Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 7 мәкалә
  • Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Мәктәпне ташлыйсы бармы?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 7 мәкалә
Төшенкелеккә бирелгән яшүсмер малай мәктәп коридорында шкафчиклар янында басып тора.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мәктәпне күрәсем дә килми. Нәрсә эшләргә?

Кырыс укытучылар. Яшьтәшләр басымы. Алҗыткыч имтиханнар һәм бетмәс өй эшләре. Әгәр мәктәпне яратмыйм дисәң, бер дә гаҗәп түгелa. Рэйчелb исемле яшүсмер болай ди:

«Мин мәктәп урынына теләсә кая барыр идем. Пляжда я дусларым белән булыр идем я хәтта әти-әниемә берәр нәрсә пешерергә я җыештырырга булышыр идем!»

Син үзеңне Рэйчел кебек хис итсәң, мәктәп елларың үзеңә төрмәдә утыру кебек тоелырга мөмкин. Син аларны, мәктәпне тәмамлап, иреккә чыгарылганчы, түзеп торырга тиеш. Мәктәптә үткәргән вакытыңа уңай караш үстереп буламы?

Син беләсеңме? Мәктәпкә карата уңай карашта булсаң, анда үзеңне яхшырак хис итәрсең һәм укуыңны инде түзеп торырлык нәрсә итеп кабул итмәссең. Ниндидер мәгънәдә, мәктәп синең өчен алдагы тормышта кирәк булачак осталыкларны яхшырту коралы булып китә.

Мәктәпкә карата уңай карашта булыр өчен, игътибарыңны мондый якларга тупларга тырыш.

Дәфтәр һәм каләм.

Белем алу. Күбрәк белем алган саен, син, башкаларга һәрвакыт таяныр урынына, эшеңдә һәм тормышыңның башка өлкәләрендә туачак авырлыкларны яхшырак хәл итә алачаксың. Үзеңнән сора: «Мин, мәктәптәге кайбер нәрсәләрне ошатмасам да, белем алудан нинди файда алам?»

Изге Язмалардагы принцип: «Зирәклек һәм аңны сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 3:21).

Күбрәк белер өчен, «Мин мәктәптә начар укысам» дигән мәкаләне укы.

Тикшерү исемлеге.

Гадәтләр. Мәктәптә үстергән яхшы гадәтләрең сине вакытыңны дөрес кулланырга, үзеңне тәртипле булырга һәм тырыш эшче булырга өйрәтә ала. Ә бу сыйфатлар сиңа олы тормышыңда кирәк булачак. Үзеңнән сора: «Мәктәптә үстергән яхшы гадәтләрем миңа тәртипле һәм яхшы эшче булып китәргә ничек булыша? Бу өлкәләрдә нинди үзгәрешләр ясап була?»

Изге Язмалардагы принцип: «Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар» (Гыйбрәтле сүзләр 14:23).

Күбрәк белер өчен, «Үз вакытымны ничек дөрес кулланырга?» дигән мәкаләне укы.

Сөйләшеп торган ике кеше рәсеме.

Башкалар белән мөнәсәбәтләр. Мәктәптә сыйныфташларың белән аралашу сиңа башкаларга карата кызгану һәм хөрмәт үстерергә булыша ала. «Кешеләр белән аралашырга өйрәнү, тарих белән фәнне өйрәнү кебек, мөһим. Бу осталыкны син гомерең буе кулланырсың»,— дип әйтә Джошуа исемле яшь кеше. Үзеңнән сора: «Башка кешеләр белән, хәтта чыгышлары һәм карашлары минекеннән аерылып торган кешеләр белән, уртак тел табуга килгәндә, мәктәптә мин нәрсәгә өйрәндем?»

Изге Язмалардагы принцип: «Һәр кеше белән тыныч-тату яшәргә... омтылыгыз» (Еврейләргә 12:14).

Күбрәк белер өчен, «Мин сөйләшү осталыгымны ничек яхшырта алам?» дигән мәкаләне укы.

Юлдан барган кеше рәсеме.

Киләчәк. Мәктәп сиңа үз сәләтләреңне ачыкларга һәм тиешле максатлар куярга ярдәм итә ала. Брук исемле яшь хатын-кыз болай ди: «Син, бәлки, хәтта берәр махсус өлкәдә, мин өйрәтү алган кебек, өйрәтү ала алырсың. Шулай итеп мәктәпне тәмамлагач, син инде шул өлкәдә эшләргә яраклы булырсың». Үзеңнән сора: «Мәктәпне тәмамлагач, мин үземне ничек тәэмин итәрмен? Мәктәптә укыганда, моны исәпкә алып, мин андый эшкә ничек әзерләнә алам?»

Изге Язмалардагы принцип: «Аягың басасы сукмакны такыр ит» (Гыйбрәтле сүзләр 4:26).

a Бу мәкаләдә каралган принципларның күбесе өйдә укыган яшьләргә дә булышачак.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

Яшьтәшләрең нәрсә сөйли?

  • Мадисон.

    «Төркем белән берәр проект башкарганда, миңа төрле кешеләр белән эшләргә туры килде. Шул вакытта мин чыгышлары һәм тормыш рәвешләре минекеннән аерылып торган кешеләрне тыңларга өйрәндем. Күпчелек сыйныфташым миңа карата ягымлы һәм ихтирамлы булды, чөнки алар минем игелекле икәнемне һәм үзләрен тәнкыйтьләмәгәнемне белә иде» (Мадисон).

  • Райан.

    «Мин сыйныфташларыма дөрес караш сакларга өйрәндем. Күп кенә сыйныфташларым яхшы кешеләр булырга тырышты. Шуңа күрә мин алар белән Изге Язмалардагы ныгыта торган фикерләрне уртаклашырга мөмкинлекләр эзләдем» (Райан).

  • Брук.

    «Мәктәп сиңа башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә булырга булыша. Син көне буе үз сыйныфташларың белән буласың, шуңа күрә нәрсә әйтергә, нәрсә әйтмәскә икәнен, түземле булырга һәм булганың белән бүлешергә өйрәнәсең. Физкультура дәресләрендә син төрле спорт төрләрендә катнашасың. Шул вакытта син бер команда буларак эш итәргә өйрәнәсең, син моны берүзең эшли алмас идең» (Брук).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу