Photo by Stringer/Getty Images
УЯУ ТОРЫГЫЗ!
Якын Көнчыгыштагы сугыш. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Кушма Штатлар, Израиль һәм Иран арасында туган конфликтны бөтен дөнья борчылып күзәтеп тора. Бу хәл тагы да зуррак сугышка китермәсме? Хөкүмәтләр, моны булдырмас өчен, берәр нәрсә эшли алырмы? Алар чын тынычлык урнаштыра алырмы?
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек белән таныш кешеләр мондый сорау бирерләр: «Бу конфликт Ачылыш китабында әйтелгән Армагеддон сугышының башлангычы түгел микән?»
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Хөкүмәтләр Якын Көнчыгыштагы сугышны туктатырмы?
Зәбур китабында болай диелә: «Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый» (Зәбур 146:3).
Хөкүмәтләр Якын Көнчыгышта аз булса да тынычлык урнаштыра алырмы икәнен вакыт узгач белербез. Әмма Изге Язмаларда ап-ачык итеп күрсәтелә: бернинди сәяси җитәкче дә, бернинди кеше хөкүмәте дә я кешеләрнең берәр төркеме дә сугышны туктатып, чын тынычлык урнаштыра алмый. «Бөтен җирдә сугышларны» Аллаһы гына туктата ала (Зәбур 46:9).
Күбрәк белер өчен, мондый «Күзәтү манарасы»н укыгыз: «Сугышлар кайчан да булса бетәрме?»
Андый сугышлар пәйгамбәрлек ителгәнме?
Инҗилдә болай диелә: «Сугышлар хакында ишетерсез... Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Маттай 24:6, 7).
Якын Көнчыгыштагы конфликт шуны күрсәтә: без «соңгы көннәрдә» яшибез һәм «бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлаша» (Маттай 24:3; 2 Тимутигә 3:1). Безнең көннәрдәге сугышлар Аллаһы, тиздән эш итеп, сугышларны туктатачак һәм кешелекне интектергән проблемаларны юкка чыгарачак икәненә дәлил булып тора.
Күбрәк белер өчен, мондый мәкаләне укыгыз: «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгесе нинди?»
Армагеддон Якын Көнчыгышта башланырмы?
Инҗилдә болай диелә: «[Алар] патшаларны еврей телендә Армагеддон дип аталган урынга җыйдылар» (Ачылыш 16:16).
Армагеддон сугышы — Якын Көнчыгышта башланган кеше хөкүмәтләре арасындагы сугыш түгел. Бу — бөтен кеше хөкүмәтләре белән Аллаһы арасындагы сугыш.
Күбрәк белер өчен, мондый мәкаләне укыгыз: «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?»
Бу авыр вакытларда безгә нәрсә булыша ала?
Инҗилдә болай диелә: «Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6).
Йәһвәa Аллаһы безне үзенә дога кылырга чакыра. Аллаһы безнең турында кайгырта, шуңа күрә ул догаларыбызны тыңлаячак һәм борчылуларыбызны кичереп чыгарга булышачак (1 Петер 5:7). Моның өчен ул, мәсәлән, ни өчен сугышлар бара икәнен аңларга булыша, шулай ук ничек алар тәмамланачак һәм авырту, кайгы бүтән булмасын өчен, нәрсә эшләячәк икәнен алдан әйтә (Ачылыш 21:3, 4).
Күбрәк белер өчен, мондый мәкаләне укыгыз: «Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?»
a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).