Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 7 хикәя
  • Кыю кеше

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кыю кеше
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул Аллаһының хуплавын алган
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Имансыз дөньяда яшәп, Һанох Алла белән йөргән.
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Бу шомлы заманада Аллаһы белән йөрегез
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Яратылыштан алып Туфанга кадәр
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 7 хикәя
Ханок

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кыю кеше

ҖИРДӘ күп кеше яши башлагач, аларның күбесе, Кабил кебек, начар эш башкарган. Әмма бер кеше алар кебек булмаган. Син аны рәсемдә күрәсең. Аның исеме Ханок. Ул бик кыю кеше булган. Кешеләр бик начар эшләр эшләсә дә, Ханок Аллаһыга хезмәт итүен дәвам иткән.

Ханок заманында бер явыз кеше башка бер кешене үтерә

Ни өчен кешеләр начар эшләр эшләгән? Син беләсеңме? Ә кем Адәм белән Хауваны Аллаһыны тыңламаска һәм тыелган җимешне ашарга котырткан? Бу исеңдәме? Әйе, начар фәрештә. Изге Язмаларда ул Шайтан дип атала. Һәм ул кешеләрне начар булырга котырта.

Бер көнне Йәһвә Аллаһы Ханокны кешеләргә бер хәбәр белән җибәрә, әмма алар аны тыңларга да теләми. Ханок мондый хәбәр сөйли: «Аллаһы барлык явыз кешеләрне юк итәчәк көнне билгеләгән». Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыккандыр. Алар, бәлки, Ханокны үтерергә дә теләгәннәрдер. Шуңа күрә Ханокка, кешеләргә Аллаһы ниятен сөйләр өчен, бик кыю булырга кирәк булган.

Ханок заманындагы явыз кешеләр җенләнеп беткән

Ханок явыз кешеләр арасында озак яшәмәгән. Моны Аллаһы рөхсәт итмәгән. Ханок 365 ел гына яшәгән. Ни өчен без «365 ел гына» дип әйтәбез? Чөнки ул вакытта кешеләр безнең көннәр белән чагыштырганда күпкә көчлерәк булган һәм күпкә озаграк яшәгән. Мәсәлән, Ханокның улы Мәтушалах 969 ел яшәгән!

Ханок үлгәннән соң, кешеләр тагы да ныграк бозылган. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, аларның барлык уйлары явызлык булган, һәм җир явыз эшләр белән тулган.

Ни өчен ул вакытта җирдә шундый күп кайгы-хәсрәт булган? Син моны беләсеңме? Шайтан кешеләрне начар эшләргә котыртыр өчен яңа юл тапкан. Моның турында киләсе бүлектән белербез.

Яратылыш 5:21—24, 27; 6:5; Еврейләргә 11:5; Яһүд 14, 15.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу