БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Яратылыштан алып туфанга кадәр
Күк һәм җир кайдан килеп чыккан? Кояш, ай, йолдызлар, шулай ук җирдәге башка бик күп нәрсәләр ничек барлыкка килгән? Изге Язмаларда дөрес җавап бирелә: боларның барысын Аллаһы яраткан. Шуңа күрә безнең китабыбыз барлыкка китерү турында Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләрдән башлана.
Без шуны белербез: Аллаһы беренче итеп үзенә ошаш рухи шәхесләрне — фәрештәләрне барлыкка китергән. Әмма җир безнең кебек кешеләр өчен яратылган булган. Шуңа күрә Аллаһы ир белән хатынны — Адәм белән Хауваны барлыкка китергән һәм аларны бик матур бакчага урнаштырган. Ләкин алар Аллаһыны тыңламаган һәм яшәргә хокукларын югалткан.
Адәмнең яратылуыннан туфанга кадәр 1656 ел үткән. Ул вакыт дәвамында күп начар кешеләр һәм фәрештәләр яшәгән. Күктә безнең күзгә күренми торган Шайтан һәм аның начар фәрештәләре яшәгән. Җирдә Кабил һәм башка бик күп начар кеше һәм шулай ук бик көчле кешеләр дә яшәгән. Әмма җирдә Һабил, Ханок һәм Нух кебек яхшы кешеләр дә булган. БЕРЕНЧЕ кисәктә барлык шушы вакыйгалар һәм кешеләр турында сүз барачак.