МАРК
Аңлатмалар. 13 нче бүлек
Монда таш өстендә таш калмаячак: Мт 24:2 гә аңлатманы кара.
гыйбадәтханә каршысында: Яки «гыйбадәтханә күренгән урында». Маркның аңлатуы буенча, Зәйтүн тавыннан гыйбадәтханәне күреп булган. Күпчелек яһүди укучыларга моны аңлатырга кирәк булмаган. («Марк китабына кереш сүз» кара.)
ахыры якын: Шулай итеп синтеле́йо дигән грек фигыле тәрҗемә ителгән. Бу фигыль синте́лейа (мәгънәсе «бер үк вакыттагы ахыр; берләшкән ахыр; бергә тәмамлау») дигән грек исеме белән тамырдаш һәм параллель хәбәрдә Мт 24:3 тә очрый. (Грек сүзе синте́лейа шулай ук Мт 13:39, 40, 49; 28:20; Ев 9:26 да очрый.) Бу «ахыр» билгеле бер чорга карый; ул чорда билгеле бер вакыйгалар җыелмасы Мк 13:7, 13 тә искә алынган тулы «ахырга» китерәчәк. Бу шигырьләрдә те́лос дигән башка грек сүзе кулланыла. (Мк 13:7, 13 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
ахыр: Яки «тулы ахыр». Монда кулланылган грек сүзе те́лос Мт 24:3 тә «ахырга якынлашу» дип тәрҗемә ителгән синте́лейа дигән грек исеменнән һәм Мк 13:4 тә «ахыр якын» дип тәрҗемә ителгән синтеле́йо дигән грек фигыленнән аерылып тора. (Мт 24:3; Мк 13:4 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.)
Халык: Грек сүзе э́тнос киң мәгънәгә ия. Ул берәр сәясәт я территория белән берләштерелгән кешеләрне, мәсәлән, берәр ил халкын, һәм шулай ук берәр этник төркемне дә аңлатырга мөмкин. (Мк 13:10 га аңлатманы кара.)
күтәрелер: Мт 24:7 гә аңлатманы кара.
газапларның: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз бала тудыручы хатын кичергән көчле авыртуны аңлата. Монда бу сүз гомуми мәгънәдә кайгы-хәсрәт, авырту һәм газапларны күрсәтер өчен кулланыла. Шулай да ул шуны да аңлатырга мөмкин: алдан әйтелгән бәла-казалар һәм газаплар, тулгак тоту газаплары кебек, ешлыгы, көче һәм озынлыгы буенча Мк 13:19 да искә алынган «афәт көннәре» алдыннан арта барачак.
судка: Монда сине́дрион дигән грек сүзе күплек санда кулланыла һәм «суд» дип тәрҗемә ителә. Мәсихче Грек Язмаларында ул күпчелек очракта Иерусалимдагы Югары киңәшмә — яһүдләрнең югары суды — турында сүз барганда кулланыла. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» һәм Мт 5:22; 26:59 га аңлатмаларны кара.) Әмма киң мәгънәдә ул шулай ук берәр җыелышны я очрашуны күрсәтер өчен кулланылган һәм монда синагогаларда үткәрелгән судларны аңлата. Андый судларның кешене кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган (Мт 10:17; 23:34; Лк 21:12; Ях 9:22; 12:42; 16:2).
барлык халыкларга: Бу сүзтезмә вәгазьләү эшенең киң колач алуын күрсәткән һәм шәкертләргә яһүдләрдән тыш башкаларга да вәгазьләргә кирәк булачак икәнен белдергән. Гомуми мәгънәдә «халык» дип бирелгән грек сүзе э́тнос якын я ерак туганлык мөнәсәбәтендә булган һәм бер телдә сөйләшкән берәр кешеләр төркемен аңлата. Андый милли я этник төркем еш кына билгеле бер территориядә яши.
яхшы хәбәр: Мт 24:14 кә аңлатманы кара.
Сезне... кулга алганда: Грек фигыле а́го монда юридик техник төшенчә буларак кулланыла һәм «сак астына алу» дигән мәгънә йөртә. Ул көч куллануны күздә тотарга мөмкин.
ахырга: Яки «тулы ахырга». (Мк 13:7 гә аңлатманы кара.)
нык калган: Яки «нык калучы». «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында калу (тору)» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качасы урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11). Бу контекстта ул, каршылыкларга һәм сынауларга карамастан, Мәсихнең шәкерте буларак тормыш юлын дәвам итүне күрсәтә (Мк 13:11—13).
яһүдиядәгеләр: Мт 24:16 га аңлатманы кара.
тауларга: Мт 24:16 га аңлатманы кара.
Өй түбәсендәге: Мт 24:17 гә аңлатманы кара.
кышка: Мт 24:20 гә аңлатманы кара.
Йәһвә ул көннәрне кыскартмаса: Гайсә үз шәкертләренә үз Атасының бөек афәт вакытында нәрсә эшләячәген аңлата. Монда Гайсәнең пәйгамбәрлегендәге сүзләр Еврей Язмаларындагы Аллаһы исеме кулланылган пәйгамбәрлектәге сүзләргә охшаш (Иш 1:9; 65:8; Ир 46:28 [26:28, Септуагинта]; Ам 9:8). Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мк 13:20 кара.)
ялган Мәсихләр: Грек сүзе псеудо́христос монда һәм Мт 24:24 тәге параллель урында гына очрый. Ул, хокукы булмый торып, үзен Мәсих (сүзгә-сүз «Майланган зат») итеп күрсәткән һәркемне аңлата. (Мт 24:5 кә аңлатманы кара.)
болытларда: Болытлар берәр нәрсәне яхшырак күрергә булышмый, ә комачаулый гына, әмма күзәтеп торучылар вакыйгаларның мәгънәсен аң күзләре белән «күрә» ала (Рс 1:9).
Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
күрерләр: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
бар яклардан: Мт 24:31 гә аңлатманы кара.
сабак: Мт 24:32 гә аңлатманы кара.
Күк һәм җир юкка чыгар: Башка шигырьләр күкнең һәм җирнең мәңге булачагын күрсәтә (Яр 9:16; Зб 104:5; Вг 1:4). Шуңа күрә Гайсәнең мондагы сүзләрен гипербола буларак аңлап була. Мәгънәсе: хәтта мөмкин булмаган нәрсә килеп чыкса да, ягъни күк белән җир юкка чыкса да, Гайсәнең сүзләре барыбер үтәлер. (Мт 5:18 белән чагыштыр.) Әмма монда әйтелгән күк белән җир Ач 21:1 дә «элекке күк һәм элекке җир» дип аталган образлы күкләр белән җирне дә аңлатырга мөмкин.
минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Яки «минем сүзләрем, һичшиксез, юкка чыкмас». Монда «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзен фигыль белән куллану ниндидер фикернең, һичшиксез, кире кагылуын ассызыклый һәм Гайсә сүзләренең үзгәрмәс икәненә басым ясый. Кайбер грек кулъязмаларында бу ике «юк» сүзенең берсе генә кулланылса да, мондагы язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
капка сакчысына: Борынгы заманда капка сакчылары, ягъни ишек сакчылары, шәһәр, гыйбадәтханә һәм кайчак шәхси йортның капкасы янында хезмәт иткән. Бу кешеләр төнгелеккә капкаларның бикләнүен да күзәткән һәм шулай ук сакчылар булып та хезмәт иткән (2Иш 18:24, 26; 2Пат 7:10, 11; Әс 2:21—23; 6:2). Мәсихчене капка сакчысына тиңләштереп, Гайсә мәсихчеләргә сак булырга һәм уяу торырга кирәк икәненә басым ясаган, чөнки алар аның кайчан Аллаһы хөкемен үтәргә киләчәген белми (Мк 13:26).
уяу торыгыз Монда кулланылган грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «йокламау», ләкин күп контекстларда ул «сак булу; игътибарлы булу» дигәнне аңлата. Бу шигырьдән тыш Марк бу төшенчәне Мк 13:34, 37; 14:34, 37, 38 дә куллана. (Мт 24:42; 26:38; Мк 14:34 кә аңлатмаларны кара.)
кич белән: Бу шигырьдә, грекларның һәм римлыларның төнне бүлү системасы буенча, кичке 6 дан алып иртәнге 6 га кадәр сузылган 4 сак искә алына; аларның һәрберсе якынча 3 сәгать булган. (Шушы шигырьдәге киләсе аңлатмаларны да кара.) Еврейләр элек төнне өч өлешкә бүлгән, һәм бу өлешләрнең һәрберсе якынча 4 сәгать булган (Чг 14:24; Хк 7:19). Ә Гайсә көннәренә яһүдләр римлыларның вакыт бүлү системасына күчкән. Бу шигырьдәге «кич белән» дигән сүзтезмә беренче сакка, ягъни кояш баеганнан алып кичке 9 ларга кадәрге вакытка карый. (Мт 14:25 кә аңлатманы кара.)
төн уртасында: Бу, грекларның һәм римлыларның төнне бүлү системасы буенча, икенче сакка, ягъни кичке 9 лардан алып төнге 12 ләргә кадәрге вакытка карый. (Шушы шигырьдәге кич белән сүзтезмәсенә аңлатманы кара.)
таң атар алдыннан: Сүзгә-сүз «әтәч кычкырганда». Бу, грекларның һәм римлыларның төнне бүлү системасы буенча, төннең өченче сагына бирелгән исем. Ул төн уртасыннан алып иртәнге 3 ләргә кадәр дәвам ителгән. (Шушы шигырьдәге үткән аңлатмаларны кара.) Күрәсең, бу вакыт дәвамында «әтәч... кычкырган» (Мк 14:72). Борынгы вакытлардан алып Урта диңгездән көнчыгышка таба урнашкан илләрдә әтәч кычкыруы вакыт күрсәткеч дип санала. (Мт 26:34; Мк 14:30, 72 гә аңлатмаларны кара.)
иртән иртүк: Бу, грекларның һәм римлыларның төнне бүлү системасы буенча, дүртенче сакка, ягъни иртәнге 3 ләрдән алып кояш чыгуына кадәрге вакытка карый. (Шушы шигырьдәге үткән аңлатмаларны кара.)