Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 108 мәкалә
  • Пәйгамбәрлек нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Пәйгамбәрлек нәрсә ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Аллаһыны күргән кеше бармы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Кем хак Аллаһы?
    Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
  • Бөегрәк Мусаны ихтирам итегез
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Алар изге рухтан рухландырылган булган
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 108 мәкалә
Чумдыручы Яхъя

Пәйгамбәрлек нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Пәйгамбәрлек ул — Аллаһыдан иңдерелгән хәбәр, Аллаһы тарафыннан ачылыш. Изге Язмаларда, пәйгамбәрләр «Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән», дип әйтелә (2 Петер 1:20, 21). Шулай итеп, пәйгамбәр — Аллаһыдан хәбәрләр алып, аны башкаларга җиткергән кеше (Рәсүлләр 3:18).

Пәйгамбәрләр хәбәрләрне Аллаһыдан ничек алган?

Аллаһы, үз фикерләрен пәйгамбәрләргә җиткерер өчен, төрле ысуллар кулланган.

  • Язып бирү. Аллаһы, бу ысулны ким дигәндә бер тапкыр кулланып, Мусага ун әмерне такталарга язып биргән (Чыгыш 31:18).

  • Фәрештәләр аша сөйләү. Мәсәлән, Аллаһы фәрештәләр аша Мусага Мисыр патшасына әйтәсе сүзләрен тапшырган (Чыгыш 3:2—4, 10). Төгәл формулировка мөһим булганда, Аллаһы үз фәрештәләренә хәбәрне сүзгә-сүз сөйләп бирергә кушкан. Муса очрагында шулай булган да. Аллаһы аңа: «Бу сүзләрне язып куй, чөнки шушы сүзләр буенча мин синең белән һәм Исраил белән килешү төзим»,— дигән (Чыгыш 34:27)a.

  • Күренешләр. Кайчак күренешләр, пәйгамбәрләр уяу, аңлы хәлдә булганда, бирелгән булган (Ишагыя 1:1; Хабакук 1:1). Кайбер күренешләр шулкадәр чынбарлыкка охшаш булган ки, пәйгамбәрләр аларда хәтта катнашкан кебек булган (Лүк 9:28—36; Ачылыш 1:10—17). Башка очракларда исә Аллаһы, пәйгамбәрне транс хәленә кертеп, аңа күренеш биргән (Рәсүлләр 10:10, 11; 22:17—21)b. Аллаһы үз хәбәрләрен төшләр аша да тапшырган (Даниял 7:1; Рәсүлләр 16:9, 10).

  • Фикерләр иңдерү. Үз хәбәрен җиткерер өчен, Аллаһы пәйгамбәрләргә үз фикерләрен иңдергән. «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дигән Изге Язмаларның сүзләре шуңа игътибар итә дә. «Аллаһы тарафыннан рухландырылган» дигән сүзләр шулай ук «Аллаһы өргән» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин (2 Тимутигә 3:16). Үз изге рухын, ягъни эш итә торган көчен, кулланып, Аллаһы үз фикерләрен кешеләргә «өргән». Хәбәр Аллаһыдан чыккан, ләкин пәйгамбәрләр үз сүзләре белән язган (2 Ишмуил 23:1, 2).

Пәйгамбәрлек киләчәк турында әйтүне генә үз эченә аламы?

Юк, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр алдан әйтү белән генә чикләнми. Шулай да пәйгамбәрлекләрнең күбесе киләчәккә кагылган. Кайчак Аллаһы буласы хәлләрне турыдан туры әйтмәгән. Мәсәлән, Аллаһының пәйгамбәрләре борынгы исраиллеләрне явыз эшләр кылудан кат-кат кисәткән. Пәйгамбәрләрнең сүзләре буенча, халык явыз юлларын калдырса, фатихалар алыр иде, ә калдырмаса, аларны һәлакәт көтәр иде (Ирмия 25:4—6). Исраиллеләр нинди юл сайласа, киләчәкләре дә шундый булган (Канун 30:19, 20).

Киләчәк турында әйтүне үз эченә алмаган пәйгамбәрлекләр

  • Бер очракта, исраиллеләр Аллаһыдан ярдәм сораганда, Аллаһы, үз пәйгамбәрен җибәреп, исраиллеләр Аллаһының әмерләренә буйсынмаганга күрә, аларга булышмаганы турында әйткән (Хакимнәр 6:6—10).

  • Самарияле хатын-кыз белән сөйләшкәндә, Гайсә шул хатын-кызның үткән тормышы турында әйткән. Ул моны Аллаһыдан гына белә алган. Гайсә киләчәк турында бернәрсә әйтмәсә дә, шул хатын-кыз аны пәйгамбәр дип таныган (Яхъя 4:17—19).

  • Гайсә судта булганда, дошманнары, аның йөзен каплап һәм аңа сугып: «Соң, пәйгамбәр, әйт: кем сиңа сукты?» — дип сораган. Алар Гайсәне киләчәк турында әйтергә сорамаган, ә Аллаһы ярдәме белән, кем аңа сукты, дип әйтергә кушкан (Лүк 22:63, 64).

a Башта бу очракта Аллаһы үзе Муса белән сөйләшкән дип тоелса да, Изге Язмаларда, Аллаһы Канунны үз фәрештәләре аша тапшырган, диелә (Рәсүлләр 7:53; Гәләтиялеләргә 3:19).

b Борынгы грек тексты буенча, бу шигырьләрдә, Аллаһыдан хәбәрләр алган кешеләр транс хәлендә булган, дип әйтелә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу