беребезне кайгырттык. Без шуны аңладык: авырлыкларга түгел, ә кешеләргә игътибар тупласаң, теләсә нинди билгеләнүдә бәхетле калып була.
Болгария филиалында (2007 ел)
Вакыт узу белән хәлләр яхшырды. 1998 елда оешмабыз яңадан рәсмиләштерелде, һәм тиздән болгар теленә күбрәк басмалар тәрҗемә ителде. 2004 елны филиал биналарының багышлануы үтте. Бүген Болгариядә 57 җыелышта 2 953 вәгазьче хезмәт итә. 2024 елны Кичәгә 6 475 кеше килде. Кайчандыр Софиядә биш апа-кардәш кенә хезмәт итсә, хәзер монда тугыз җыелыш бар! Без үз күзләребез белән «кечкенәдән мең чыкканын» күрдек (Ишаг. 60:22).
СӘЛАМӘТЛЕК БЕЛӘН АВЫРЛЫКЛАР
Сәламәтлегем әллә ни мактанырлык түгел. Еллар дәвамында тәнемдә берничә шеш тапканнар иде. Аларның берсе баш миемдә булды. Мин радиоактив нурланыш терапиясен үттем. Аннары Һиндстанда, миңа 12 сәгатьлек операция ясап, аның күпчелек өлешен кисеп алдылар. Һиндстан филиалында рәтләнгәч, без ирем белән кабат Болгариягә кайттык.
Ирем турында әйткәндә, ул сирәк очраган, нәсел буенча күчә торган Ха́нтингтон чиреннән интегә башлады. Аңа йөрү, сөйләшү һәм хәрәкәтләрен контрольдә тоту авыр иде. Чире көчәйгән саен, ул минем ярдәмемә күбрәк мохтаҗ була барды. Кайчак мин хәлдән тая идем һәм киләчәк турында борчылдым. Бәхеткә каршы, Боби исемле яшь абый-кардәш еш кына Хайнцны үзе белән вәгазьгә алды. Боби аның сөйләменнән һәм кискен хәрәкәтләреннән оялмады. Ул һәрчак безгә ярдәм кулы сузарга әзер иде. Без Хайнц белән бу дөньяда балалар тудырмаска карар итсәк тә, Боби безнең өчен улыбыз кебек булып китте! (Марк 10:29, 30)
Тормыш иптәшем шулай ук рак белән чирләде. Кызганычка каршы, 2015 елны яраткан иремнең гомере өзелде. Мин аны бик сагынам. Ул һәрчак минем өчен терәк булды. Ансыз яшәүгә ияләшү бик авыр булды. Хатирәләремдә ул әле дә исән (Лүк 20:38). Еш кына көн дәвамында мин аның игелекле сүзләрен һәм акыллы киңәшләрен исемә төшерәм. Бергә хезмәттә үткәргән еллар өчен мин мең рәхмәтле.
ЙӘҺВӘГӘ ЯРДӘМЕ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕМЕН
Сынаулар аша үткәндә, мин һәрвакыт Йәһвәнең ярдәмен сизеп тордым. Ул миңа, оялчанлыгымны җиңеп, кешеләрне яратучы миссионер булып китәргә булышты (2 Тим. 1:7). Йәһвәнең ярдәме белән мин дә, сеңелем дә тулы вакытлы хезмәттә катнашабыз. Бүген алар ире белән Европада серб территориясендә район хезмәтен башкара. Йәһвә әтиемнең еллар элек әйтелгән догаларына җавап бирде!
Мин София шәһәрендә «Надежда» дигән җыелышта хезмәт итәм. Изге Язмаларны өйрәнү миңа җан тынычлыгы бирә. Авыр чакларда мин, Гайсә кебек, «тагы да тырышыбрак дога кылам» (Лүк 22:44). Йәһвә миңа, мәсәлән, җыелышымдагы игелекле һәм кайгыртучан кардәшләрем аша җавап бирә. Алар миңа еш рәхмәтләрен белдерә, кунакка чакыра. Бу күңелемне шатлык белән тутыра.
Еш кына мин яңа дөньяны күз алдына китерәм. Менә йортыбыз алдында терелтелгән әти-әнием тора. Алар туй көннәрендәге кебек үк яшь һәм матур. Сеңелем безнең өчен тәмле ризык пешерә. Ә Хайнц үз атын сыйпап басып тора. Андый уйлар тискәре хисләрдән котылырга булыша, һәм йөрәгем Йәһвәгә карата рәхмәт хисе белән тула.
Тормышымдагы һәм киләчәктәге фатихалар турында уйланганда, мин үземне Давыт кебек хис итәм. Ул Зәбур 27:13, 14 тә болай дип язган: «Тереләр арасында Йәһвәнең яхшылыгын күрәчәгемә иманым булмаган булса, мин хәзер кайда булыр идем?! Өметеңне Йәһвәгә багла, кыю һәм нык бул. Әйе, өметеңне Йәһвәгә багла».
a Вилейска Татьянаның тәрҗемәи хәлен «Уяныгыз!» (рус) 2000 ел, 22 декабрь, 20—24 нче битләрендә укыгыз.