Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.4. 12-15 б.
  • Ул «Аллаһы юлында йөргән»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ул «Аллаһы юлында йөргән»
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЯВЫЗ ДӨНЬЯДА ЯШӘГӘН САФ КЕШЕ
  • «ҮЗЕҢӘ КӨЙМӘ ЯСА»
  • «КӨЙМӘГӘ КЕР»
  • «Ул Аллаһы юлында йөрде»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Нух көймә төзи
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ни өчен Аллаһы Нухны хуплаган? Бу безнең өчен мөһимме?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.4. 12-15 б.

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | Нух

Ул «Аллаһы юлында йөргән»

НУХ пәйгамбәр тураеп баса да эштән талган мускулларын язып ала. Ул бүрәнәгә утырып ял иткән вакытта көймәнең гаять зур төзелешенә күз сала. һавада кызган сумаланың ачы исе сизелә, тирә-якта төзелү эшләренең тавышлары яңгырый. Утырган урыныннан Нух үзенең тырышып эшләгән улларын күзәтә. Алар көймәнең төрле өлешләрендә үзләренә тапшырылган эшне башкаралар. Нух үз уллары, аларның хатыннары һәм үз кадерле хатыны белән бергә инде берничә дистә ел шушы көймәне төзи. Эшләрнең шактый зур өлеше инде башкарылган, шулай да башкарасы эш әле күп.

Шул җирләрдә яшәүче халык аларны ахмак дип саный. Төзелә торган көймәгә карап кешеләр көләләр: алар җир йөзен тулысынча каплаячак туфанның булуына ышанмыйлар. Нух аларны шушы афәт турында кисәтеп торса да, бу хәбәр алар өчен акылга сыймаслык, мәгънәсез булып күренә! Алар бер дә шуны аңлый алмый: ни өчен кеше үз гомерен һәм гаиләсенең гомерен шундый мәгънәсез эштә катнашып юкка әрәм итә. Әмма Йәһвәнең, Нух Аллаһысының, аңа карашы шул кешеләрнең карашыннан тулысынча аерылып тора.

Аллаһы Сүзендә Нух «Аллаһы юлында йөрүче кеше иде» диелә (Яратылыш 6:9). Бу сүзләр Аллаһы җир йөзе буйлап йөргән я Нух берәр ничек күккә күтәрелгән дигәнне аңлатмый. Нух Аллаһының кушканнарын җиренә җиткереп үтәгән һәм аны шул кадәр нык яраткан ки, алар Йәһвә белән дуслар кебек йөргәннәр дип әйтеп була — менә нинди мәгънәдә Нух Аллаһы юлында йөрүче кеше булган. Соңрак, меңләгән еллар узгач, Инҗилдә Нух турында: «Үз иманы белән ул дөньяны хөкем иткән»,— дип әйтелгән булган (Еврейләргә 11:7). Нинди мәгънәдә ул дөньяны хөкем иткән? Без Нухтан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ЯВЫЗ ДӨНЬЯДА ЯШӘГӘН САФ КЕШЕ

Нух начарланганнан начарлана бара торган дөньяда үскән. Әле аның карт бабасы Ханох көннәрендә дөнья хәле начар булган. Ханох — Аллаһы белән йөргән тагын бер тәкъва кеше шул дөньяның явыз кешеләре бер көн хөкем ителәчәк дип алдан әйткән булган. һәм Нух көннәрендә явызлык тагы да үрчегән. Йәһвә карашыннан җир йөзе бозылган булган, чөнки бар җирдә җәбер-золым хөкем сөргән (Яратылыш 5:22; 6:11; Яһүд 14, 15). Ни өчен соң андый хәл туган?

Аллаһының рухи уллары — фәрештәләр арасында аяныч хәл туган. Аларның берсе Йәһвәгә каршы күтәрелгән һәм Адәм белән Хауваны гөнаһ эшләргә котыртып Аллаһыга яла яккан һәм Шайтан Иблис дип атала башлаган. Нух көннәрендә Йәһвәнең гадел идарә итүенә каршы кайбер башка фәрештәләр дә күтәрелгән. Алар Аллаһы үзләренә күктә биргән урыннарын калдырып җиргә төшкәннәр, кеше булып яши башлаганнар һәм матур хатын-кызларны үзләренә хатын итеп алганнар. Шул горур, эгоист, фетнәче фәрештәләр җирдә яшәүче кешеләрне бозык юлга тарткан (Яратылыш 3:1—5; 6:1, 2; Яһүд 6, 7).

Шуннан соң үзләренә кеше тәне алган фәрештәләр хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән, шул хатын-кызлардан зур гәүдәле һәм гаять көчле угыллар туган. Шул явыз әзмәверләр аркасында дөнья хәле тагы да начарайган. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта»,— дип әйтелә дә, һәм шул сүзләр белән Барлыкка Китерүченең хисләре чагылдырылган. Йәһвә 120 ел эчендә бу явыз җәмгыятьне юк итәргә булган (Яратылыш 6:3—5).

Нух белән аның хатынына балаларын начар тәэсирдән саклап торырга туры килгән

Әлбәттә, андый дөньяда балалар үстерү бик авыр булган! Шулай да Нух бирешмәгән. Ул яхшы хатынга өйләнгән. Нухка 500 яшь тулгач, аның өч улы — Шем, Хам, Йафет туганa. Нухка хатыны белән бергә үз малайларын тирә-яктагы начар тәэсирдән сакларга туры килгән. Кечкенә малайлар еш кына «шөһрәтле» һәм «көчле» кешеләргә сокланып карый, ә әзмәверләр нәкъ андый булган да. Нух балалары, күрәсең, кешеләрнең шул әзмәверләр турындагы сөйләшүләрен ишеткән, һәм Нух үз хатыны белән бу хәлне берничек тә үзгәртә алмаса да, үз балаларын бөтен явызлыкны нәфрәт итүче Йәһвә Аллаһы турындагы искиткеч хакыйкатькә өйрәтә алган. Аларның малайлары җәбер-золым һәм фетнә аркасында Йәһвәнең йөрәге сызланганын белергә тиеш булган (Яратылыш 6:6).

Бүгенге әти-әниләр Нух һәм аның хатынын аңлый. Без яшәгән дөньяда да җәбер-золым һәм фетнәче рухы хөкем сөрә. Хәтта балалар өчен чыгарылган күңел ачулар да андый рух белән сугарылган. Акыллы әти-әниләр үз балаларына тынычлык Аллаһысы, Йәһвә, турында белем бирә. Алар үз балаларын Аллаһы тиздән бөтен җәбер-золымны юк итәчәк дип өйрәтә. Шулай итеп әти-әниләр, балаларына андый тәэсиргә бирешмәскә ярдәм итәр өчен, көченнән килгәнне эшли (Мәдхия 10:5; 36:10, 11). Әти-әниләр, сез дә уңышлы була аласыз! Нух үз хатыны белән уңышлы булган. Аларның угыллары яхшы кешеләр булып үскән, һәм үзләре кебек хак Аллаһыны, Йәһвәне, үз тормышларында беренче урынга куйган хатыннарга өйләнгән.

«ҮЗЕҢӘ КӨЙМӘ ЯСА»

Нухның тормышы бер мәлдә кискен үзгәргән. Йәһвә үзенең яраткан хезмәтчесе белән сөйләшкәндә, үз ниятен ачкан һәм тиздән ул шул көннәрдәге дөньяны юк итәчәк дигән. Аллаһы аңа мондый боерык биргән: «Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса» (Яратылыш 6:14).

Кайберәүләр бу көймәне күз алдына корабль итеп китерсә дә, чынлыкта ул суда йөзә ала торган зур гына бер тартма булган. Йәһвә Нухка ул көймәнең төгәл үлчәмнәрен биргән, ничек аны төзергә икәнен аңлаткан, эчке һәм тышкы ягын сумала белән капларга кушкан. Шуннан соң ни өчен андый көймә төзергә кирәк икәнен аңлаткан: «Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын... Җир йөзендә бернинди тереклек калмаячак». Ә Нухның үзенә: «Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер»,— дигән. Нухка шулай ук көймәгә һәр хайван төрен алырга кирәк булган. Киләчәк Туфанда көймә эчендәгеләр генә исән кала алган! (Яратылыш 6:17—20).

Нухка гаять зур йөкләмә бирелгән булган. Аңа 133 метр озынлыктагы, 22 метр киңлектәге һәм 13 метр биеклектәге көймә төзәргә кирәк булган. Хәтта соңрак та кешеләрнең андый зур агач корабль төзегәннәре булмаган. Нух бу йөкләмәне үтәүдән качарга тырышканмы? Андый йөкләмәне үтәү авыр булачак дип зарланганмы? Я йөкләмәсен җиңеләйтер өчен көймәне башкарак төзәргә тырышканмы? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде» (Яратылыш 6:22).

Бу эшкә, күрәсең, якынча 40—50 ел киткән. Агачларны егып кирәкле урынга ташырга, бүрәнәләрне юнып шомартырга һәм бер-берсе белән тоташтырырга, шулай итеп көймәне өч катлы һәм күп бүлмәле итеп төзергә кирәк булган. Көймәнең бер ягына ишек, ә иң өстә, күрәсең, түбә астында, тәрәзәләр ясалган. Ә түбә үзе, яңгыр сулары агып торсын өчен, чак кына авыш булган (Яратылыш 6:14—16).

Еллар узган саен көймә әкрен-әкрен генә төзелә барган. Бу эшне башкарырга ярдәм итүче гаиләсенә Нух бик рәхмәтле булгандыр! Әмма аңа тагын бер эшне башкарырга туры килгән, һәм бу эш көймә төзүеннән дә катлаулырак булгандыр. Инҗилдә Нух «тәкъвалыкны вәгазьләүче» дип атала (2 Петер 2:5). Ул шул явыз динсез җәмгыятьтә яшәүче кешеләрне бер дә курыкмыйча кисәткән һәм киләчәктә алар юк ителәчәк дип әйткән. Бу кисәтүне ишеткәч кешеләр нәрсә эшләгән? Соңрак Гайсә Мәсих шул көннәрне искә төшереп кешеләр турында «алар төшенмәгәннәр» дигән. Гайсә сүзләре буенча, ул кешеләр үз көндәлек эшләренә чумган булган: алар ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр, кияүгә чыкканнар һәм Нух кисәтүенә колак салмаганнар (Маттай 24:37—39). һичшиксез, Нухтан һәм аның гаиләсеннән күп кеше мыскыллап көлгән. Кайберәүләр аңа хәтта янагандыр һәм каты каршы килгәндер.

Кешеләр Аллаһының Нухны фатихалап торганын күрсә дә, Нухтан көлеп аның хәбәрен санга сукмаган

Моңа карамастан Нух һәм аның гаиләсе бирешмәгән. Тирә-яктагы кешеләр көймә төзү эшен мәгънәсез һәм акылсыз эш дип санаса да, көймәне төзүләрен дәвам иткән. Мәсихче гаиләләр Нух һәм аның гаиләсе күрсәткән иманнан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Өстәвенә, без, Изге Язмаларда бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» дип аталган чорда яшибез (2 Тимутигә 3:1). Гайсә сүзләре буенча, без яшәгән чор Нух көймә төзегән чор кебек булачак. Бу дөнья Аллаһы Патшалыгы турындагы хәбәргә ваемсыз калса, бу хәбәрдән мыскыллап көлсә һәм хәтта бу хәбәр аркасында мәсихчеләрне эзәрлекләсә дә, Йәһвә хезмәтчеләре Нух мисалын истә тотып яхшы эшли. Андый авырлыкларны мәсихчеләргә кадәр Аллаһының башка хезмәтчеләре дә кичергән.

«КӨЙМӘГӘ КЕР»

Дистәләгән еллар узган һәм көймә төзү эшләре әкрен генә тәмамланган. Нух үзенең 600 нче еллыгына якынлашып килгәндә, үзенең яраткан кайбер туганнарын югалткан. Аның әтисе Ләмех вафат булганb. Шуннан соң биш ел узгач, Ләмехнең әтисе, Нухның бабасы, Мәтушелах 969 яшендә вафат булган. Изге Язмалар буенча, Мәтушелах иң озак яшәгән кеше булган (Яратылыш 5:27). Ләмех тә, Мәтушелах та әле Адәм яшәгән чорда яшәгән.

Нәкъ шул елны ыруг башлыгы Нух Йәһвә Аллаһыдан яңа хәбәр алган: «Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер». Аллаһы Нухка шулай ук хайваннарның бар төрләрен көймәгә алырга, корбанга китерерлек чиста хайваннардан җидешәр, ә калганнарын икешәр, алырга кушкан (Яратылыш 7:1—3).

Бу онытылмаслык күренеш булгандыр: офыктан йөзләгән хайван агылып көймә янына җыелган. Кайберләре очып, кайберләре шуышып, кайберләре бер яктан икенче якка авышып барган. Төрле-төрле хайваннар: зурлары да, кечкенәләре дә, ерткычлары да, йорт хайваннары да көймә таба агылган. Нухка шул кыргый хайваннарны көймә эченә кертер өчен, алар артыннан чабып һәм куалап йөрергә туры килмәгән. Тәүратта алар турында: «Нух янына килеп, көймәгә менделәр»,— дип әйтелә (Яратылыш 7:8, 9).

Кайберәүләр моңа ышанмыйча болай дип әйтер: «Ничек инде андый хәл булсын? Ничек инде ерткыч хайван мал белән бергә йөрсен?». Үзегез уйлап карагыз: әллә Галәмне барлыкка китергән Аллаһы үзе яраткан хайваннар белән, хәтта, кирәк булса, аларны тыңлаучан итеп, идарә итә алмасмы? Онытмагыз: Йәһвә — Кызыл диңгез суларын урталай бүлгән һәм кояшны туктата алган Аллаһы. Әллә Аллаһы Нухка кагылышлы бар вакыйгалар белән җитәкчелек итеп тора алмаганмы? Әлбәттә, җитәкчелек итеп тора алган һәм ул шулай эшләгән дә!

Әйе, Аллаһы үзе барлыкка китергән хайваннарны саклап калыр өчен башка юл да сайлый алыр иде. Әмма, аның акыллылык күрсәтеп сайлаган юлы исебезгә шуны төшерә: ул җир йөзендә яшәгән бар тереклек турында кайгыртуны кешеләргә ышанып тапшырган (Яратылыш 1:28). Күп әти-әниләр безнең көннәрдә Нух турындагы хәбәрне үз балаларына Йәһвәнең кешеләрне һәм хайваннарны кадерләгәнен күрсәтер өчен куллана.

Йәһвә Нухка бер атнадан соң Туфан киләчәк дип хәбәр иткән. Нухның гаиләсе өчен бу вакыт тынгысыз вакыт булгандыр. Үзегез уйлап карагыз: хайваннарны җыясы, алар өчен ризыкны кертеп урнаштырасы, шулай ук гаиләнең бар әйберләрен көймә эченә кертәсе бар. Көймәдә яшәүнең уңайлы булуы турында аеруча Нухның, Шемның, Хамның һәм Йафетнең хатыннары кайгырткандыр.

Ә тирә-якта яшәүче кешеләр нәрсә эшләгәннәр? Алар, Йәһвә Нухны һәм аның бар эшләрен фатихалаганын күрсә дә, «төшенмәгәннәр». Алар хайваннарның көймә янына җыелганын үз күзләре белән күреп торган. Әмма аларның ваемсыз калуларына гаҗәпләнәсе юк. Бүген кешеләр бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә яшәвебезгә ап-ачык дәлилләргә «төшенми». Рәсүл Петер алдан язганча, мыскыллап көлүчеләр Аллаһы кисәтүләренә колак салган кешеләрдән мыскыллап көлә (2 Петер 3:3—6). Кешеләр, һичшиксез, Нух белән аның гаиләсеннән дә мыскыллап көлгән.

Нәрсә булган соң шул мыскыллап көлүчеләр белән? Тәүратта Нух үз гаиләсе белән һәм хайваннар белән көймә эченә кергәч, Йәһвә «көймәгә кергәннәр артыннан ишекне япты» дип әйтелә. Шул вакытта көймә янында мыскыллап көлүчеләр басып торган булса, алар һичшиксез сүзсез калган. Ә инде ишек ябылгач та, мыскыллап көлүләрен дәвам иткән булсалар, яңгыр, коеп ява башлагач, һичшиксез аларның авызларын томалаган! Яңгыр яуган да, яуган. Бөтен җир йөзен, нәкъ Йәһвә әйткәнчә, су каплаган! (Яратылыш 7:16—21).

Йәһвә шул явыз халыкның юк ителүен күреп шатланганмы? Юк! (Йәзәкил 33:11). Ул аларга үз тормыш юлларын үзгәртеп, дөрес юлга басарга мөмкинлек биргән булган. Алар моны эшли алганмы? Нух үз тормышы белән бу сорауга җавап биргән. Ул Аллаһы юлында йөреп, аңа бар нәрсәдә буйсынып кешеләрнең котылып калырга мөмкинлеге булган икәнен күрсәткән. Нәкъ шундый мәгънәдә аның иманы шул көннәрдәге дөньяны хөкем иткән, шул көннәрдәге кешеләрнең явыз булуларын ачык күрсәткән. Аның иманы үзен һәм гаиләсен коткарып калган. Нух иманын үрнәк итеп тотсагыз, сез дә үзегезне һәм яраткан кешеләрегезне коткарып кала аласыз. Нух кебек сез дә Йәһвә Аллаһы белән, үз дустыгыз белән йөргәндәй, йөри аласыз. Андый дуслык мәңгелек!

a Ул вакытта кешеләрнең гомерләре бүгенгә караганда күпкә озынрак булган. Аларның буыннары башта камил булган Адәм белән Хаувага әле якын булган. Шуңа күрә, күрәсең, аларның сәламәтлекләре яхшырак булган.

b Ләмех үз улына Нух дигән исем биргән. Бу исем, күрәсең, «ял, юаныч» дигән мәгънә йөртә. Шулай итеп Ләмех, аның улы, үз исеменең мәгънәсе буенча эш итеп, кешелекне ләгьнәт ителгән җирдәге авыр хезмәттән ялга алып барачак дип пәйгамбәрлек иткән (Яратылыш 5:28, 29). Ләмех бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрмәгән.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу