Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 184 мәкалә
  • Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Аллаһы нинди никахны хуплый?
  • Аерым яшәү һәм аерылышу
  • Аллаһы никахны хупласын өчен, ул рәсми рәвештә теркәлергә тиешме?
  • Изге Язмалар буенча, ир белән хатынның роле нинди һәм аларга нинди җаваплылык йөкләнгән?
  • Аллаһы ир белән хатынның бүген балалы булуларын таләп итәме?
  • Изге Язмалар никахыма ничек булыша ала?
  • Мәсихче никахны ничек бәхетле итәргә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Нык һәм бәхетле гаилә төзегез
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Никах таркалырга торганда
    Гаилә бәхетенең сере
  • Никах — яратучы Аллаһының бүләге
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 184 мәкалә
Иртәнге аш вакытында ир белән хатын бергә вакытны күңелле үткәрә.

Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Ир-ат белән хатын-кызны барлыкка китергәннән соң, Аллаһы аларны никах аша берләштергән. Шулай итеп ул никахны гамәлгә керткән һәм ир белән хатын, шулай ук аларның балалары өчен имин киләчәккә нигез салган (Яратылыш 1:27, 28; 2:18).

Аллаһы ир белән хатынның бәхетле булуын тели (Гыйбрәтле сүзләр 5:18). Изге Язмаларда Аллаһы никахка кагылышлы җитәкчелек бирә һәм аны бәхетле итәр өчен принциплар яздырып калдырган.

Бу мәкаләдә

  • Аллаһы нинди никахны хуплый?

  • Аерым яшәү һәм аерылышу

  • Аллаһы никахны хупласын өчен, ул рәсми рәвештә теркәлергә тиешме?

  • Изге Язмалар буенча, ир белән хатынның роле нинди һәм аларга нинди җаваплылык йөкләнгән?

  • Аллаһы ир белән хатынның бүген балалы булуларын таләп итәме?

  • Изге Язмалар никахыма ничек булыша ала?

  • Изге Язмалардагы никах турында шигырьләр

Аллаһы нинди никахны хуплый?

Аллаһы бер ир-атны һәм бер хатын-кызны никах аша берләштергән (Яратылыш 2:24). Аллаһы полигамияне, гомосексуализмны я рәсми рәвештә никахлашмыйча яшәүче парларны хупламый (1 Көринтлеләргә 6:9; 1 Тисалуникәлеләргә 4:3). Гайсә үз шәкертләрен Аллаһының никахка кагылышлы нормаларын тотарга кушкан (Марк 10:6—8).

Аллаһы өчен никах — мәңгелек союз. Ир-ат белән хатын-кыз, никахлашканда, бер-берсенә тугры булырга һәм гомер буе бергә булырга вәгъдә бирә. Аллаһы алар шул вәгъдәләрен тотарлар дип өметләнә (Марк 10:9).

Аерым яшәү һәм аерылышу

Кайвакыт иргә я хатынга үз туганнары янына, алар турында кайгыртыр өчен, күченеп, тормыш иптәшеннән аерым яшәргә туры килә. Әмма ир белән хатын, араларында туган проблемалар аркасында аерым яшәргә булса, Изге Язмалар моны хупламый. Ул ир белән хатынны, андый хәлләр туганда, татулашыр өчен адымнар ясарга дәртләндерә (1 Көринтлеләргә 7:10).

Изге Язмалар буенча, аерылышыр өчен бердәнбер сәбәп — хыянәт (Маттай 19:9). Ләкин ир белән хатын, хыянәт булмый торып та, аерым яшәргә я аерылышырга булса, Изге Язмалар буенча, берсенең дә йөрешер өчен я кабат өйләнер өчен хакы юк (Маттай 5:32; 1 Көринтлеләргә 7:11).

Аллаһы никахны хупласын өчен, ул рәсми рәвештә теркәлергә тиешме?

Аллаһы, мәсихчеләр илнең никахка кагылышлы законнарын үтәр, дип көтә (Титуска 3:1). Әгәр никахны рәсми рәвештә теркәп булса, мәсихчеләр шулай эшли дә. Алар моны ил законнарына һәм Аллаһыга карата хөрмәт йөзеннән башкара. Аллаһы өчен бит никах — гомерлек союз.a

Изге Язмалар буенча, ир белән хатынның роле нинди һәм аларга нинди җаваплылык йөкләнгән?

  • Уртак җаваплылык. Ир белән хатын бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш (Эфеслеләргә 5:33). Алар бер-берсенең җенси теләкләрен ярату белән канәгатьләндерергә һәм тугрылыксызлыктан качарга тиеш (1 Көринтлеләргә 7:3; Еврейләргә 13:4). Алар балаларын бергә тәрбиялиләр (Гыйбрәтле сүзләр 6:20).

    Әни кеше үз баласына өй эшләрен ясарга булыша. Ә әти кеше ул вакытта ашарга әзерли.

    Кем һәм күпме эшли, кем өй эшләрен һәм нинди эшләрне башкара икәнен ир белән хатын үзләре хәл итә, Изге Язмаларда андый эшләрне кем башкарырга тиеш икәне әйтелми. Ир белән хатын үз гаиләләре өчен нәрсә яхшырак икәнен үзләре сайлый.

  • Ир роле. Изге Язмаларда ир «хатынның башы» дип атала (Эфеслеләргә 5:23). Нинди мәгънәдә ул баш? Ул үз гаиләсе белән җитәкчелек итә һәм, хатыны белән балаларының ихтыяҗларын исәпкә алып, карарлар кабул итә.

    Ир белән хатын Изге Язмаларны укый һәм ял итә.

    Ул аларның физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары канәгатьләндерелсен өчен кайгыртып тора (1 Тимутигә 5:8). Ул үз хатынының сыйфатларын һәм сәләтләрен кадерли. Моны ул аның белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, карарлар кабул иткәндә, аның әйткәннәрен һәм хисләрен исәпкә алып күрсәтә (Гыйбрәтле сүзләр 31:11, 28). Изге Язмалар буенча, ир кеше үз ролен ярату белән үтәргә тиеш (Көләсәйлеләргә 3:19).

  • Хатын роле. Изге Язмаларда «хатын үз ирен тирән хөрмәт итсен» дип әйтелә (Эфеслеләргә 5:33). Хатын иренең Аллаһы биргән ролен хөрмәт иткәндә, бу Аллаһыны шатландыра.

    Ир белән хатын бергә акча белән бәйле эшләрне хәл итә.

    Хатын роле — үз иренә булышу. Ул аңа яхшы карарлар кабул итәргә ярдәм итә һәм аңа гаилә белән җитәкчелек итүдә булышлык күрсәтә (Яратылыш 2:18). Гаиләдә үзенең мөһим ролен үтәгән хатын Изге Язмаларда мактап телгә алына (Гыйбрәтле сүзләр 31:10).

Аллаһы ир белән хатынның бүген балалы булуларын таләп итәме?

Юк, таләп итми. Борынгы заманнарда Аллаһы үзенең кайбер хезмәтчеләренә бала табарга кушкан (Яратылыш 1:28; 9:1). Ләкин мәсихчеләрдән бу таләп ителми. Гайсә үз шәкертләренә балалар табарга кушмаган. Аның беренче шәкертләре дә никахтагы ир белән хатын бала табарга тиеш дип әйтмәгәннәр. Балалы булыргамы, юкмы икәнен ир белән хатын үзләре хәл итә.

Изге Язмалар никахыма ничек булыша ала?

Изге Язмалардагы принциплар ир белән хатынга үз никахларын уңышлы итәргә һәм авырлыклардан качарга я аларны хәл итәргә булыша ала.

Изге Язмалардагы принциплар ир белән хатынга мондый яклардан булыша ала:

  • чын ярату күрсәтеп яшәргә (1 Көринтлеләргә 13:4—7; Көләсәйлеләргә 3:14).

  • авырлыкларны хәл итәргә (1 Көринтлеләргә 10:24).

  • игътибар белән тыңларга (Ягъкуб 1:19).

  • хөрмәт күрсәтергә (Римлыларга 12:10).

  • кичерүчән булырга (1 Петер 4:8).

  • тугры булырга (Марк 10:9).

  • түземле булырга (Эфеслеләргә 4:2, 3).

  • бердәмлектә эш итәргә (Вәгазьче 4:9).

  • бер-берсенә бирелгән булырга (Җырларның җыры 8:7).

a Җирле я халык йолалары буенча никахлашуга Изге Язмаларның карашын белер өчен, «Күзәтү манарасы», 2006 ел, 1 ноябрь, 12 бит, 12 абзацны карагыз.

Изге Язмалардагы никах турында шигырьләр

Гыйбрәтле сүзләр 18:22: «Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була».

Мәгънәсе. Изге Язмаларда никах уңай яктан бәяләнә.

Малахи 2:15: «Яшь чагыгызда өйләнгән хатыныгыз белән үзегезне мәкерле тотмагыз».

Мәгънәсе. Аллаһы ир белән хатынның, хәтта күп еллар бергә яшәсәләр дә, бер-берсенә тугры булуларын һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләрен тели.

Марк 10:9: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын».

Мәгънәсе. Аллаһы никахны гомерлек союз итеп булдырган.

Еврейләргә 13:4: «Һәр кеше никахны ихтирам итсен».

Мәгънәсе. Ир белән хатын никахларын кадерләргә һәм аны яклар өчен бар көчләрен куярга тиеш.

1 Көринтлеләргә 7:28: «Аларның [никахтагыларның] тормышларында үз авырлыклары булачак».

Мәгънәсе. Камил никах юк. Авырлыкларны җиңеп чыгар өчен, ир белән хатынга бердәмлектә эш итәргә кирәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу