Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w25 ноябрь 31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ачылышта сурәтләнгән дошманнар кемнәр алар һәм аларны нәрсә көтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Куркыныч ерткычлардан курыкмагыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2025 ел
w25 ноябрь 31 б.

Укучыларның сораулары

Тиздән Йәһвә халыкларның йөрәкләренә нинди «ниятен» урнаштырачак?

Бөек афәтнең башлануы турында Ачылыш 17:16, 17 дә болай дип әйтелә: «Син күргән ун мөгез һәм ерткыч фахишәне нәфрәт итә башлаячак, аны талап бетерәчәк һәм ялангач калдырачак. Алар аның итен ашаячак, ә үзен утта яндырачак. Чөнки Аллаһы аларның йөрәкләренә үз ниятен тормышка ашыруны, ягъни аларның уртак бер фикерләрен үтәүне урнаштырган. Бу ният — Аллаһының сүзләре үтәлгәнче аларның патшалыкларын ерткычка тапшыру». Элек басмаларыбызда, Йәһвә халыкларның йөрәкләренә ялган динне юк итү «ниятен» урнаштырачак, дип аңлатыла иде.

Әмма аңлавыбызга үзгәреш кертергә кирәк: Йәһвә хөкүмәтләрнең күңеленә «патшалыкларын ерткычка тапшыру» «ниятен» салачак. Моның ничек үтәләчәген аңлар өчен, астагы сорауларны карап чыгыйк.

Бу пәйгамбәрлектәге образлар нәрсәләрне символлаштыра? «Фахишә» «Бөек Бабыл» дип тә атала. Ул бөтендөнья ялган дин империясен аңлата. «Җете кызыл төстәге ерткыч» — Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) (Ачыл. 17:3—5). (Бу оешма, бөтен дөньяда тынычлык урнаштыру максаты белән, 1919 елда оештырылган булган һәм элек Милләтләр Лигасы дип аталган). «Ун мөгез» ерткычка булышлык иткән бар хөкүмәтләрне символлаштыра.

Фахишә белән җете кызыл төстәге ерткыч нинди мөнәсәбәттә? Фахишә ерткычның «өстендә утыра». Ул ерткычны фатихалый һәм хәтта аның белән идарә итәргә тырыша.

Фахишә белән нәрсә булачак? Ерткыч һәм ун мөгез фахишәне нәфрәт итә башлаячак. Алар аның байлыгын талап бетерәчәк һәм явыз эшләрен фаш итәчәк. Аннары алар Йәһвәнең бу фахишәгә чыгарган хөкемен тормышка ашырачак, ягъни аны тулысынча юк итәчәк (Ачыл. 17:1; 18:8). Бер ялган дин дә калмаячак. Әмма моңа кадәр Йәһвә хөкүмәтләрне кешелек тарихында әле булмаган бер нәрсә эшләргә этәрәчәк.

Йәһвә халыкларны нәрсә эшләргә этәрәчәк? Ул «ун мөгезнең» йөрәкләренә «үз ниятен» салачак, ягъни аларны «үз кодрәтләрен һәм хакимлекләрен» җете кызыл төстәге ерткычка — БМО га тапшырырга мәҗбүр итәчәк (Ачыл. 17:13). Әйе, хөкүмәтләр ерткычка үз хакимлекләрен тапшырырга кирәк дигән карарга үзләре килмәсләр. Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, аларны шулай эшләргә Аллаһы этәрер. (Гыйб. сүз. 21:1; Ишагыя 44:28 белән чагыштыр.) Алар моны әкрен-әкрен эшләрме? Юк. Күрәсең, бу кискен үзгәреш булыр. Шуннан соң зур хакимлек алган ерткыч, ялган диннәрне тулысынча юк итеп, Йәһвәнең аларга чыгарган хөкемен үтәячәк.

Бу ничегрәк булыр? Яңалыклардан хөкүмәтләрнең әкрен генә БМО га күбрәк булышлык итә башлаганын күрербез дип көтәсе юк. Йәһвә кинәт аларны үз хакимлекләрен ерткычка бирергә мәҗбүр итәчәк. Моны күргәч, без менә-менә бөек афәт башланачагын белербез. Ә әлегә «уяу һәм аек фикерле булыйк», чөнки тиздән кискен үзгәрешләр булачак! (1 Тис. 5:6)

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу