Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 1 мәкалә
  • Дрозофиланың очу сәләте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дрозофиланың очу сәләте
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Алардан курыкмагыз!
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Алардан курыкмагыз!
    Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз
  • «Күп җимеш китерегез»
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Иҗади эшләр
ijwwd 1 мәкалә
Дрозофила

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Дрозофиланың очу сәләте

Чебенне бәреп үтерергә тырышкан һәркем моның никадәр авыр булганын яхшы беләдер. Яшен тизлегендәге реакцияләре булу сәбәпле бу бөҗәкләр үзләрен тотып алу тырышлыкларыннан җиңел генә тайпыла.

Галимнәр ачыклаганча, чебеннең бер төре — дрозофила чебене һавада истребитель самолетлары кебек кискен борылышлар ясарга сәләтле, әмма истребительгә караганда ул үз юнәлешен бер мизгелдә үзгәртә ала. Биология профессоры Майкл Дикинсон әйткәнчә, чебеннәр туганнан бирле «оста оча белә. Бу яңа туган сабый баланы истребительгә утыртып, аның шунда ук нәрсә эшләргә кирәклеген белүенә охшаш».

Тикшерүчеләр чебеннең югары пилотаж фигураларын башкарганын төшергән һәм секундына 200 мәртәбә канат какканына игътибар иткән. Шулай да бер җилпүе белән ул кискен борылып кача ала.

Ә чебеннең реакциясе турында нәрсә әйтеп була? Тикшерүләр буенча, чебеннең куркынычка реакциясе кешенең күз ачып йомуыннан 50 тапкырга тизрәк. Дикинсон болай ди: «Чебен бик катлаулы исәпләүләр ясый: бик кыска вакыт эчендә ул куркынычның кайдан янаганын аңлый һәм качар өчен төгәл юнәлешне билгели».

Дрозофила чебененең бәләкәй мие моның барысын ничек эшләргә сәләтле? Тикшерүчеләр моның турында уйлап, һаман да башларын вата.

Дрозофила очканда юнәлешен үзгәртә

Куркыныч янаганда, дрозофила бер мизгелдә юнәлешен үзгәртә ала

Сез ничек уйлыйсыз? Дрозофиланың очу сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу