Яхъя 1:1 нең копт теленең саид диалектына тәрҗемәсе
Монда күрсәтелгән кулъязмада (б. э. 600 елларына карый) Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең копт теленең саид диалектына тәрҗемәсе бар. Гайсә җирдә хезмәт иткәннән соң гасырлар дәвамында Мисырда копт телендә сөйләшкәннәр. Мәсихче Грек Язмалары иң беренче итеп тәрҗемә ителгән телләр арасында сурия, латин һәм копт телләре булган. Копт теленә тәрҗемәләр б. э. III гасырына инде әзер булган, шуңа күрә алар ул вакытта грек текстын ничек аңлаганнарын белергә булыша. Мәсәлән, иң күп бәхәсләр тудырган Ях 1:1 нең икенче өлешен карап чыгу аеруча кызык булыр. Күп кенә тәрҗемәләрдә анда әйтелә: «Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган». Грек (койне), сурия һәм латин телләреннән аермалы буларак, копт теленең саид диалектында билгесезлек артикле бар. Монда күрсәтелгәнчә, ике урында копт сүзе «Аллаһы» (билгеләнгән) бераз төрлечә язылган: бер очракта (1) билгелелек артикле белән (кызыл түгәрәккә алынган), ә икенче очракта (2) билгесезлек артикле белән (кызыл түгәрәккә алынган). Шуңа күрә татар теленә бу өзек болай дип тәрҗемә ителгән: «Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз илаһ булган». («Сүз илаһ булган» дигән сүзләрне тәрҗемә итү турында күбрәк белер өчен Ях 1:1 гә аңлатманы кара.)
1. Билгелелек артикле (кызыл түгәрәккә алынган) Аллаһы
2. Билгесезлек артикле (кызыл түгәрәккә алынган) илаһ
Чыганак:
© The Trustees of the Chester Beatty Library, Dublin/CBL Cpt 813, ff. 147v-148r/www.cbl.ie
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: