Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 63 мәкалә
  • Гайсә пәйгамбәр хачта үтерелгән булганмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә пәйгамбәр хачта үтерелгән булганмы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ни өчен чын мәсихчеләр хачка табынмый һәм аны олыламый
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Сез хачка табынасызмы?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Хач
    Уяныгыз! 2017
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 63 мәкалә

Гайсә пәйгамбәр хачта үтерелгән булганмы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Күпләр хачны христиан динен тотучы кешеләрнең символы дип саный. Әмма Изге Язмаларда Гайсәне нәрсәдә үтергәннәре турында төгәл әйтелми. Шуңа күрә беркем дә аның формасы турында төп-төгәл әйтә алмый. Шулай да Изге Язмаларда, Гайсәнең хачта түгел, ә туры баганада үлгәнен күрсәтүче дәлил бар.

Гайсәнең җәзалап үтерелүе турында сүз барганда, Инҗилдә гадәттә стауро́с дигән грек сүзе кулланыла (Маттай 27:40; Яхъя 19:17). Күп кенә тәрҗемәчеләр шул грек сүзен еш кына «хач» дип тәрҗемә итсә дә, күп кенә белгеч стауро́с сүзенең төп мәгънәсе «туры багана» дип саныйa. Бер хезмәттә стауро́с дигән сүз «бер-берсенә берәр ничек ялганган ике бүрәнәне аңлатмый» дип әйтелә («A Critical Lexicon and Concordance to the English and Greek New Testament»).

Изге Язмаларда стауро́с сүзенең синонимы итеп кси́лон дигән грек сүзе кулланыла (Рәсүлләр 5:30; 1 Петер 2:24). Бу сүз «багана», «бүрәнә», «колга» я «агач» дигән мәгънә йөртәb. Бер чыганакта бу сүз турында мондый нәтиҗә ясала: «Яңа Гаһеднең грек текстында бу [сүз] ике бүрәнәне аңлата дигән нәтиҗә ясар өчен бернинди дәлил юк» («The Companion Bible»).

Аллаһы гыйбадәт кылуда хачны куллануны хуплыймы?

Crux simplex (крукс си́мплекс) — латин сүзтезмәсе. Ул җинаятьчеләрне асып җәзалар өчен куелган ялгыз багананы аңлата

Гайсәне нәрсәдә генә үтерсәләр дә, Изге Язмалардагы сүзләр шуны күрсәтә: хачны гыйбадәт кылуда куллану һич тә урынлы түгел.

  1. Аллаһы берәр сурәт, символ, шул исәптән хач, кулланып гыйбадәт кылуны кире кага. Аллаһы Исраил халкына «һичнәрсәнең потын кисеп ясамагыз» дигән әмер биргән булган. Гайсә шәкертләренә дә «потларга табынудан качыгыз» дигән боерык бирелгән (Канун 4:15—19; 1 Көринтлеләргә 10:14).

  2. Беренче гасырда яшәгән Гайсә шәкертләре гыйбадәт кылуда хачны кулланмаганc. Рәсүлләр калдырган үрнәк буенча Гайсәнең һәр шәкерте эш итәргә тиеш һәм рәсүлләр өйрәткән тәгълиматларны һәр мәсихче тотарга тиеш (2 Тисалуникәлеләргә 2:15).

  3. Хачны гыйбадәт кылуда куллану — мәҗүсиләрдән калган йолаd. Гайсә үлеменнән соң гасырлар узгач, чиркәүләр аның тәгълиматларын тотмый башлаганнар. Шуңа чиркәүгә кушылган яңа кешеләргә «үз мәҗүси символларын куллану», шул исәптән хачны да куллану, рөхсәт ителгән («The Expanded Vine’s Expository Dictionary of New Testament Words»). Ләкин Изге Язмаларда яңа кешеләргә, аларга Мәсих тәгълиматларын кабул итәргә булышыр өчен, мәҗүси символларын куллануны рөхсәт итәргә ярый дип әйтелмәгән (2 Көринтлеләргә 6:17).

a «New Bible Dictionary», Third Edition, edited by D. R. W. Wood, page 245; «Theological Dictionary of the New Testament», Volume VII, page 572; «The International Standard Bible Encyclopedia», Revised Edition, Volume 1, page 825; and «The Imperial Bible-Dictionary», Volume II, page 84.

b «The Expanded Vine’s Expository Dictionary of New Testament Words», page 1165; «A Greek-English Lexicon», by Liddell and Scott, Ninth Edition, pages 1191-1192; and «Theological Dictionary of the New Testament», Volume V, page 37.

c «Encyclopædia Britannica», 2003, entry “Cross”; «The Cross —Its History and Symbolism», page 40; and «The Companion Bible», Oxford University Press, appendix 162, page 186.

d «The Encyclopedia of Religion», Volume 4, page 165; «The Encyclopedia Americana», Volume 8, page 246; and «Symbols Around Us», pages 205-207.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу