МАТТАЙ
Аңлатмалар. 14 нче бүлек
өлкә башлыгы: Сүзгә-сүз «тетрарх» (мәгънәсе берәр провинциянең «дүрттән бер өлешенең наместнигы»). Бу сүз Рим хакимиятләре хуплавы белән кечкенә өлкә өстеннән идарә иткән идарәчегә яки мирзага карата кулланылган. Һируд Антипа идарә иткән төбәк Гәлиләя белән Переядән торган. (Мк 6:14 кә аңлатма белән чагыштыр.)
Һирудка: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлекне кара.)
Чумдыручы Яхъя: Мт 3:1 гә аңлатманы кара.
Һируд: Ягъни Һируд Антипа. (Сүзлекне кара.)
абыйсы Филипнең хатыны Һирудия: Һируд Антипа бер атадан туган абыйсы Һируд Филипнең хатыны Һирудиягә гашыйк булган. Һирудия Филип белән аерылышкан, Антипа да үз хатыны белән аерылышкан, һәм Антипа белән Һирудия өйләнешкәннәр. Бу никах яһүдләрнең канунына каршы килгән. Чумдыручы Яхъяны бу әхлаксыз никахны тәнкыйтьләгәне өчен кулга алганнар.
Яхъяны кулга алган һәм... төрмәгә утырткан: Изге Язмаларда моның кайда булганы әйтелми. Иосиф Флавий язганча, Яхъя Махерон ныгытмасындагы төрмәгә утыртылган һәм шунда үтерелгән булган. Махерон Үле диңгезнең көнчыгыш ягында урнашкан булган. Яхъя, бәлки, анда төрмәдә күпмедер вакыт утыргандыр (Мт 4:12). Әмма, күрәсең, үлеменә кадәр күпмедер вакыт ул Тибериядә — Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан шәһәрдә тоткынлыкта булган. Шундый нәтиҗә ясар өчен мондый сәбәпләр бар: 1) Яхъя утырган төрмә, күрәсең, Гайсә Гәлиләядә хезмәт иткән җирдән ерак булмаган. Яхъя Гайсәнең эшләре турында ишетеп, төрмәдән үз шәкертләрен, Гайсә белән сөйләшеп алсыннар өчен, аның янына җибәргән (Мт 11:1—3); 2) Марк Һирудның туган көне мәҗлесендә «Гәлиләянең иң күренекле кешеләре» булганы турында язган. Димәк, ул Һирудның Тибериядәге сараенда үткән. Яхъя утырган төрмә бу мәҗлес үткән җиргә якын булган булса кирәк (Мк 6:21—29; Мт 14:6—11).
туган көнендә: Бу мәҗлес, күрәсең, Һируд Антипаның Тибериядәге сараенда үткән. (Мт 14:3; Мк 6:21 гә аңлатмаларны кара.) Изге Язмаларда ике туган көннең бәйрәм ителүе генә телгә алына. Беренчесе монда сурәтләнә; бу бәйрәмдә Яхъяның башын чабып өзгәннәр. Икенчесе бер фиргавеннеке; шул бәйрәмдә Мисыр патшасының баш икмәкчесе үтерелгән булган (Яр 40:18—22). Бу бәйрәмнәр бер-берсенә охшаш, чөнки икесендә дә зур мәҗлес оештырылган һәм икесендә дә кемдер үтерелгән булган.
Патша: Мт 14:1 гә аңлатма буенча, Һируд Антипаның рәсми Рим титулы «тетрарх» булган. Әмма халык аны «патша» дип атаган.
антлары: Күплек санда «антлары» дип әйтелү (Мт 14:7 дә исә бу сүз берлек санда тора) Һирудның үз антын кабатлап, вәгъдәсенә басым ясаганын яки аны раслаганын күрсәтергә мөмкин.
кызганды: Яки «жәлләде». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.)
Сез аларга ашарга бирегез: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13).
балыктан: Изге Язмалар язылган чорда балыкны гадәттә кыздырганнар я каклаганнар һәм еш кына икмәк белән ашаганнар. Гайсә кулланган балык, күрәсең, какланган булган.
рәхмәтләрен белдереп дога кылды: Сүзгә-сүз «фатихалар әйтте». Бу грек сүзтезмәсе, күрәсең, Аллаһыны мактап һәм аңа рәхмәтләр әйтеп дога кылуны аңлата.
икмәкне сындыргалады: Икмәкне еш кына юка һәм каты итеп пешергәннәр. Шуңа күрә аны гадәттә сындыргалап ашаганнар (Мт 15:36; 26:26; Мк 6:41; 8:6; Лк 9:16).
кәрзин: Бәлки, талчыбыктан үрелгән һәм күтәреп йөртер өчен бау тоткычлары булган кәрзиннәр. Аларның сыйдырышлыгы якынча 7,5 л булган дип уйлыйлар. (Мт 16:9, 10 га аңлатмаларны кара.)
хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.
шактый ерак: Сүзгә-сүз «күп стадийләр ераклыкта». Стадий (грекча ста́дион) — 185 м, ягъни Рим миленең 1/8 өлеше.
Таң атар алдыннан: Сүзгә-сүз «Дүртенче сакта». Ягъни якынча иртәнге 3 тән алып иртәнге 6 га, таң атканчыга кадәр. Андый бүленеш грек һәм римлыларның төнне дүрт сакка бүлү системасына туры килә. Яһүдләр башта төнне һәрберсе дүрт сәгатьне тәшкил иткән өч сакка бүлгән (Чг 14:24; Хк 7:19), әмма бу вакытка алар Рим системасын үзләштергән булган.
сәҗдә кылдылар: Яки «баш иде; тирән хөрмәт күрсәттеләр». Алар Гайсәне Аллаһының вәкиле итеп таныганнар. Алар аңа берәр илаһка буларак түгел, ә «Аллаһы Улына» буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 18:26 га аңлатмаларны кара.)
Генисарет: Кечкенә бер тигезлек озынлыгы 5 км, киңлеге 2,5 км. Аның төньяк-көнбатыш чиге Гәлиләя диңгезенең яры булып торган. Лк 5:1 дә Гәлиләя диңгезе «Генисарет күле» дип аталган.