Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 88 хикәя
  • Яхъя Гайсәне суга чумдыра

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхъя Гайсәне суга чумдыра
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә суга чумдырыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең беренче шәкертләре
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең суга чумдырылуы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәнең беренче шәкертләре
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 88 хикәя
Яхъя Гайсәне суга чумдыргач, тегесе Үрдүн елгасыннан чыга

СИКСӘН СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яхъя Гайсәне суга чумдыра

КАРА, бу кешенең башына күгәрчен төшеп бара. Бу кешенең исеме Гайсә. Хәзер аңа 30 яшьләр тирәсе. Аның янында Яхъя басып тора. Без аның турында инде әзрәк белгән идек. Хәтерлисеңме: Мәрьям үзенең кардәше Элисабетнең хәлен белергә килгәндә, Элисабетнең карынындагы бала шатлыгыннан сикергән иде? Бу бала тугач, аңа Яхъя дигән исем бирәләр. Ә хәзер Гайсә һәм Яхъя нәрсә эшли?

Яхъя яңа гына Гайсәне Үрдүн елгасында суга чумдырып алды. Әйе, кеше суга чумдырылу йоласы үткәндә аны суга батырып алалар. Яхъя кешеләрне суга чумдыра, шуңа күрә аны Чумдыручы Яхъя дип атыйлар. Ни өчен Яхъя Гайсәне суга чумдыра?

Гайсә үзе Яхъяга моны эшләргә куша. Яхъя кешеләрне суга чумдыра, чөнки бу кешеләр үткәндә начар эш эшләгәннәренә үкенәләр һәм моны күрсәтергә телиләр. Ләкин Гайсә үкенерлек берәр начар эш эшләгәнме? Юк, чөнки ул күктән килгән Аллаһының Улы. Димәк, Гайсә Яхъяга башка сәбәп аркасында үзен суга чумдырырга куша. Әйдә, бу сәбәпне белик.

Гайсә моңа кадәр балта остасы булган. Балта остасы агачтан төрле әйберләр, мәсәлән, өстәлләр, урындыклар һәм кечкенә эскәмияләр ясый. Мәрьямнең ире Йосыф балта остасы булган һәм Гайсәне дә бу һөнәргә өйрәткән. Әмма Йәһвә Гайсәне җиргә башка максат белән җибәргән. Ул аңа мөһим эш тапшырган, һәм хәзер аны башкарырга вакыт килгән. Гайсә үз Атасының ихтыярын башкарырга килгәнен күрсәтер өчен, Яхъяга үзен суга чумдырырга куша. Аллаһы моны хуплыймы?

Изге рух күктән күгәрчен рәвешендә иңә

Әйе, чөнки Гайсә судан чыгу белән, күктән мондый тавыш яңгырый: «Бу минем сөекле Улым, Мин Аны хуплыйм». Шунда күк йөзе ачылып киткән сыман була, һәм Гайсә өстенә күгәрчен утыра. Бу чын күгәрчен түгел, бу — Аллаһының изге рухы.

Хәзер Гайсәгә бик күп нәрсәләр турында уйланырга кирәк, һәм ул 40 көнгә аулак урынга китә. Шунда аның янына Шайтан килә. Ул Гайсә Аллаһы канунын берәр яктан булса да бозсын өчен көч куя. Ул өч тапкыр шулай эшли. Әмма Гайсә моны эшләргә теләми.

Шуннан соң Гайсә чүлдән китә һәм берничә кешене очрата. Алар аның эшен дәвам итүчеләр — аның беренче шәкертләре булып китә. Аларның исемнәре: Әндри, Петер (шулай ук Шимун дип тә атыйлар), Филип һәм Натанаил (шулай ук Бартулумай дип тә атыйлар). Гайсә үзенең яңа шәкертләре белән бергә Гәлиләя өлкәсенә китә. Гәлиләядә алар Натанаилнең туган шәһәре Канада туктала. Монда Гайсә зур туй мәҗлесенә бара һәм анда беренче могҗизасын эшли. Беләсеңме нинди могҗиза? Ул суны шәрабка әйләндерә.

Маттай 3:13—17; 4:1—11; 13:55; Марк 6:3; Яхъя 1:29—51; 2:1—12.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу