Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 29 хикәя
  • Ни өчен Муса качкан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Муса качкан
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Янып торучы куак
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Янып торган куак
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Муса иманын үрнәк итеп тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 29 хикәя
Муса Мисырдан кача

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ни өчен Муса качкан

КАРА, Муса Мисырдан кача. Аның артыннан кешеләр куып килә. Аларны күрәсеңме? Ни өчен алар Мусаны үтерергә тели икәнен син беләсеңме? Әйдә, нәрсә булганын карап чыгыйк.

Муса Мисыр хакиме фиргавеннең йортында үсә. Ул бик акыллы һәм күренекле кешегә әйләнә. Муса шуны белә: ул Мисыр кешесе түгел һәм аның чын әти-әнисе — Исраил коллары.

Мусага 40 яшь булганда, ул үз халкы ничек яши икәнен белергә тели һәм алар янына бара. Аның халкы начар яши: исраиллеләрне җәберлиләр. Ул бер мисырлының бер исраиллене кыйнаганын күрә. Муса беркем дә күрми микән дип як-ягына карана да һәм Мисыр кешесенә суга. Бу кеше үлә. Аннан соң Муса аның гәүдәсен комга күмеп куя.

Икенче көнне Муса кабат үз халкын карарга бара. Ул үзен халкына ярдәм итәргә һәм аларны коллыктан азат итәргә сәләтле дип уйлый. Шунда ул ике Исраил кешесенең сугышканын күрә һәм кыйнаган кешегә: «Ни өчен син үз кардәшеңне кыйныйсың?» — ди.

Бу ир кеше Мусага: «Кем сине безнең өстән башлык һәм хаким итеп куйды? Әллә син, Мисыр кешесен үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме?» — дип сорый.

Муса куркып кала. Ул шуны аңлый: кешеләр аның мисырлыны үтергәнен белә. Моның турыда хәтта фиргавен дә белгән һәм Мусаны үтерергә кешеләр җибәргән. Менә ни өчен Мусага Мисырдан качарга туры килә.

Муса Мисырдан ерак урнашкан Мидьян җиренә качып китә. Ул анда Итеро гаиләсе белән таныша һәм аның Сиппора исемле кызына өйләнә. Муса көтүче булып китә. Ул Итеро сарыкларын көтә һәм Мидьян җирендә 40 ел яши. Аңа инде 80 яшь. Һәм бер көн Муса Итероның сарыкларын көтеп йөргәндә, бер гаҗәеп вакыйга була. Һәм бу аның тормышын тулысынча үзгәртә. Киләсе битне ачып укысаң, син нәрсә булганын белерсең.

Чыгыш 2:11—25; Рәсүлләр 7:22—29.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу