ЛҮК
Аңлатмалар. 21 нче бүлек
иганә савытлары: Мк 12:41 гә аңлатманы кара.
ярлы: Яки «мохтаҗ». Монда кулланылган грек сүзе пенихро́с яшәү өчен иң кирәклесе булмаган я яшәү өчен каты көрәш алып барган кешене аңлатырга мөмкин. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз монда гына кулланыла.
ике вак акча: Сүзгә-сүз «ике лепта», лепто́н дигән грек сүзенең күплек формасы; ул кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. (Сүзлектән «Лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)
бар акчасын, тормышы өчен бар булганын: Лк 21:2 гә аңлатма күрсәткәнчә, тол хатын иганә савытына салган тәңкәләр «ике лепта» булган, бу бер көнлек хезмәт хакының 1/64 енә тиң булган. Лепта ул вакытта Исраилдә кулланылган иң вак тәңкә булган. Мт 10:29 буенча, бер ассарийга (сигез лептага тиң) кеше ике чыпчык сатып ала алган; чыпчык, ашау өчен иң арзан кош булган. Димәк, бу тол хатынның бер чыпчык сатып алыр өчен кирәкле акчаның яртысы гына булган, ә бер чыпчык бер ашап алырга да җитмәс иде.
таш өстендә ташы калмаячак: Мт 24:2 гә аңлатманы кара.
чуалышлар: Яки «тәртипсезлек; фетнәләр». Монда кулланылган акатастаси́а дигән грек сүзенең төп мәгънәсе «буйсынмаучанлык», әмма ул шулай ук урнаштырылган хакимияткә каршы килүне; фетнәне; сәяси чуалышны аңлатырга мөмкин. 2Кр 6:5 тә Паул очраган каты каршы килүләр сурәтләнгәндә, бу төшенчә «чуалышлар» дип бирелгән.
ахыр: Яки «тулы ахыр». (Мт 24:6 га аңлатманы кара.)
Халык: Мт 24:7 гә аңлатманы кара.
күтәрелер: Мт 24:7 гә аңлатманы кара.
үләтләр: Яки «киң таралган чирләр; эпидемияләр». Гайсәнең соңгы көннәр турындагы бөек пәйгамбәрлеген Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең өчесе язган. Алар арасында Лүк кенә җыелма «билгенең» бу үзенчәлеген искә ала (Лк 21:7; Мт 24:3, 7; Мк 13:4, 8). Бу өч хәбәр бер-берсен тулыландыра. «Үләт» дигәнне аңлаткан бу грек сүзе Изге Язмаларда тагын бер тапкыр гына, Рс 24:5 тә очрый. Анда ул образлы кулланыла һәм «җәмгыятьнең чире», ягъни проблемалар тудыручы, тынычлык бозучы я җәмгыять өчен куркыныч булып торучы, дип саналган кешене аңлата.
куркыныч күренешләр: Монда кулланылган грек сүзе «куркырга» дигәнне аңлаткан фобе́о дигән грек фигыленнән барлыкка килгән. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында монда гына кулланыла. Ул, күрәсең, дәһшәтле вакыйгаларны аңлата.
сүзләр: Яки «инандырырлык тел». Сүзгә-сүз «авыз». Грек сүзе сто́ма монда тел я сүзләр көче мәгънәсендә кулланыла.
башыгыздагы чәчегезнең бер генә бөртеге дә югалмас: Гайсә гипербола кулланып, үз шәкертләренең, барысы тарафыннан «нәфрәт ителсәләр» дә, якланган булачагына бер шик тә калдырмаган (Лк 21:17). Контекст күрсәткәнчә, Гайсә монда бар физик зыяннан түгел, ә башлыча рухи я мәңгелек зыяннан яклау турында әйтә (Лк 21:16). Шуңа күрә Гайсәнең шәкертләре мәрхәмәтсез мөгамәләдән я хәтта үлемнән могҗизалы рәвештә котылуларын көтми. Ләкин алар Йәһвәнең көченә, үзләренең үледән терелтеләчәгенә тулысынча ышана ала (Мт 10:39). Бу шигырьдә «юк» дигәнне аңлаткан ике грек сүзенең фигыль белән кулланылуы Гайсәнең вәгъдәсе ышанычлы икәнен ассызыклый. Гайсә үз шәкертләренә Аллаһының кайгыртуы турында әйткәндә дә, аның сүзләрендә шундый ук мәгънә чагылган: «Сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит». (Лк 12:7; Мт 10:30 га аңлатманы кара.)
Җаныгызны... коткарырсыз: Яки «җаныгызны (тормышыгызны)... алырсыз». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсе контекстка карап билгеләнә. (Сүзлетән «Җан» кара.) Ул еш кына кешенең хәзерге я булачак тормышын аңлата. Бу контекстта аны «булачак тормышыгыз» я «чын тормышыгыз» дип тәрҗемә итеп була.
чыдамлыгыгыз: Грек исеме хипомоне́ Изге Язмаларда кыюлык, ныклык һәм сабырлык тулы «чыдамлылыкны» күрсәтер өчен кулланыла. Андый чыдамлылык ярдәмендә кеше, киртәләр, эзәрлекләүләр, сынаулар я вәсвәсәләргә очраганда, өметен югалтмый. «Нык калу» дип тәрҗемә ителгән тамырдаш грек фигыле хипоме́но сүзгә-сүз «астында (тору) калу» дигәнне аңлата. Ул еш кына «качу урынына калу; ныклык белән кичерү; түзә алу; нык тору» мәгънәсендә кулланыла (Мт 10:22; Рм 12:12; Ев 10:32; Яг 5:11).
Яһүдиядәгеләр: Ягъни Римның провинциясе Яһүдиядә яшәүчеләр.
тауларга: IV гасырда яшәгән тарихчы Евсевий әйтүенчә, Яһүдиядә һәм Иерусалимда торган мәсихчеләр Үрдүн елгасын кичеп, Пеллага качкан. Бу шәһәр Декаполисның таулы җирендә урнашкан булган. (Ә10 кушымт. кара.)
җәза бирү көннәре: Яки «үч алу көннәре», ягъни Аллаһының үч алуы я хөкеме. Элегрәк Насарадагы синагогада Гайсә Ишагыя пәйгамбәрлегенең бер өлешен (Иш 61:1, 2) өземтә итеп китереп, аны үзенә кулланган, ләкин ул очракта Гайсә «Аллаһыбызның үч алу көне» турындагы өлешне өземтә итеп китергән дип әйтелмәгән (Лк 4:16—21). Әмма бу юлы Гайсә «үч алу көннәре» турында игълан иткән һәм Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын алдан әйткән. Аллаһының үч алуы турында Еврей Язмаларында язылган булган. Монда «җәза бирү» я «үч алу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Септуагинтада Кн 32:35; Ир 46:10 (26:10, LXX) һәм Һш 9:7 дә очрый. Бу шигырьләрдә аңа туры килгән еврей төшенчәләре «үч алу» я «тикшерү» дип бирелгән.
Халыкларга билгеләнгән вакыт: Яки «Башка халыклар вакыты». Грек сүзе кайро́с (монда күплек санда килеп, «билгеләнгән вакыт» дип тәрҗемә ителгән) билгеле үзенчәлекләргә хас ниндидер вакытны яки урнаштырылган я билгеле бер вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин (Мт 13:30; 21:34; Мк 11:13). Бу сүз Гайсәнең җирдәге хезмәте башланыр өчен «билгеләнгән вакытны» (Мк 1:15) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18). Кайро́с төшенчәсе шулай ук Аллаһы ниятләгән һәм ул билгеләгән вакытта башланасы вакытлар я заманнар турында, аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы турында, сүз барганда кулланыла (Рс 1:7; 3:19; 1Тс 5:1). Кайро́с сүзенең Изге Язмаларда кулланылышын исәпкә алсак, «халыкларга билгеләнгән вакыт» дигән сүзтезмә, күрәсең, билгесез вакытны түгел, ә башы һәм ахыры булган билгеләнгән вакыт аралыгын аңлата. «Халыклар» я «башка халыклар» дип э́тнос дигән грек сүзенең күплек формасы тәрҗемә ителә; бу грек сүзен еш кына Изге Язмалар язучылары махсус рәвештә яһүд булмаган халыкларны күрсәтер өчен кулланган.
Җиһанга: «Җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рс 17:31; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14).
болытларда: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
Адәм Улын: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
күрерләр: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя; сабак». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
Күк һәм җир юкка чыгар: Мт 24:35 кә аңлатманы кара.
минем сүзләрем һич тә юкка чыкмас: Мт 24:35 кә аңлатманы кара.
килеп баса алыр: Изге Язмаларда монда кулланылган төшенчә кайвакыт берәр кеше я берәр төркемнең хакимлеккә ия булган берәрсе алдында илтифат казанганын я хупланганын күрсәтер өчен кулланыла (Зб 1:5; 5:5; Гс 22:29; Лк 1:19). Мәсәлән, Ач 7:9, 15 тә бихисап күп кешенең «тәхет белән Бәрән алдында басып торганы» күрсәтелә. Бу аларның Аллаһы һәм Гайсәнең хуплавына ия булганын күрсәтә.
төнне... тавында үткәрә: Үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы дүрт көнендә Гайсә Иерусалимда актив хезмәт иткән. Ә кичләрен ул һәм аның шәкертләре шәһәрдән китеп, төнне Зәйтүн тавының көнчыгыш битендәге Битания авылында, һичшиксез, Марта, Мәрьям һәм Лазар өендә үткәргән (Мт 21:17; Мк 11:11).