Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 30 мәкалә
  • Алар аның хатлары өчен рәхмәтле булган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар аның хатлары өчен рәхмәтле булган
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Хезмәте шундый уңышлы булыр дип ул уйламаган да!
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Алар пандемия вакытында да вәгазьләүләрен дәвам иткәннәр
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Авырган якының турында кайгыртканда рухи яктан нык кал
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 30 мәкалә
Бер ир-ат почта ящигы янында тора. Аның кулында әле генә килгән кулдан язылган хат.

Алар аның хатлары өчен рәхмәтле булган

Кушма Штатларда Брук исемле бер Йәһвә Шаһите яши. КОВИД-19 пандемиясе вакытында ул кулдан хатлар язып вәгазьләгән. Һәр атна ул күп кенә хатлар җибәрә торган булган. Ләкин ел ярым вакыт узгач, ул өметсезлеккә бирелгән, чөнки шул вакыт эчендә бер кеше генә аңа җавап биргән. Ансы да үзенә бүтән язмаска кушкан. Брук бу хатларының файдасы бар микән дип шикләнә башлаган.

Вакыт узу белән, аның банкта эшләүче Ким исемле бер имандашы, Брукка бер сөйләшү турында сөйләгән. Ул банкта бер кеше белән сөйләшкән һәм шул кеше бер Йәһвә Шаһитеннән кулдан язылган хат алган дип әйткән. Соңрак Ким бу Брук язган хат булганын ачыклаган! Киләсе атна шул кеше кабат банкка кереп чыккан. Ким белән сөйләшкәндә, Йәһвә Шаһитләренең берәр очрашуына килә аламмы дип сораган. Ул вакытта очрашулар видеоконференция аша үткәрелгән.

Берникадәр вакыт узгач, Давид исемле бер Шаһит Брукка үзе белән бергә эшләүче бер ир-ат турында әйткән. Ул да Брукның бер хатын алган булган! Шул ир-атка хатның кулдан язылган булуы нык тәэсир иткән. Ул болай ди: «Күбрәк кеше башкалар белән шулай кызыксынып торса иде». Давид шул ир-атка Изге Язмалар турында тагын да күбрәк сөйләгән һәм аңа әдәбият алып килергә вәгъдә биргән. Теге ир-ат моны шатлык белән кабул иткән.

Йәһвә Шаһитләре чәчкән орлыклары кайчан үсеп чыгачак икәнен кайвакыт белмәскә дә мөмкин (Вәгазьче 11:5, 6). Брук үз хатлары турында искә алынган хәбәрләрне исәпкә алып, үз хезмәтенең кадерле һәм кирәкле булуын күргән (1 Көринтлеләргә 3:6).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу