Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g17 № 4 10-11 б.
  • Балалар үсеп өйдән киткәндә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Балалар үсеп өйдән киткәндә
  • Уяныгыз! 2017
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АВЫРЛЫК
  • НИ ӨЧЕН ШУНДЫЙ ХӘЛ ТУА?
  • НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
  • Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Чал аерылышуны» ничек булдырмаска?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Ата-аналар, балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Никах ихтирам ителсен
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2017
g17 № 4 10-11 б.
Бер ир телевизор карый, ә хатыны башка бүлмәдә нәрсәдер бәйләп утыра

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | НИКАХ

Балалар үсеп өйдән киткәндә

АВЫРЛЫК

Ирле-хатынлылар, балалар үсеп, өйдән киткәч, еш кына тормышларында иң зур авырлыкка очрый. Алар бушап калган өйдә үзләрен чит кешеләр кебек сизәргә мөмкин. «Мин үз тормыш иптәшләре белән бәйләнешләрен ничек кайтарырга икәнен белмәүче күп кешеләргә киңәшләр бирәм,— дип яза гаилә белгече Гари Ньюман.— Хәзер, балалары өйдән киткәч, [ата-аналарның] сөйләшер һәм бүлешер өчен уртак темалары бик аз»a.

Сезнең никахыгыз да күпмедер дәрәҗәдә охшаш хәлдәме? Шулай булса, сез мөнәсәбәтләрегезне яхшырта аласыз. Әмма башта сезне бер-берегездән ераклаштырган сәбәпләрне карап чыгыйк.

НИ ӨЧЕН ШУНДЫЙ ХӘЛ ТУА?

Еллар буе балалар беренче урында булган. Яхшы ниятләрдән чыгып, күп ата-аналар балаларының ихтыяҗларын үз никахлары ихтыяҗыннан өстенрәк күрә. Нәтиҗәдә, алар ата-ана роленә шундый күнегеп китә, ир һәм хатын булганнарын күздән ычкындыра. Һәм балалар өйдән киткәч, бу шундук ачыклана. «Балаларыбыз безнең белән булганда, без ким дигәндә бергә нәрсәдер эшли идек»,— дип әйтә 59 яшьлек бер хатын. Әмма балалары өйдән киткәч, ул әйткән: «Безнең тормышта төрле максат-омтылышлар иде». Бер тапкыр ул иренә хәтта: «Без бер-беребезгә комачаулыйбыз»,— дигән.

Кайбер ирле-хатынлылар тормышларының бу яңа чорына әзер түгел. «Күп парлар үзләрен яңа никахка кергәндәй хис итә»,— дип әйтелә бер китапта («Empty Nesting»). Бер-берсеннән ераклашканын сизгәнгә, күп кенә ирләр һәм хатыннар үз эшләре белән шөгыльләнә башлый һәм ирле-хатынлыга түгел, ә күршеләргә охшап кала.

Әмма яхшы хәбәр бар: сез бу тозаклардан саклана аласыз, алай гына да түгел, сез хәтта тормышыгызның бу яңа чорыннан шатлык таба аласыз. Бу яктан Изге Язмалар ярдәм булып тора. Әйдәгез, ничек икәнен белик.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Бу үзгәрешкә әзер булыгыз. Үсеп җиткән балалар турында Изге Язмаларда әйтелә: «Кеше ата-анасын калдырыр» (Яратылыш 2:24). Әти-әни буларак, сезнең максатыгыз баланы бу вакытка әзерләү булган. Сез аңа кирәкле сәләтләр үстерергә булышырга тиеш идегез. Бу яктан карасак, сез балаларыгызның өегездән китүе белән горурлана аласыз. (Изге Язмалардагы принцип: Марк 10:7.)

Әлбәттә, сез һәрчак балаларыгызга әти-әни булып калачаксыз. Әмма хәзер сез башлыча тәрбияче түгел, ә киңәшче буласыз. Бу яңа мөнәсәбәтләр сезгә тормыш иптәшегезгә төп игътибар биреп, балаларыгыз белән якын бәйләнешләр сакларга мөмкинлек бирәb. (Изге Язмалардагы принцип: Маттай 19:6.)

Борчуларыгызны сөйләгез. Иптәшегезгә тормышның бу чорына күчү үзегезгә ничек тәэсир иткәнен сөйләгез, һәм үзегез дә аның хисләрен тыңларга әзер булыгыз. Сабыр һәм аңлаучан булыгыз. Ир белән хатын буларак мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр өчен, вакыт кирәк булыр, ләкин андый тырышлыклар файда китерәчәк. (Изге Язмалардагы принцип: 1 Көринтлеләргә 13:4.)

Уртак эшләр табыгыз. Бергә ирешергә теләгән максатлар һәм бергә шөгыльләнергә теләгән эшләр турында сөйләшегез. Балаларыгызны үстергәндә, сез күп кенә гамәли зирәклеккә ия булгансыз. Сез аны башкаларга ярдәм итәр өчен куллана аласыз. (Изге Язмалардагы принцип: Әюп 12:12.)

Мөнәсәбәтләрегезне ныгытыгыз. Сезне бер-берегезгә җәлеп иткән сыйфатлар турында уйлагыз. Бергә үткәргән тормышыгызны һәм җиңеп чыккан тормыш давылларын исегезгә төшерегез. Һәм тормышыгызның бу яңа чоры бик яхшы була ала. Чыннан да, сез, уртак тырышлыклар белән никахыгызны яхшыртып, үзегезне берләштергән мәхәббәтне яңадан ялкынландырып җибәрә аласыз.

a «Эмоциональ хыянәт» (Emotional Infidelity) дигән китаптан алынган.

b Сез әле дә балалар үстерәсез икән, тормыш иптәшегез белән «бер тән» булуыгызны онытмагыз (Марк 10:8). Балалар, әти-әниләренең мөнәсәбәтләре нык икәнен күреп, үзләрен аеруча имин хис итә.

ТӨП ШИГЫРЬЛӘР

  • «Кеше ата-анасын калдырыр» (Марк 10:7).

  • «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6).

  • «Мәхәббәт түземле һәм игелекле» (1 Көринтлеләргә 13:4).

  • «Әллә картларның... зирәклеге... юкмы?» (Әюп 12:12)

Сальваторе һәм Аврора

САЛЬВАТОРЕ ҺӘМ АВРОРА

«Без хәзер вакытыбыз күбрәк булганын һәм аннан тулысынча файдаланырга кирәк икәнен аңладык. Шуңа күрә без күбрәк кешеләргә — балалы гаиләләр һәм яшь парларга ярдәм итәргә булдык. Без башкаларга булышырга һәм алар белән тәҗрибәбезне уртаклашырга яратабыз».

Карло һәм Катерина

КАРЛО ҺӘМ КАТЕРИНА

«Безнең тормышыбыз үзгәрде, һәм моны аңлау өчен вакыт кирәк булды. Еллар буе без башлыча балаларыбыз турында сөйләштек. Хәзер исә, берәр нәрсәне бергә эшләгәндә, без әкрен генә үзебез һәм үз эшләребез турында сөйләшергә күнегәбез».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу