Хәтерлисеңме?
Син быелгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Биредәге сорауларга җавап бирә аласыңмы?
Йәһвәне данлар өчен нинди сәбәпләребез бар?
Без моны Йәһвәне хөрмәт иткәнгә һәм яратканга эшлибез. Без шулай ук, башкаларның Йәһвә турында хакыйкатьне белүләрен теләгәнгә, аны данлыйбыз (w25.01 3 б.).
Берәрсе безне рәнҗеткәндә, аны кичерергә безгә нәрсә булышыр?
Без үзебезне бернәрсә дә булмагандай тотмыйбыз һәм хисләребезгә төшенергә тырышабыз. Шулай да ачу хисеннән арынсак, без нәфрәт утында янмабыз (w25.02 15, 16 б.).
Ни өчен Марк — яшь абый-кардәшләр өчен яхшы үрнәк?
Марк башкаларга хезмәт итәргә әзер булган. Ул бер очрак аркасында күңелсезләнсә дә, моны эшләвен дәвам иткән. Ул Паул һәм башка җитлеккән мәсихчеләр белән мөнәсәбәтләрен ныгыткан (w25.04 27 б.).
Гайсә: «Мин аларга синең исемеңне ачтым»,— дип дога кылган. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? (Яхъя 17:26)
Гайсәнең рәсүлләре Аллаһының исемен инде белгән. Ләкин Гайсә аларга Йәһвәнең ниятен, эшләрен һәм сыйфатларын тагы да яхшырак күрергә булышкан (w25.05 20, 21 б.).
Басынкылык безгә нәрсәне танырга булыша?
Без кайбер нәрсәләрне белмәгәнебезне таныйбыз. Мәсәлән, без ахырның кайчан киләчәген, Аллаһының ул вакытта ничек эш итәчәген, иртәгә нәрсә буласын һәм Йәһвәнең үзебезне никадәр яхшы белгәнен белмибез (w25.06 15—18 б.).
Безгә берәр мәкаләдән я ачык нотыктан файда алырга нәрсә булышыр?
Без үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Кешеләрне инандырыр өчен, нинди дәлилләр кулланыла? Мисалларның кайсыларын мин хезмәттә куллана алам? Бу тема кемгә кызык булыр?» (w25.07 19 б.).
Аллаһының Давыт белән мөгамәләсе аның кичерүе турында нәрсә ачыклый?
Давыт җитди гөнаһларда гаепле булса да, ул эчкерсез тәүбә иткәч, Йәһвә аны кичергән (1 Пат. 9:4, 5). Йәһвә гөнаһларыбызны кичергәч, инде беркайчан да безне шул гөнаһларыбыз өчен җавапка тартмаячак (w25.08 17 б.).
Изге Язмаларны өйрәнүчегә берәр тәгълиматны кабул итү авыр булса, нәрсә эшләп була?
Берәр тәгълиматны өйрәнүчегә Изге Язмалар нигезендә яхшылап аңлатканнан соң, аңа аны кабул итү авыр булса, өйрәнүне дәвам итегез. Күпмедер вакыт узгач, бу сорауга кире кайтып була (w25.09 24 б.).
Изге Язмаларда «гөнаһ коткысы» турында әйтелә (Евр. 3:13). Бу сүзләр нәрсәне аңлата?
Гөнаһлы халәтебез безне начар эшләргә этәрергә мөмкин. Ул безне шулай ук Йәһвәнең яратуына шикләнергә этәрә. Шулай итеп, гөнаһ безне алдарга мөмкин (w25.10 16 б.).
Догаларыбыз эчтәлекле булсын өчен, нәрсә эшләп була?
1) Без Йәһвәнең сыйфатлары турында уйлана алабыз. 2) Без, нинди авырлыкларга очраганыбыз турында уйланып, моның турында дога кыла алабыз? (Мәсәлән, безгә берәрсен кичерергә кирәктер.) 3) Озаграк дога кылырга тырышып була. Бу безгә Йәһвәгә үз хисләребезне һәм уйларыбызны ачарга күбрәк мөмкинлек бирә (w25.10 19, 20 б.).
Без олы яшьтәгеләргә ничек булыша алабыз?
Без аларга килеп китә я шалтырата алабыз. Шулай ук табибы янына бергә барып була. Я алар белән бергә төрле хезмәт төрләрендә катнаша алабыз (w25.11 6, 7 б.).
Туй көне Йәһвәне данласын өчен, нәрсә эшләргә?
Никахка кагылышлы законнарны үтәгез. Туй көнендә яхшы атмосфера булдырыгыз: изге рух җимешенә кергән сыйфатлар ачык күренеп торсын. Киемегез тыйнак булсын. Изге Язмаларга каршы килгән йолаларны кире кагыгыз. Туйны планлаштырганда, ачык һәм әдәпле аралашыгыз (w25.12 21—24 б.).