Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 2 14-15 б.
  • Хач

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хач
  • Уяныгыз! 2017
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә хачта үлгәнме?
  • Гайсәнең шәкертләре Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен я мәсихчеләр диненең билгесе итеп хачны кулланганмы?
  • Мәсихчеләр Гайсә Мәсихкә үз хөрмәтләрен ничек күрсәтергә тиеш?
  • Ни өчен чын мәсихчеләр хачка табынмый һәм аны олыламый
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Сез хачка табынасызмы?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Гайсә пәйгамбәр хачта үтерелгән булганмы?
    Рухи сорауларга җавап
Уяныгыз! 2017
g17 № 2 14-15 б.
Хач тагылган муенса

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Хач

Күпләр хачны христиан диненең билгесе дип саный. Әмма аларның кайберләре хачны тагып йөрергә я өйләрдә һәм чиркәүләрдә куярга кирәк дип уйламый.

Гайсә хачта үлгәнме?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА?

Римлылар Гайсәне ике баганадан ясалган хачка асып үтергән.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Гайсә «агачка асып үтер[елгән]» (Рәсүлләр 5:30, Изге Язма, 2015). Изге Язмаларда Гайсәне үтерү коралын сурәтләү өчен ике сүз кулланылган. Бу сүзләр ике багананы түгел, ә бер багананы аңлата. Бер сүзлек буенча, грек сүзе стауро́с «киң мәгънәдә багананы [аңлата]. Ул „хач“ дигән сүзгә тиң түгел» («Crucifixion in Antiquity»). Рәсүлләр 5:30 да кулланылган сүз кси́лон — «вертикаль колга я багана; аңа римлылар [җинаятьчеләрне яки үлемгә хөкем ителгән кешеләрне] кадаклап куйган»a.

Шулай ук Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсәне җәзалап үтерү ысулы борынгы исраиллеләрнең бер кануны белән бәйле. Анда болай диелгән булган: «Әгәр берәр кеше үлем җәзасына хөкем ителерлек гөнаһ кылса, аны үтерсәләр һәм син аны баганага асып куйсаң... ...Баганага асып куелган кеше — Аллаһы ләгънәт иткән кеше» (Канун 21:22, 23). Мәсихче рәсүл Паул бу канунга күрсәтеп Гайсә турында бодай дигән: «Мәсих безнең урынга ләгънәт булды... чөнки: „Баганага [кси́лон] асылган һәркем ләгънәтле“,— дип язылган» (Гәләтиялеләргә 3:13). Шулай итеп, Паулның сүзләре буенча, Гайсә бер баганада үлгән.

«Аны агачка асып үтерделәр» (Рәсүлләр 10:39, Изге Язма, 2015).

Гайсәнең шәкертләре Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен я мәсихчеләр диненең билгесе итеп хачны кулланганмы?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Изге Язмаларның бер урынында да беренче мәсихчеләрнең хачны дини символ итеп кулланганы әйтелми. Ә менә римлылар шул чорда хачны үз илаһларының символы буларак кулланган. Аннары, Гайсәнең үлеменнән соң якынча 300 ел үткәч, Рим императоры Константин хачны үз армиясенең билгесе итеп алган, һәм шуннан соң хач христиан чиркәвенең символы булып киткән.

Мәҗүсиләр үз илаһларына табыныр өчен хачны кулланган икән, Гайсәнең шәкертләре хак Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен аны кулланыр идеме? Юк, алар шуны белгән: Аллаһы борынгыдан ук гыйбадәт кылуда «һичнәрсәнең потын» куллануны хупламаган, һәм мәсихчеләр «потларга табынудан качарга» тиеш булган (Канун 4:15—19; 1 Көринтлеләргә 10:14). «Аллаһы — Рух ул», аны күреп булмый. Шуңа күрә беренче мәсихчеләр, Аллаһыга якынлашыр өчен, күренә торган әйберләрне һәм билгеләрне кулланмаган. Алар аңа «рух... буенча», ягъни Аллаһының күренмәс изге рухы җитәкчелегендә гыйбадәт кылган һәм «хакыйкать буенча», ягъни Изге Язмаларда ачылган Аллаһының ихтыяры буенча табынган (Яхъя 4:24).

«Хак гыйбадәт кылучылар Атага рух һәм хакыйкать буенча табынырлар» (Яхъя 4:23).

Мәсихчеләр Гайсә Мәсихкә үз хөрмәтләрен ничек күрсәтергә тиеш?

КЕШЕЛӘР НӘРСӘ ӘЙТӘ?

Бер энциклопедиядә болай диелә: «Котылу коралының махсус ихтирам күрсәтү һәм табыну әйбере булып киткәне бик тә табигый һәм акылга ятышлы. [...] Потларга табынган кеше шул потлар сурәтләгән шәхескә дә табына» («New Catholic Encyclopedia»).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

Мәсихчеләр Гайсәгә бурычлы, чөнки аның үлеме ярдәмендә аларның гөнаһлары кичерелә ала, алар Аллаһыга якынлаша ала һәм мәңгелек тормышка ия була ала (Яхъя 3:16; Еврейләргә 10:19—22). Бу бүләк өчен алар рәхмәтле булуларын Гайсә белән бәйле ниндидер символны хөрмәтләп я нибары аңа ышанабыз диеп күрсәтергә тиеш булганмы? Юк, чөнки андый күрсәтмә беркая да юк. «Иман... эшләр белән күрсәтелмәсә, үле» бит (Ягъкуб 2:17). Мәсихчеләр Гайсәгә иман иткәннәрен күрсәтергә тиеш. Ничек итеп?

«Безне Мәсихнең яратуы өндәп тора,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— чөнки без мондый нәтиҗәгә килдек: бер кеше барысы хакына үлгән... ...Яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр» (2 Көринтлеләргә 5:14, 15). Мәсихнең яратудан чыгып кылган гаҗәеп эше мәсихчеләрне үз тормышларын үзгәртеп, аның үрнәгенә иярергә өндәп тора. Гайсәне шулай ихтирам итү дини символлар куллануга караганда күпкә мөһимрәк.

«Атамның ихтыяры буенча, Улын танучы һәм аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормышка ия булачак» (Яхъя 6:40).

a «A Critical Lexicon and Concordance to the English and Greek New Testament», 11 нче чыгарылыш, 818, 819 битләр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу