Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 сентябрь 3-7 б.
  • Тотнаклылык сыйфатын үстерегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тотнаклылык сыйфатын үстерегез
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘ ЯХШЫ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ
  • ТОТНАКЛЫЛЫК КҮРСӘТҮДӘ ЯХШЫ ҺӘМ НАЧАР МИСАЛЛАР
  • ГАМӘЛИ КИҢӘШЛӘР
  • Бүләк алыр өчен, тотнаклык күрсәтегез!
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Белемегезгә тотнаклыкны өстәгез
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Тотнаклылык Йәһвәнең хуплавын бирә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Тотнаклылык файдалы
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 сентябрь 3-7 б.
Йосыф Потифар хатыныннан чыгып йөгерә

Тотнаклылык сыйфатын үстерегез

«Рух җимеше... тотнаклылык» (ГӘЛ. 5:22, 23).

ҖЫРЛАР: 121, 36

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Шайтан фетнә күтәргәч, Аллаһының ничек эш итүеннән нәрсәгә өйрәнеп була?

  • Изге Язмалардан күренгәнчә, нинди кешеләр тотнаклылык күрсәткән, ә кемгә бу сыйфат җитеп бетмәгән?

  • Изге Язмаларны өйрәнү безгә тотнаклылыкны үстерергә ничек ярдәм итә ала?

1, 2. а) Тотнаклылык җитмәү нинди ачы җимешләр китерә? ә) Ни өчен тотнаклылык темасы бүгенге көннәрдә аеруча актуаль?

ТОТНАКЛЫЛЫК. Бу гаҗәеп сыйфатның чыганагы — Йәһвә Аллаһы, һәм нәкъ ул безгә бу сыйфатны үстерергә ярдәм итә (Гәл. 5:22, 23). Йәһвә үзе бу сыйфатны камил рәвештә күрсәтә. Кешеләргә исә, камилсез булганга, бу сыйфатны чагылдыру авыр. Чынлыкта, нәкъ тотнаклылык җитмәү аркасында, кешеләрнең күп кенә проблемалары туа. Мәсәлән, еш кына тотнаксыз кеше вакыт суза һәм мәктәптә я эштә уңышларга әллә ни ирешә алмый. Эчкечелек, көч куллану, тупас сөйләшү, аерылышу, бурычларга бату, начар гадәтләр, төрмәдә утыру, эмоциональ җәрәхәтләр, җенси юл аша йоккан чирләр, көтмәгәндә балага узу — болар тотнаксыз булуның башка ачы җимешләре (Зәб. 34:11—14).

2 Әйе, тотнаклы булмаган кеше үзенә дә, башкаларга да күп проблемалар китерә. Кызганычка каршы, бүген тотнаксыз кешеләрнең саны арта бара. Тикшерүләр буенча, кешеләр 1940 елларда, безнең заман белән чагыштырганда, күбрәк дәрәҗәдә тотнаклылык күрсәткән. Әмма без моңа гаҗәпләнмибез, чөнки Изге Язмаларда, кешеләр «соңгы көннәрдә... тотнаксыз» булырлар, дип пәйгамбәрлек ителгән булган (2 Тим. 3:1—3).

3. Ни өчен тотнаклылык үстерү файдалы?

3 Ни өчен безгә тотнаклылык сыйфатын үстерергә кирәк? Моңа ике мөһим сәбәп бар. Беренчедән, үз хисләрен һәм эмоцияләрен тезгендә тота алган кешеләрнең, гадәттә, авырлыклары азрак була. Аларга башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләр саклау җиңелрәк, һәм алар ачу, борчылу һәм боегу хисләрен уңышлырак җиңә. Икенчедән, вәсвәсәләргә каршы торсак һәм үз теләкләребезне контрольда тотсак кына, без Аллаһы дуслары була алырбыз. Адәм белән Хаува тотнаклы булмаган һәм моның аркасында Аллаһы белән дуслыкларын югалткан (Ярат. 3:6). Аларның күп кенә токымнары да, тотнаксыз булганга, төрле бәхетсезлекләр кичергән.

4. Тотнаклылык күрсәтү авыр булса да, безне нәрсә өметләндерә?

4 Камилсез кеше тотнаклылыкны камил рәвештә күрсәтә алмый. Йәһвә моны аңлый, шуңа күрә ул үз хезмәтчеләренә гөнаһлы теләкләре белән көрәшергә ярдәм итәргә тели (1 Пат. 8:46—50). Кайвакыт барыбызга да тотнаклы булу җиңел түгел, ләкин Йәһвә, кайгыртучы Дус буларак, безне калдырмый. Бу мәкаләне өйрәнгәндә, әйдәгез, мондый сорауларга җавап табыйк: Йәһвә ничек тотнаклылык күрсәтә? Изге Язмаларда искә алынган кешеләр ничек бу сыйфатны чагылдырган? Ә кем безнең өчен гыйбрәт алырлык мисал булып тора? Шулай ук бу сыйфатны үстерергә ярдәм иткән гамәли киңәшләрне карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘ ЯХШЫ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ

5, 6. Тотнаклы булуда Йәһвә нинди үрнәк күрсәтә?

5 Йәһвә бар эшләрендә камил, шуңа күрә тотнаклылыкны да ул камил рәвештә күрсәтә (Кан. 32:4). Алайса, ни өчен соң безгә, камилсез кешеләргә, Йәһвәнең үрнәгеннән өйрәнү мөһим? Чөнки бу безгә шул сыйфатны яхшырак чагылдырырга ярдәм итәр. Нинди очракларда Йәһвә тотнаклылык күрсәтеп эш иткән?

6 Шайтан Иблис фетнә күтәргәч, Йәһвәнең нинди зур тотнаклылык күрсәткәне турында уйлап кына карагыз! Һичшиксез, Иблиснең фетнәсе Аллаһының тугры фәрештәләрендә ачу һәм Шайтанга карата җирәнү хисен уяткан. Шайтан китергән газаплар турында уйлаганда, бәлки, сезнең дә андый хисләр туадыр. Әмма Йәһвә ярсырга ашыкмаган һәм, ачу хисенә бирелер урынына, Шайтан күтәргән сорауны гаделлек буенча чишәргә булган (Чыг. 34:6; Әюп 2:2—6). Ни өчен Йәһвә шулай эшләгән? Ул берникадәр вакыт көтәргә әзер булган, чөнки «беркемнең дә һәлак ителүен теләми, ә барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9).

7. Без Йәһвәдән ничек үрнәк ала алабыз?

7 Йәһвәнең үрнәге безне сүзләребезне үлчәп әйтергә һәм уйлап эш итәргә өйрәтә. Берәр мөһим карар кабул итәр алдыннан, ашыкмагыз — берникадәр вакыт үтсен. Сүзләрдә һәм эшләрдә акыллы булыр өчен, Йәһвәдән догада зирәклек сорагыз (Зәб. 141:3). Ачуыбыз кайнаган чакта хисләргә бирелеп эш итү күпкә җиңелрәк. Ләкин уйламыйча берәр сүз әйтсәк я нәрсәдер эшләсәк, соңрак моңа үкенербез (Гыйб. сүз. 14:29; 15:28; 19:2).

ТОТНАКЛЫЛЫК КҮРСӘТҮДӘ ЯХШЫ ҺӘМ НАЧАР МИСАЛЛАР

8. а) Тотнаклылык күрсәткән кешеләрнең мисалларын кайдан табып була? ә) Йосыфка вәсвәсәгә бирелмәскә нәрсә булышкан? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

8 Изге Язмаларда тотнаклылык күрсәткән күп кенә кешеләр искә алына. Бәлки, сез төрле хәлләрдә үзләрен тыя белгән берничә персонажны исегезгә төшерерсез. Аларның берсе — Ягъкуб улы Йосыф. Ул фиргавеннең сакчылар башлыгы Потифар йортында хезмәт иткән. «Чибәр, зифа буйлы» Йосыфны Потифар хатыны ошаткан һәм аның белән хәтта якынлык кылырга теләгән. Бу хатын Йосыфка кат-кат әхлаксыз тәкъдимнәр ясаган. Йосыфка вәсвәсәгә бирелмәскә нәрсә ярдәм иткән? Һичшиксез, ул андый гөнаһның нәтиҗәләре турында уйланган. Потифар хатыны Йосыфны киеменнән эләктереп алгач, Йосыф чыгып йөгергән. Ул болай дип фикер йөрткән: «Ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?» (Ярат. 39:6, 9; Гыйбрәтле сүзләр 1:10 укы.)

9. Вәсвәсәләргә бирелмәскә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

9 Без Йосыф мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? Кайвакыт безгә дә, образлы тел белән әйткәндә, вәсвәсәләрдән качарга туры килә. Кайбер мәсихчеләр элек эчкече, бирән булган, тәмәке тарткан, наркотиклар кулланган, азгын тормыш алып барган һәм шуңа охшаш башка эшләр кылган. Суга чумдырылганнан соң да, аларның элеккеге тормыш рәвешенә кайту вәсвәсәсе туарга мөмкин. Сезнең дә берәр гөнаһ кылу теләге туса, вәсвәсәгә бирелүегез Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезгә зыян китерәчәге турында уйланыгыз. Вәсвәсә туа алган хәлләрне алдан абайлап, алардан качарга тырышыгыз (Зәб. 26:4, 5; Гыйб. сүз. 22:3). Ә инде андый хәлгә эләксәгез, Йәһвәдән догада зирәклек һәм тотнаклылык сорагыз.

10, 11. а) Күп кенә яшь мәсихчеләр мәктәптә нинди вәсвәсәгә каршы тора? ә) Яшьләргә басымга бирешмәскә нәрсә ярдәм итә ала?

10 Бүген күп кенә яшьләрне, Йосыфны котырткан кебек, әхлакый нормаларны бозарга котырталар. Кимберли исемле апа-кардәш мисалын алыйк. Аның күп кенә сыйныфташлары җенси тормыш алып барган һәм ял көннәреннән соң җенси мөнәсәбәтләргә кергәннәре турында мактанып сөйли торган булган. Ә Кимберлиның «мактанырлык» очраклары булмаган. Аның сүзләре буенча, сыйныфташларыннан аерылып торганга, ул үзен кайвакыт ялгыз итеп хис иткән. Кимберли беркем белән дә йөрешмәгән, шуңа күрә яшьтәшләре аңардан көлгән. Әмма ул бирешмәгән, чөнки яшьлектә җенси теләкләр аеруча көчле икәнен аңлаган (2 Тим. 2:22). Сыйныфташлары Кимберлидан, син һаман да гыйффәтле кыз булып йөрисеңме, дип сораганда, аның вәгазьләр өчен яхшы мөмкинлеге туган. Без, Кимберли кебек, җенси бозыклыкка бирешмәгән яшь мәсихчеләр белән горурланабыз! Һәм, һичшиксез, Йәһвә дә аларның эшләрен күреп сөенә!

11 Изге Язмаларда азгынлыкка бирелгән тотнаксыз кешеләр турында да язылган. Анда шулай ук андый тәртипнең ачы җимешләре дә ап-ачык күрсәтелә. Сез дә Кимберли ситуациясенә охшаш хәлдә булсагыз, Гыйбрәтле сүзләрнең 7 нче бүлегендә сурәтләнгән акылсыз яшь кеше белән булган очракны исегезгә төшерегез. Шулай ук Әмнун кылган эшләрнең коточкыч нәтиҗәләре турында уйланыгыз (2 Иш. 13:1, 2, 10—15, 28—32). Ата-аналар, балалары белән бергә гаилә өйрәнүендә андый өзекләрне карап чыкса, балаларына, башка җенестәге кешеләр белән аралашканда, тотнаклы һәм зирәк булырга ярдәм итәчәк.

12. а) Йосыф, үз абыйлары белән очрашканда, үз хисләрен ничек тыйган? ә) Нинди очракларда безгә үз хисләребезне тыярга кирәк булырга мөмкин?

12 Йосыф тагын бер очракта яхшы үрнәк күрсәткән. Аның абыйлары Мисырга ризык сатып алырга дип килгән булган. Йосыф алар үзгәргәнме икәнен белергә теләгән, шуңа күрә башта үзенең кем икәнен аларга ачмаган. Ә инде хисләре ташыган чакта, Йосыф, үзен тыеп, аулак бүлмәгә кереп киткән һәм анда елый башлаган (Ярат. 43:30, 31; 45:1). Безгә дә, Йосыфка кебек, үзебезне тыярга кирәк. Кардәшләребез я якын кешеләребез безне рәнҗеткәндә, тотнаклылык безгә тупас сүзләр әйтмәскә я акылсыз эш итмәскә ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 16:32; 17:27). Ә берәр туганыбыз җыелыштан чыгарылган булса, үз хисләребезне тыя белү безгә җитди сәбәпсез аның белән аралашмаска булышыр. Бу бик авыр булырга мөмкин. Ләкин, җыелыштан чыгарылган кеше белән аралашмыйча, сез Йәһвәнең үрнәге һәм киңәше буенча эш итәсез. Моны истә тоту сезгә көч өстәп торыр.

13. Давыт патша мисалыннан без нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Давыт патша мисалы да игътибарга лаек. Шаул һәм Шимгый аңа күп явызлык кылса да һәм ачуын чыгарса да, Давыт ачуга бирелмәгән һәм үз көчен аларга зыян китерер өчен кулланмаган (1 Иш. 26:9—11; 2 Иш. 16:5—10). Әмма Давыт һәрвакытта да тотнаклы булган дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Битсәбия һәм комсыз Набал очракларында ул тотнаксыз эш иткән (1 Иш. 25:10—13; 2 Иш. 11:2—4). Шулай да Давыт тормышыннан без күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Беренчедән, җыелыш өлкәннәре, тотнаклылык күрсәтеп, сак булырга һәм үз хакимлекләрен дөрес кулланырга тиеш. Икенчедән, беркем дә, үз-үзенә артык таянып, мин вәсвәсәгә беркайчан да бирелмәячәкмен, дип уйларга тиеш түгел (1 Көр. 10:12).

ГАМӘЛИ КИҢӘШЛӘР

14. а) Бер кардәш нинди хәлгә эләккән? ә) Ни өчен киеренке хәлләрдә безгә үзебезне тыныч тоту мөһим?

14 Тотнаклылык сыйфатын ничек яхшыртып була? Әйдәгез, тормыштан бер очрак карап чыгыйк. Луиджи исемле абый-кардәшебез авариягә эләккән: башка бер машина аның машинасын арттан бәргән. Бу машина йөртүче, үзе гаепле булса да, Луиджига кычкыра башлаган һәм чак кына сугыша башламый калган. Луиджи Йәһвәдән тынычлык сораган һәм теге кешене тынычландырырга тырышкан. Әмма бу уңышка китермәгән. Шулай да Луиджи тынычлыгын югалтмаган. Бер атнадан соң ул бер хатын-кызга килеп китү ясаган. Шул хатын-кызның ире теге машина йөртүче булып чыккан! Бу кешегә бик уңайсыз булып киткән, һәм ул әйткән сүзләре өчен гафу үтенгән. Ул, Луиджиның машинасын тизрәк ремонтласыннар өчен, аның иминият компаниясенә үзе шалтыратырга тәкъдим иткән. Моннан тыш, бу ир кеше Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшүләренә кушылган һәм Луиджины яхшы тыңлаган. Луиджи үзенең теге очракта тыныч калганына бик шат булган. Ә тынычлыгын югалткан булса, бу зур зыян китерә алыр иде! (2 Көринтлеләргә 6:3, 4 укы.)

Йәһвә Шаһитенең кычкырган кеше белән үзен әдәпле тотуы соңрак яхшы нәтиҗәләргә китергән

Тыныч калу-калмавыбыз хезмәтебезгә тәэсир итә ала (14 нче абзацны кара.)

15, 16. Изге Язмаларны өйрәнү сезгә һәм гаиләгезгә тотнаклылык сыйфатын яхшыртырга ничек ярдәм итә ала?

15 Изге Язмаларны тырышып, регуляр рәвештә өйрәнү мәсихчегә тотнаклылык үстерергә ярдәм итәргә мөмкин. Аллаһының Йошуага әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез: «Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен, андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен, син аны көне-төне укып уйлан. Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең» (Йош. 1:8). Әмма ни өчен Изге Язмаларны өйрәнү тотнаклылык үстерүдә файдалы?

16 Бу мәкаләдә инде әйтелгәнчә, Изге Язмаларны укып, без тотнаклылык һәм тотнаксызлык нинди нәтиҗәләргә китерә икәнен күрәбез. Йәһвә андый мисалларны безнең файдабызга үз Сүзендә яздыртып калдырган (Рим. 15:4). Бу мисаллар турында уйланып уку һәм алар турында күбрәк белергә тырышу бик файдалы! Андый өзекләрнең шәхсән сезгә һәм гаиләгезгә нинди файда китерә алганын күрергә тырышыгыз. Йәһвәдән укып белгәннәрегезне кулланырга ярдәм итсен дип сорагыз. Кайбер өлкәләрдә сезгә тотнаклылык җитеп бетмәгәнен абайлап алсагыз, моңа күзегезне йомып калмагыз. Моның турында дога кылыгыз һәм үзгәрер өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген билгеләгез (Ягък. 1:5). Басмаларыбызда тотнаклылыкка кагылышлы күп кенә файдалы киңәшләр бар, шуңа күрә алар ярдәмендә тирән тикшерүләр үткәрегез.

17. Ата-аналар үз балаларына тотнаклылык үстерергә ничек булыша ала?

17 Кызганычка каршы, балалар тотнаклы булып тумый. Алайса, ата-аналар үз балаларына бу һәм башка сыйфатларны үстерергә ничек булыша ала? Моның өчен алар үзләре яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш (Эфес. 6:4). Балагызга үз теләкләрен тыю авыр икән, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин аңа яхшы үрнәк күрсәтәмме?» Регуляр рәвештә вәгазьләвегез, җыелышка йөрүегез һәм гаилә өйрәнүен үткәрүегез дә балагызга яхшы тәэсир иткәнен онытмагыз. Кирәк булганда, балагызга «юк» дип тә әйтергә курыкмагыз. Йәһвә дә Адәм белән Хаува өчен чикләр куйган. Шулай итеп ул аларда үз хакимлегенә карата хөрмәт хисе үстерергә теләгән. Шул рәвешчә, ата-аналар үз балаларын тәрбияләсә һәм аларга яхшы үрнәк күрсәтсә, бу аларга тотнаклы булырга булышыр. Балаларыгызны Аллаһының хакимлеген яратырга һәм аның нормаларына хөрмәт белән карарга өйрәтсәгез, аларга иң кадерле хәзинә биргән булырсыз. (Гыйбрәтле сүзләр 1:5, 7, 8 укы.)

18. Ни өчен дусларны акыллы сайларга кирәк?

18 Шуны да әйтеп китәргә кирәк: безнең балаларыбыз бармы, юкмы — барыбыз да дусларны зирәклек белән сайларга тиеш. Йәһвәне яраткан кешеләр белән аралашыгыз. Алар сезне яхшы максатларга омтылырга дәртләндерер һәм проблемалардан качарга ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 13:20). Рухи карашлы дуслар, үзләре дә тотнаклылык күрсәтеп, сезгә яхшы яктан тәэсир итәчәк. Сезнең дә үрнәгегез аларны дәртләндерәчәк. Әйе, тотнаклылык безгә Аллаһының хуплавына ия булырга, тормышка шатланырга һәм башкаларга яхшылык кылырга булышачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу