ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ӨЗЕК
«Рухи бүләгегезне» кулланыгыз
Без кардәшләр белән вакыт үткәрергә яратабыз. Әмма бер-беребезне дәртләндерер өчен, бергә булу гына җитәрлек түгел. Бер-беребезнең иманын ныгыту Изге Язмаларда «рухи бүләк» дип атала (Рим. 1:11, 12). Без бу бүләкне ничек куллана алабыз?
Сүзләрегез дәртләндергеч булсын. Мәсәлән, очрашуларда комментарий биргәндә, күбрәк үзегез турында түгел, ә Йәһвә, аның Сүзе һәм тугры хезмәтчеләре турында сөйләгез. Кардәшләр белән аралашканда да, ныгытучы темаларны сайлагыз.
Башкаларны карарларыгыз һәм эшләрегез белән дәртләндерегез. Мәсәлән, кайберәүләр, җитди авырлыкларына карамастан, тулы вакытлы хезмәттә катнаша. Башкалар, тыгыз эш графикларына я начар сәламәтлекләренә карамастан, атна уртасындагы очрашуларны калдырмый. Бу бик дәртләндергеч!
Сез кардәшләрне сүзләрегез һәм эшләрегез белән дәртләндерергә тырышасызмы? Ә кардәшләрнең үзегезне рухландырыр өчен нәрсә әйткәннәренә һәм эшләгәннәренә игътибар итәсезме?