Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g19 № 2 4-5 б.
  • Тотнаклылык файдалы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тотнаклылык файдалы
  • Уяныгыз! 2019
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТОТНАКЛЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?
  • НИ ӨЧЕН ТОТНАКЛЫЛЫК МӨҺИМ?
  • ТОТНАКЛЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?
  • Тотнаклылык сыйфатын үстерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Бүләк алыр өчен, тотнаклык күрсәтегез!
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Белемегезгә тотнаклыкны өстәгез
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Тотнаклылык Йәһвәнең хуплавын бирә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
Уяныгыз! 2019
g19 № 2 4-5 б.
Бер ана, кечкенә малае кибеттә кәнфиткә үрелгәндә, «юк, җитте» дип әйтә

САБАК 1

Тотнаклылык файдалы

ТОТНАКЛЫЛЫК НӘРСӘ УЛ?

Тотнаклылык мондый сәләтләрне үз эченә ала:

  • теләгәнеңне көтә белү

  • кинәт туган теләкләрне тыя белү

  • ошамаган йөкләмәләрне ахыргача үтәү

  • беренче чиратта башкалар турында уйлау

НИ ӨЧЕН ТОТНАКЛЫЛЫК МӨҺИМ?

Тотнаклылыкка өйрәнгән бала вәсвәсәгә, ул кыска вакытлы рәхәтлек бирә алса да, каршы тора ала. Ә тотнаксыз баланың мондый нәрсәләргә җиңелрәк бирелүе бар:

  • агрессив булу

  • депрессиядән интегү

  • тәмәке тарту, күп эчү я наркотиклар куллану

  • дөрес тукланмау

Бер тикшеренү буенча, тотнаклырак балаларның, алар үсеп җиткәч, гадәттә сәламәтлек, акча һәм закон белән проблемалары азрак булган. Бу тикшеренү ярдәмендә Пенсильвания университеты профессоры Анджела Дакворт мондый нәтиҗәгә килгән: «Тотнаклылык бик күп була алмый».

ТОТНАКЛЫЛЫККА НИЧЕК ӨЙРӘТЕРГӘ?

«Юк» дип әйтергә өйрәнегез һәм карарларыгызны үзгәртмәгез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» (Маттай 5:37).

Кечкенә балалар, ата-аналары карарларын үзгәртсен өчен, ярсып елый башларга мөмкин. Алар, бәлки, моны хәтта кешеләр алдында эшлидер. Ата я ана бирешсә, бала ярсып елау «юк» дигәнне «әйегә» үзгәртер өчен яхшы юл икәненә өйрәнәчәк.

Ә ата я ана «юк» диеп, карарын үзгәртмәсә, бала тормыштагы төп нәрсәгә өйрәнәчәк: без үзебез теләгән һәр нәрсәне ала алмыйбыз. «Шунысы кызык, моны үзләштергән кешеләр гадәттә бәхетлерәк була,— дип яза психолог Дейвид Уолш.— Балабызны теләгән һәр нәрсәсен биреп торачаклар дип өйрәтәбез икән, без аңа зыян гына китерәбез»a.

Балагызга хәзер «юк» дип әйтсәгез, бу аңа тормышында үзенә «юк» дип әйтергә булышыр. Мәсәлән, наркотиклар куллану, никахка кадәр җенси мөнәсәбәткә керү я башка зыянлы нәрсә эшләү вәсвәсәсе туганда, «юк» дияргә кирәк булыр.

Балагызга яхшы һәм начар эшләрнең нәрсәгә китерәчәген аңларга булышыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).

Балагыз шуны аңларга тиеш: һәр эшнең нәтиҗәсе була, һәм тотнаклылыкның җитмәве начар җимешләр китерәчәк. Мәсәлән, улыгыз, ачуы чыкканда, гадәттә үзен кулда тота алмаса, башкалар, бәлки, аңардан читләшергә тырышыр. Ә әгәр дә ул, берәрсе үзен ярсытканда, үзен тыярга я берәү сөйләгәндә, аны бүлдермичә сабырлык белән тыңларга өйрәнсә, кешеләргә аның белән рәхәт булыр. Балагыз тотнаклы булса, аның тормышы күпкә яхшырак булачак. Аңа моны аңларга булышыгыз.

Балагызны дөрес приоритетлар куярга өйрәтегез.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

Тотнаклылык бу начарны эшләүдән тыелу гына түгел; ул шулай ук кирәкле эшләрне, хәтта бу ошамаса да, эшләүне үз эченә ала. Балагызга приоритетларны дөрес куярга һәм алар буенча яшәргә өйрәнү мөһим. Балагыз әһәмиятле нәрсәләрне беренче булып башкарсын. Мәсәлән, башта дәресләрен әзерләсен, ә аннары уйнасын.

Үзегез яхшы үрнәк булыгыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:15).

Сез күңелсез ситуацияләрдә үзегезне ничек тотасыз? Балагыз моны күреп торачак. Үз үрнәгегез белән тотнаклы булу яхшы нәтиҗәләргә китерә икәнен күрсәтегез. Мәсәлән, балагыз сабырлыгыгызны сынаганда, сез ачуланасызмы я тыныч булып каласызмы?

a «Ни өчен һәр яшьтәге балаларга „юк“ дигәнне ишетергә кирәк һәм ата-аналарга моны әйтергә ничек өйрәнергә?» дигән китаптан алынган («No: Why Kids—of All Ages—Need to Hear It and Ways Parents Can Say It»).

Бер ана, кечкенә малае кибеттә кәнфиткә үрелгәндә, «юк, җитте» дип әйтә

ХӘЗЕР ӨЙРӘТЕГЕЗ

Балагызга хәзер «юк» дисәгез, бу аңа тормышында, мәсәлән, наркотиклар куллану я башка зыянлы нәрсә эшләү вәсвәсәсе туганда, үзенә «юк» дип әйтергә булышыр

Үрнәк күрсәтегез

  • Балам авыр ситуацияләрне ярсымыйча гына хәл иткәнемне күрәме?

  • Мин балама ни өчен проблемаларны тыныч кына хәл итәргә тырышканымны аңлатаммы?

  • Балам мине ярсучан һәм кызу канлы я тыныч һәм тотнаклы итеп сурәтләр идеме?

Без нәрсә эшләдек?

«Без белә идек: кызыбызның күңелсезләнергә я ачуланырга хакы бар, әмма без аңа бу хисләре белән янында булганнарны борчырга рөхсәт итми идек. Ул үзен кулда тота алмаганда, без аңа, ул тынычланганчы, башкалар белән булырга рөхсәт итмәдек» (Тереза).

«Без хатыным белән максат куйдык: балаларыбызның тәртибе безгә ошаганда, аларга моның турында әйтергә. Алар авыр ситуацияләрдә тотнаклылык күрсәтә алганда, без аларны мактадык» (Уэйн).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу