МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Кариб утрауларындагы кардәшләргә ярдәм
Беренче гасыр мәсихчеләре кебек без дә төрле бәлаләр аркасында зыян күргән кардәшләргә ярату күрсәтә алабыз (Ях 13:34, 35). «Гамәлдә күрсәтелгән ярату. Давыллардан зыян күргәннәргә ярдәм итү» дигән видеороликны карагыз. Анда кардәшләребез ничек булыша икәне турында әйтелә. Шуннан соң мондый сорауларга җавап бирегез:
«Ирма» һәм «Мария» исемле давыллар аркасында Кариб утрауларындагы кардәшләр нинди зыян күргән?
Йәһвә зыян күргәннәргә имандашлар аша ничек булышкан?
Кардәшләр күрсәткән ярату зыян күргән кардәшләргә ничек тәэсир иткән?
Кариб утрауларындагы давыллар аркасында зыян күргәннәргә күпме кардәш булышкан?
Ярдәм итү хезмәтендә һәрберебез ничек катнаша ала?
Ярату белән эш итүче оешманың өлеше булуыңны аңлау синдә нинди хисләр уята?