Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 99 хикәя
  • Өске бүлмәдә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өске бүлмәдә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Хуҗабызның кичке ашы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Сезгә кагылышлы истәлекле вакыйга
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йәһвәне һәм аның Улын исеңдә тот
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 99 хикәя
Гайсәнең үз тугры рәсүлләре белән соңгы тапкыр кичке ашны ашавы

ТУКСАН ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Өске бүлмәдә

ИКЕ көн үтә, һәм пәнҗешәмбе көне җитә. Кич белән Гайсә һәм аның 12 рәсүле бер йортның өске бүлмәсенә җыела. Анда алар Коткарылу бәйрәмен үткәрәләр. Ишектән чыгып баручы кеше — Яһүд Искариот. Ул руханилар янына китә. Ул аларга Гайсәне кулга алырга булышыр өчен бара.

Моннан бер көн элек Яһүд руханилар янына килеп: «Әгәр Гайсәне кулга алырга булышсам, сез миңа нәрсә бирәчәксез?» — дип сорый. Алар: «Утыз көмеш тәңкә бирәбез»,— диләр. Хәзер Яһүд Искариот руханиларга Гайсәнең кайда урнашканын күрсәтер өчен алар янына бара. Яһүд Искариот начар эш эшләргә җыена, шулай бит?

Коткарылу бәйрәме ашы тәмамлана. Әмма хәзер Гайсә башка махсус ашка күчә. Ул рәсүлләренә икмәк бирә дә болай ди: «Моны ашагыз, чөнки бу — минем сезнең өчен бирелә торган тәнем». Шуннан ул аларга шәраб салынган касә бирә һәм: «Моны эчегез, чөнки бу сезнең өчен түгеләчәк минем каным»,— ди. Изге Язмаларда бу аш «Раббының кичке ашы» дип атала.

Исраиллеләр Мисырда булганда Аллаһының фәрештәсе мисырлыларның беренче балаларын үтереп, исраиллеләрнең йортлары «яныннан үтеп» киткән. Һәм исраиллеләр бу вакыйганы искә төшерү өчен Коткарылу бәйрәме ашын үткәрәләр. Хәзер исә Гайсә үзенең шәкертләре аның үзен һәм ул алар өчен үз гомерен биргән икәнен истә тотуларын тели. Шуңа күрә аларга ел саен бу бәйрәмне үткәрергә куша.

Раббының кичке ашы тәмамлангач, Гайсә рәсүлләрен кыю булырга һәм иманнарында нык торырга чакыра. Шуннан соң алар Аллаһыга мәдхияләр җырлап чыгып китәләр. Инде төн уртасы һәм, бәлки, соңрактыр да. Кайда бара соң алар? Әйдә моны белик.

Маттай 26:14—30; Лүк 22:1—39; Яхъя, 13—17 нче бүлекләр; 1 Көринтлеләргә 11:20.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу