Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 18 хикәя 48 б.-49 б., 4 абз.
  • Янып торган куак

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Янып торган куак
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Янып торучы куак
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ни өчен Муса качкан
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Муса ярату күрсәткән кеше
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 18 хикәя 48 б.-49 б., 4 абз.
Муса янып торган куак янында

УНСИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Янып торган куак

Муса Мидья́н җирендә 40 ел яшәгән. Ул өйләнгән, һәм аның балалары туган. Бер көн, Сина́й тавы янында сарыкларын көткәндә, ул гаҗәеп нәрсә күргән: бер күгән куагы утта янган, әмма һич тә янып бетмәгән! Якынрак килгәч, Муса куак эченнән тавыш ишеткән: «Муса, якын килмә. Аяк киемеңне сал, чөнки син торган урын изге». Муса белән фәрештә аша Йәһвә сөйләшкән булган.

Куркудан Муса үз битен каплаган. Тавыш аңа: «Мин исраиллеләрне́ң газаплануын күрдем,— дигән.— Мин аларны, мисырлыларда́н яклап, яхшы җиргә китерермен. Ә син аларны Мисырда́н алып чыгарсың». Бу Мусаны бик гаҗәпләндергәндер, әйеме?

Шунда Муса: «Кешеләр миннән, кем сине җибәргән, дип сорасалар, аларга нәрсә диим?» — дип әйткән. Аллаһы аңа болай дигән: «Мине Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы Йәһвә җибәрде, диген». Муса: «Ә алар мине тыңламаса?» — дип сораган. Шулчак Йәһвә Мусаны үз ярдәмендә ышандырган. Ул аңа үз таягын җиргә ташларга кушкан. Мусаның үз таягын ташлавы булган, таяк еланга әверелгән! Ул еланны койрыгыннан тоткач, елан янә таяк булып киткән. Шуннан соң Йәһвә: «Бу могҗизаны күргәч, алар сиңа ышаныр»,— дип әйткән.

Әмма Муса: «Мин яхшы сөйли белмим»,— дигән. Шунда Йәһвә: «Мин сиңа нәрсә сөйләргә икәнен әйтермен һәм яныңа абыең Һарунны́ җибәрермен. Ул сиңа ярдәм итәр»,— дип вәгъдә иткән. Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанып, Муса үз хатыны һәм угыллары белән кире Мисырга́ киткән.

«Ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер» (Маттай 10:19)

Сораулар: сарык көтүен көткәндә, Муса нәрсә күргән? Йәһвә Мусага нәрсә эшләргә кушкан?

Чыгыш 3:1—4:20; Рәсүлләр 7:30—36

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу