ЛҮК
Аңлатмалар. 13 нче бүлек
Силуамдагы манара авып: Үз фикерен ачыклар өчен, Гайсә монда күптән түгел генә булган яки һаман да күпләрнең исләрендә булган фаҗигане искә ала. Силуамдагы манара, күрәсең, Иерусалимның көньяк-көнчыгыш өлешендә Силуам сулыгы янында урнашкан булган. (Ә12 кушымт., «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)
йөзем бакчасында инҗир агачы утыртылган булган: Йөзем бакчасында гадәттә инҗир һәм зәйтүн агачлары утыртканнар. Шуңа күрә йөзем өчен уңышлы ел булмаса, инҗир һәм зәйтүн җимешләре күпмедер табыш китерә алган.
өч ел: Чыбыкчалардан үстерелгән яңа инҗир агачлары гадәттә ике-өч ел эчендә ким дигәндә берничә инҗир бирә. Бу мисалны сөйләгәндә, Гайсә инде якынча өч ел хезмәт иткән булган һәм бу, күрәсең, мисалда искә алынган өч елга туры килә. Якынча өч ел Гайсә яһүдләрдә иман үстерергә тырышкан. Әмма чагыштырмача азлар гына шәкертләр булып киткән һәм аның эшенең җимешләре дип санала алган. Хәзер, үз хезмәтенең дүртенче елында, ул тагы да күбрәк тырышлыклар куя. Яһүдия һәм Переядә вәгазьләп һәм өйрәтеп, Гайсә яһүд халкын символлаштырган инҗир агачының тирәсен казып, тирес сала дип әйтеп була. Шулай да яһүдләрнең азы гына аны кабул иткән. Шуңа күрә яһүдләрне халык буларак юк ителү көткән.
җенле: Яки «эчендә гарип итүче рух булган». Лк 13:16 да Гайсә шушы хатын турында аны «Шайтан богаулап тоткан» дип әйтә.
горчица орлыгына: Израилдә горчицаның берничә кыргый төре үсә. Гадәттә кара горчица (Brassica nigra) төрен үстерәләр. Аның чагыштырмача кечкенә орлыгыннан, диаметры 1—1,6 мм һәм авырлыгы 1 мг, агач сыман үсемлек үсеп чыга. Горчица үсемлегенең кайбер төрчәсе 4,5 м кадәр үсеп җитә. Мт 13:32 һәм Мк 4:31 дә «бар орлыкларның иң кечкенәсе» дип аталган горчица орлыгы борынгы яһүди язмаларда, иң кечкенә зурлыкны күрсәтер өчен, образлы әйтем итеп кулланылган. Бүген кечерәк орлыкларның барлыгы билгеле булса да, ул, күрәсең, Гайсәнең көннәрендә Гәлиләя игенчеләре җыйган һәм чәчкән орлыкларның иң кечесе булган.
ун килограмм: Мт 13:33 кә аңлатманы кара.
котылачак кешеләрнең саны аз булырмы?: Борынгы заманда яһүд дине җитәкчеләре арасында кайнар бәхәсләр тудырган темаларның берсе: күпме кеше котылачак дигән тема булган. Соңрак хәтта төгәл санны билгеләргә тырышкан мистик секталар барлыкка килгән. Алар моны төрле изге текстларның һәр хәрефенә берәр сан биреп эшләгән. Аллаһының хөкеме турындагы сорау киң һәм фаразларга нигезләнгән булганга, Гайсә һәр кешенең шәхси җаваплылыгына басым ясаган.
бар көчегезне куегыз: Яки «туктамый көрәшегез». Гайсәнең боерыгы тар ишек аша керер өчен ашкынып эш итәргә кирәклеген ассызыклый. Бу контекст өчен төрле белешмәлекләрдә «мөмкин кадәр күбрәк көч куегыз; һәр мөмкинлектән файдаланыгыз» дигән тәрҗемәләр тәкъдим ителә. Агони́зомай дигән грек фигыле грек исеме аго́н белән тамырдаш, соңгысы исә еш кына спорт ярышларын күрсәтер өчен кулланылган. Ев 12:2 дә бу исем мәсихченең «ярыш юлыннан» тормыш өчен йөгерүенә карата образлы кулланыла. Ул шулай ук киңрәк мәгънәдә дә кулланыла һәм «көрәш» дип тәрҗемә ителергә мөмкин (Фп 1:30; Кл 2:1; 1Тм 6:12; 2Тм 4:7). Лк 13:24 тә кулланылган грек фигыленең төрле формалары «ярышучылар» (1Кр 9:25), «бар көчне кую» (Кл 1:29; 4:12; 1Тм 4:10) һәм «көрәш алып бару» (1Тм 6:12) дип тәрҗемә ителә. Бу сүзтезмә спорт уеннарындагы ярышлар белән бәйле булганга, кайбер белгечләр санаганча, Гайсә мәсихчеләрне, берәр атлет бүләк алыр өчен һәр мускулын киеренкеләндереп, бар көчен куйган кебек, көч куярга дәртләндергән.
зур урамнарыбызда Яки «киң урамнарыбызда». Монда кулланылган грек төшенчәсе шәһәрнең зур урамнарын аңлата; алар әһәмиятле урыннарда киңәйтелгән булган һәм мәйданнар булып хезмәт иткән. Андый «зур урамнар» беренче гасырдагы шәһәрләр һәм шәһәрчекләргә хас булган тар һәм бормалы юллардан аерылып торган.
тешләрегезне шыкырдатырсыз: Яки «тешләрегезне кысарсыз». Бу сүзтезмә җәфалану, өметсезлек һәм ачуны аңлатырга һәм бу хис-кичерешләр белән бергә, бәлки, тупас сүзләр һәм мәрхәмәтсез гамәлләр булырга мөмкин.
Көнчыгыштан һәм көнбатыштан, төньяктан һәм көньяктан: Гайсә җирнең дүрт ягын әйтеп киткәнгә, монда бөтен җир турында сүз бара. Икенче сүзләр белән әйткәндә, андый хөрмәтне алу мөмкинлеге бөтен халыклардан булган кешеләрдә булыр.
табын янына утырыр: Мт 8:11 гә аңлатманы кара.
Һируд: Ягъни Һируд Антипа, Бөек Һирудның улы. (Сүзлекне кара.)
ул төлкегә: Бу хайван үзенең хәйләкәрлеге белән яхшы билгеле, һәм Гайсә Һирудны «төлке» дип атап, бу сыйфатны күздә тоткандыр. Кайбер белгечләр уйлавынча, Гайсә, Һирудны төлке дип атаганда, хәйләкәрлек, көчсезлек һәм әһәмиятсезлек төшенчәләрен берләштергәндер. Яһүдләр әдәбиятында төлке сүзе, чагыштырмача көчсез (Нк 4:3 белән чагыштыр), ләкин мәкерле һәм аумакай кешеләрне тасвирлаганда, образлы кулланылган. Төлке ышанычлы, бөек һәм куәтле идарәчене сурәтләгән көчле арысланга капма-каршы куелган. (Гс 28:1; Ир 50:17; Йз 32:2 белән чагыштыр.) Андый караш дөрес булса, Һирудны төлке дип атау аны мәкерле, үз-үзен зурга санаган, Аллаһы күзендә әһәмиятсез идарәче дип атауга тиң булыр иде. Фарисейлар Гайсәгә Һируд аны үтерергә тели дип әйткәндә, Гайсә, күрәсең, Иерусалимга барышлый, Һируд идарә иткән Перея аша үткән булган. Гайсә куркып, ул җирләрдән китсен өчен, Һируд патша, бәлки, үзе бу турыда сүз тараткандыр. Һируд, күрәсең, Гайсә һәм аның хезмәте турында ишетеп борчылган. Элегрәк үз хатынының котыртуы аркасында ул Чумдыручы Яхъяны җәзалаган, һәм аның, күрәсең, Аллаһының башка пәйгамбәренең үлемендә гаепле буласы килмәгән (Мт 14:1, 2; Мк 6:16).
Бүген һәм иртәгә... һәм берсекөнгә эшемне тәмамлармын: Гайсәнең вакыт турындагы сүзләрен туры мәгънәдә аңларга кирәк түгел. Ул үзенең Иерусалимга китүенә аз вакыт калганын әйткән; шунда ул үләргә тиеш булган. Аның сүзләре шуны да күрсәткәндер: аның Мәсих буларак хезмәтенең дәвамлылыгы билгеләнгән булган һәм бернинди идарәче дә үзенең сәяси максатлары аркасында аны кыскарта, үзгәртә я аңа тәэсир итә алмаячак.
мөмкин түгел: Яки «акылга сыймаслык». Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлек тә Мәсихнең Иерусалимда үләргә тиешлеген ачык итеп әйтмәсә дә, Дн 9:24—26 да бу фикер күздә тотыла кебек. Өстәвенә, яһүдләр берәр пәйгамбәрне, аеруча Мәсихне, үтерергә җыенса, бу шушы шәһәрдә булыр иде дигән нәтиҗә ясау акылга ятышлы. Югары киңәшмәнең — югары судның — 71 әгъзасы Иерусалимда җыелган, шуңа күрә ялган пәйгамбәр булуда гаепләнгән кешеләр шунда суд алдына басарга тиеш булган. Гайсә шулай ук шуны да күздә тоткандыр: Иерусалим Аллаһыга даими корбаннар китерү урыны һәм Пасах бәрәне суела торган урын булган. Ахыр чиктә, Гайсәнең сүзләре үтәлгән. Аны Иерусалимда Югары киңәшмә алдына бастырып, хөкем иткәннәр. Һәм ул Иерусалимда, аның стеналары артында ук, «Пасах бәрәне» буларак үлгән булган (1Кр 5:7).
Иерусалим... Иерусалим: Мт 23:37 буенча, Гайсә Иерусалимда 11 нисанда, үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы атнасы вакытында, бик охшаш сүзләр әйткән. Әмма мондагы сүзләрне Гайсә элегрәк, Переядә булганда, әйткән. (А7 кушымт. кара.)
Менә!: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
гыйбадәтханәгезне: Сүзгә-сүз «йортыгызны».
Йәһвә: Зб 118:26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)