Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 2 мәкалә
  • Дельфиннарның эхолокациясе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дельфиннарның эхолокациясе
  • Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 2 мәкалә
Дельфин

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Дельфиннарның эхолокациясе

Пошкырып, сызгырып, дельфиннар төрле тавышлар чыгара, ә аннары, кайтавазны тыңлап, тирә-яктагы хәлләрне белә һәм үзләренә берәр юнәлеш сайлый. Афалина дельфиннарының (лат. Tursiops truncatus) эхолокациясен тикшереп, галимнәр су асты акустик системаларын булдыра һәм заманча технологияләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә.

Уйлап карагыз: дельфиннар үзләренең эзолокацияләре ярдәмендә диңгез төбендә комда яшеренгән балыкны таба ала һәм балыкны таштан аера белә. Хериот-Уотт университетының (Эдинбург, Шотландия) профессоры Кейт Браун әйткәнчә, дельфиннар шулай ук «10 метр ераклыктан чиста су, тозлы су, сироп я май белән тулы контейнерлар арасында аерманы сизә ала». Галимнәр дә шундый ук үзенчәлекләре булган җиһаз-җайланмалар булдырырга тели.

Эхолокациясе ярдәмендә дельфин контейнер эчендәге сыеклыкны билгеләргә сәләтле

10 метр ераклыктан дельфиннар төрле сыеклыклар белән тулы контейнерларны аерырга сәләтле

Белгечләр дельфиннарның тавышлар чыгару һәм ишетү сәләтләрен тикшереп, андый сәләтләргә ия булган җайланмалар булдырырга тырыша. Тикшерүләр нәтиҗәсендә катлаулы механизмлы гидролокаторлар ясалган, һәм ул озынлыгы бер метрдан кимрәк булган цилиндрга урнаштырылган. Су астында йөри торган торпедага охшаш робот-техникага тоташкан җайланма ярдәмендә диңгез төбен күзәтеп һәм ерактан гына аста күмелгән кабельләр һәм трубалар кебек нәрсәләрне билгеләп була. Шундый гидролокаторларны уйлап чыгаручылар аны киләчәктә нефть һәм газ промышленностенда кулланып булачак диләр. Дельфиннарның эхолокациясен тикшерү нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән гидролокаторны кулланып, заманча җайланмаларга караганда күбрәк мәгълүмат алып була. Шул мәгълүмат ярдәмендә техник эшчеләр гидромеханизмнарны урнаштырыр өчен иң яхшы урын сайларга, нефть каланчаларының аяклары кузгалганда килгән зыяннан якларга һәм хәтта трубалардагы бөкеләрне күреп алырга сәләтле була.

Сез ничек уйлыйсыз? Афалина дельфиннары эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аларны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу