ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ТЕМА
Йәһвәнең үзегезне коткара алуына ышаныгыз
Саннар 13:25—14:4 укыгыз һәм исраиллеләрнең Йәһвәгә карата ничек ышаныч күрсәтмәгәннәрен белегез.
Контекстка игътибар итегез. Ни өчен исраиллеләр Йәһвәнең үзләрен коткара алачагына икеләнергә тиеш булмаган? (Зәб. 78:12—16, 43—53) Ни өчен алар Йәһвәгә ышанычларын югалткан? (Кан. 1:26—28) Йошуа һәм Кәлеб Аллаһыга тулаем таянганнарын ничек күрсәткән? (Сан. 14:6—9)
Нечкәлекләргә игътибар итегез. Исраиллеләр Йәһвәгә ышанычларын ничек ныгыта алган? (Зәб. 9:10; 22:4; 78:11) Йәһвәгә карата ышаныч һәм хөрмәт үзара ничек бәйле? (Сан. 14:11)
Сабаклар алып, аларны кулланыгыз. Үз-үзегездән болай дип сорагыз:
«Нинди очракларда миңа Йәһвәгә тулаем ышанырга авыр булыр иде?»
«Миңа Йәһвәгә бүген һәм киләчәктә күбрәк ышанырга өйрәнергә нәрсә булышыр?»
«Ни өчен миңа бөек афәттән куркасы юк?» (Лүк 21:25—28)