Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 1 мәкалә
  • «Мин кулдан килгәнне эшлим»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мин кулдан килгәнне эшлим»
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кариб утрауларындагы кардәшләргә ярдәм
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • «Мин сине яратам!» — дип әйт
    Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • «Минем беркайчан да андый ярату сизгәнем юк иде»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 1 мәкалә
Ирма хат яза

«Мин кулдан килгәнне эшлим»

Германиядә яшәүче Ирмага якынча 90 яшь. Ул ике тапкыр авариягә эләккән, аңа берничә операция ясаганнар. Шуңа хәзер ул өйдән өйгә йөреп вәгазьли алмый. Әмма ул хатлар язып үз иманы турында туганнарына һәм танышларына сөйли. Ирманың кешеләрне дәртләндереп һәм юатып язган хатлары шулхәтле яхшы кабул ителә ки, кешеләр еш кына аңа шалтыратып киләсе хатны кайчан җибәрәчәксез дип сорыйлар. Аңа шулай ук рәхмәт хатлары язалар һәм киләсе хатны көтеп калабыз дип әйтәләр. Ирма болай дип әйтә: «Моның барысы мине бәхетле итә һәм мин рухи яктан актив булып калам».

Ирма

Ирма, шулай ук, картлар йортларына хатлар яза. Ул болай дип сөйли: «Бер көн олы яшьтәге бер хатын шалтыратты. Аның ире вафат булган икән. Алган хат аны бик юатты дип әйтте шул хатын. Ул хатны Изге Язмалар китабына салып куйган һәм кич җиткәч аны еш кына укый икән. Күптән түгел генә ире үлгән башка бер хатын хатларым аңа руханиның вәгазеннән дә яхшырак булышты дип язды. Бу хатын аның күп кенә сораулар бар диде һәм миңа кунакка килә алса, аларга җавап алырга өметләнә диде».

Ирманың бер танышы башка, ераграк җиргә күченгән булган һәм Ирмага үзенә хатлар язып торырга кушкан. Ирма болай ди: «Ул минем һәр хатымны саклап барган икән. Шул танышым вафат булгач, аның кызы миңа шалтыратты да әнисенә җибәрелгән бар хатларны укып чыкты дип әйтте. Шуннан соң Изге Язмаларга нигезләнгән хатларны миңа да җибәрә алмассызмы дип сорады».

Ирма бу хезмәттә катнашып зур шатлык кичерә. Ул болай ди: «Мин Йәһвәдән бу хезмәтне дәвам итәргә көч бирсен дип үтенәм. Өйдән өйгә йөреп вәгазьли алмасам да, мин кулдан килгәнне эшлим».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу