Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 38 мәкалә
  • Диннәр сәясәттә катнашырга тиешме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Диннәр сәясәттә катнашырга тиешме?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә сәясәттә катнашканмы?
  • Беренче гасыр мәсихчеләре сәясәттә катнашканмы?
  • Мәсихчеләр бүген нейтралитет саклый
  • «Алар... дөньядан түгел»
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмый?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Төрле темалар
mrt 38 мәкалә
Сәяси кешесе һәм бер дини җитәкче бер-берсенә тотынып җыелган халыкка кул болгый.

Диннәр сәясәттә катнашырга тиешме?

Бөтен илләрдә диярлек үзләрен Гайсә Мәсихнең шәкертләре дип атаган күп кенә кеше сәясәткә кереп баткан. Кайберләре, үз дини карашларын һәм әхлакый нормаларын өстенрәк итәр өчен, берәр кандидат я сәяси партия ягын яклап чыга. Ә сәясәтчеләр, үз чиратында, дини кешеләрне үз якларына авыштырыр өчен, еш кына әхлакый һәм социаль проблемаларны куллана. Дини җитәкчеләрнең сәясәттә я хөкүмәттә берәр урын яулап алу очраклары да юк түгел. Кайбер илләрдә «христиан» дине хәтта хөкүмәт я милли дин дип санала.

Сезнеңчә, Гайсә Мәсихнең шәкертләре сәясәттә катнашырга тиешме? Җавапны Гайсә пәйгамбәр үрнәгенә игътибар иткәч алырбыз. Ул болай дигән: «Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:15). Сәясәт турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган?

Гайсә сәясәттә катнашканмы?

Юк. Гайсә сәясәттә катнашмаган.

Гайсә көчле сәясәтче булырга омтылмаган. Шайтан Иблис Гайсәгә «дөньяның бар патшалыкларын» тәкъдим иткәч, Гайсә кешелек патшалыклары белән идарә итүне кире каккан (Маттай 4:8—10)a. Башка бер очракта, Гайсәнең, җитәкче буларак, яхшы сыйфатларга ия булуын күргән кешеләр аны сәясәттә катнашырга этәрергә теләгән. Изге Язмаларда болай диелә: «Гайсә исә, аларның үзен көч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, кабат үзе генә тауга менеп китте» (Яхъя 6:15). Гайсә кеше теләге буенча эш итәргә теләмәгән һәм сәясәттә катнашуны кире каккан.

Сәясәт турында әйткәндә, Гайсә бер якны да яклап чыкмаган. Гайсә көннәрендә яһүдләр Рим хөкүмәтенә салым түләргә тиеш булган. Бу аларга һич тә ошамаган. Алар бу гаделсез дип санаган. Алар Гайсәне берәр якны яклап чыгарга этәргән, әмма Гайсә сәяси бәхәсләрдә катнашырга һәм андый салымнарны түләү гаделме-юкмы икәнен ачыклап тормаган. Ул аларга болай дигән: «Кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (Марк 12:13—17). Сәяси сораулар каралганда ул нейтраль булып калган, әмма шуны күрсәткән: Рим хакимияте, ягъни кайсар, таләп иткән салымнарны түләргә кирәк. Шул ук вакыт, шуны күрсәткән: андый хакимиятләргә һәр нәрсәдә дә буйсыну дөрес булмас иде. Кеше Аллаһыга бирелергә тиешне, шул исәптән гыйбадәт кылуны һәм бирелгәнлекне, хөкүмәткә бирергә тиеш түгел (Маттай 4:10; 22:37, 38).

Гайсә күктәге хөкүмәт, ягъни Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. (Лүк 4:43). Гайсә сәясәттә катнашмаган, чөнки шуны белгән: кеше хөкүмәтләре Аллаһы җир өчен ниятләгәнне үти алмаячак, Аллаһы ниятен аның Патшалыгы гына үти алачак (Маттай 6:10). Гайсә шуны да белгән: Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен идарә итәр өчен кулланмаячак, ул, аларны юк итеп, үзе идарә итәчәк (Даниял 2:44).

Беренче гасыр мәсихчеләре сәясәттә катнашканмы?

Гайсә үз шәкертләренә: «Сез дөньяныкы түгел»,— дигән, шуңа алар, аның сүзләрен истә тотып, сәясәттә катнашмаган (Яхъя 15:19). Алар Гайсә үрнәге буенча эш иткән һәм сәясәттән читтә торган (Яхъя 17:16; 18:36). Алар вакытны сәясәттә катнашыр өчен түгел, ә Гайсә әмерен үтәп Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен һәм шәкертләр әзерләр өчен кулланган (Маттай 28:18—20; Рәсүлләр 10:42).

Беренче гасыр мәсихчеләре иң элек Аллаһыга буйсынган. Әмма алар шуны истә тоткан: алар бу дөньядагы хакимият кешеләрен хөрмәт итәргә тиеш (Рәсүлләр 5:29; 1 Петер 2:13, 17). Алар законнарны үтәгән һәм салымнарны түләгән (Римлыларга 13:1, 7). Сәясәттә катнашмасалар да, алар үзләрен яклар өчен законнарны кулланган һәм илдәге, хөкүмәт тарафыннан урнаштырылган, уңайлыклар белән файдаланган (Рәсүлләр 25:10, 11; Филипиялеләргә 1:7).

Беренче мәсихчеләр һәм сәясәт. Тарихтан мәгълүмат

  • «Мәсихчеләр Рим гражданнары катнашкан эшләрнең кайберләреннән баш тарткан... Алар сәясәттә катнашмаган» («On the Road to Civilization—A World History», 238 бит).

  • «Гайсәнең сәясәттә я сугышларда катнашырга теләге булган дип әйтер өчен бер факт та юк.... Аның шәкертләре турында да нәкъ шуны ук әйтеп була» («Иисус и иудаизм», 298 бит).

  • «Дин сәяси оешмалардан аерым тора һәм алардан өстенрәк дип санаган мәсихчеләр. Алар өчен иң бөек тугрылыкка Кайсар түгел, ә Мәсих лаек булган» («Цезарь и Христос», 696 бит).

  • «[Рәсүл] Паул Рим гражданнарына бирелгән хокукларын тартынмыйча кулланган. Мәсәлән, ул үзен судларда яклаган. Ләкин сәяси сорауларда ул бер якны да яклап чыкмаган. [...] Беренче мәсихчеләр болай дип санаган: хакимиятләрне хөрмәт итәргә кирәк, әмма сәясәттә катнашу һич тә дөрес түгел» («Beyond Good Intentions—A Biblical View of Politics», 122—123 бит).

  • «Мәсихчеләр аларның берсе дә хөкүмәттә берәр дәрәҗәле урында утыра алмый дип санаган... Өченче гасырның башында Ипполит Римский болай дигән: мәсихчеләрнең санавынча, магистрат чиркәү әгъзасы булырга теләсә, аңа үз урынын калдырырга кирәк булган» («A History of Christianity», 1 том, 253 бит).

Мәсихчеләр бүген нейтралитет саклый

Изге Язмалардан ачык итеп шуны күрәбез: Гайсә дә, аның беренче шәкертләре дә сәясәттә катнашмаган. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре дә, мәсихчеләр буларак, нинди генә илдә яшәмәсеннәр, нейтралитет саклыйлар. Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, алар Гайсәнең әмерен үтәп «Патшалык хакындагы» яхшы хәбәрне вәгазьли (Маттай 24:14).

a Гайсә Шайтанның тәкъдимен кире какканда, Шайтанның, андый тәкъдим ясар өчен, хакимлеге юк дип әйтмәгән. Соңрак ул Шайтанны «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 14:30).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу