Дүртенче бүлек
Йорт хуҗалыгын ничек алып барырга?
1. Йорт хуҗалыгын алып бару ни өчен бүген шулхәтле авыр булырга мөмкин?
«БУ ДӨНЬЯНЫҢ... рәвеше үтеп бара» (1 Көринтлеләргә 7:31). Бу сүзләр 1900 елдан артык элек язылган булган, һәм алар бүген дә бик урынлы! Бар нәрсә, бигрәк тә гаилә тормышында, чыннан да үтеп бара, ягъни үзгәрә. 40—50 ел элек гадәти булып саналган нәрсә бүген еш кына яраксыз. Шуңа күрә йорт хуҗалыгын уңышлы итеп алып бару бик авыр мәсьәләгә әверелергә мөмкин. Шулай да, Изге Язмалардагы киңәшләрне тотсак, бу мәсьәләне чишеп була.
МӨМКИНЛЕГЕҢНӘН ЧЫГЫП ЯШӘ
2. Гаиләгә нинди икътисадый шартлар басым ясый?
2 Бүген күп кешеләрне гаилә турында кайгыртуга багышланган гади тормыш инде канәгатьләндерми. Сәүдә дөньясы тагын да күбрәк товарлар эшләп чыгара һәм кешеләрне реклама ярдәмендә сатып алырга кызыктырырга тырыша. Шуңа күрә миллионлаган аталар һәм аналар, бу товарларны алырлык хәлдә булыр өчен, күп вакытларын эштә үткәрәләр. Миллионлаган башка кешеләргә өстәлләрендә һәр көн нинди дә булса ризык булсын өчен бик күп көч куярга туры килә. Алар элеккегә караганда шактый күбрәк эшләргә, ә кайчакта, иң кирәклесенә түләр өчен генә, берьюлы ике эшкә урнашырга мәҗбүр. Шул ук вакытта башкалар өчен берәр нинди эш табу да бәхет булыр иде, чөнки эшсезлек — киң таралган проблема. Әйе, хәзерге гаиләгә тормыш алып барырга һәрвакытта да җиңел түгел, ләкин Изге Язмалардагы принциплар гаиләләргә үз хәлләрен иң яхшы юл белән үзгәртергә ярдәм итә ала.
3. Рәсүл Паул нинди принципны аңлаткан, һәм аны куллану йорт хуҗалыгын уңышлы алып барырга ничек ярдәм итә?
3 Рәсүл Паулның икътисадый авырлыклары булган. Алар белән көрәшкәндә, ул мөһим сабак алган. Ул аны яшь дусты Тимутегә хат язганда болай дип аңлаткан: «Без дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, аннан һичнәрсә алып та китә алмабыз. Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк» (1 Тимутегә 6:7, 8). Чынлыкта гаиләгә ризык белән кием-салымга караганда күбрәк кирәк. Гаилә кайдадыр яшәргә тиеш. Балаларны укытырга кирәк. Шулай ук сәламәтлек саклауга киткән акчаларны һәм башка чыгымнарны исәпкә алу мөһим. Шулай да, рәсүл Паулның сүзләрендәге принцип тормышта кулланырлык. Әгәр без теләкләребезгә ирек бирмичә, ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү белән чикләнсәк, яшәргә җиңелрәк булачак.
4, 5. Алдан күреп эш итүчәнлек һәм планлаштыру йорт хуҗалыгын алып барырга ничек ярдәм итә?
4 Икенче файдалы принципны Гайсәнең ачык мисалларының берсендә табып була. Ул болай дигән: «Сезнең арагызда кем дә булса манара төзергә тели ди. Төзелешне башкарып чыгарга җитәрлек акчасы бармы икәнен белү өчен, иң башта утырып, аның күпмегә төшәсен хисапламасмы әллә?» (Лүк 14:28). Гайсә монда алдан күреп эш итү, планлаштыру турында әйтә. Моннан алдагы бер бүлектә без бу принципның өйләнешергә җыенган яшьләргә ничек ярдәм итүен күргән идек. Бу принцип туйдан соң да, йорт хуҗалыгын алып баруда файдалы. Бу яктан алдан күреп эш итүчәнлек күрсәтү бюджет төзүне, ягъни кулда булган акчаны ничек иң яхшы итеп файдаланырга икәнен алдан планлаштырып куюны аңлата. Шулай итеп гаилә, һәр көн яки атна дәвамында иң кирәкле әйберләрне алыр өчен күпме акча сарыф итәргә була икәнен билгеләп, чыгымнарны тәртипкә сала ала һәм үз мөмкинлегеннән чыгып яши ала.
5 Андый тәртип буенча яшәр өчен, бәлкем, кайбер гадәтләрдән арыну таләп ителер. Кайбер илләрдә, мәсәлән, берәр кирәкмәгән әйберне сатып алыр өчен зур процентка бурычка акча алырга теләк туарга мөмкин. Бу теләккә каршы тору кирәк булыр (Гыйбрәтле хикәя 22:7). Башка илләрдә, бәлкем, берәр нәрсәне кинәт, кирәкме ул юкмы икәне һәм нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйламыйча сатып алырга теләк белән көрәшергә туры килер. Моннан тыш, бюджет ачык итеп шуны күрсәтер: комарлы уеннарга, тәмәкегә һәм исерткеч эчемлекләргә акчаны туздырып бетерү Изге Язмалардагы принципларга да каршы килә, гаиләнең акча ягыннан хәлен дә начарландыра (Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21, 29—35; Римлыларга 6:19; Эфеслеләргә 5:3—5).
6. Ярлылыкта яшәргә мәҗбүр булган кешеләрне Изге Язмалардагы нинди хакыйкатьләр ныгыта?
6 Ләкин ярлылыкта яшәргә мәҗбүр булган кешеләргә нәрсә эшләргә? Иң элек аларны һәр илдә очрый торган бу проблеманың вакытлыча гына булуы юата ала. Тиз якынлашып килүче яңа дөньяда Йәһвә ярлылыкны гына түгел, кешелеккә газап китергән бар явызлыкны да бетерәчәк (Мәдхия 71:1, 12—16). Чын мәсихчеләр, бик ярлы булсалар да, өметсезлеккә бирелмиләр, чөнки алар Йәһвәнең: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам»,— дигән вәгъдәсенә ышаналар. Шуңа күрә Аллага иман иткән кеше, шикләнмичә, болай дип әйтә ала: «Аллаһы — минем Ярдәмчем, мин курыкмам» (Еврейләргә 13:5, 6). Бу авыр көннәрдә Йәһвә үз гыйбадәт кылучыларына, аның принциплары буенча яшәсәләр һәм аның Патшалыгын тормышларында беренче урынга куйсалар, төрле юллар белән ярдәм итә (Маттай 6:33). Моны бик күп Йәһвә Шәһите раслый ала, һәм алар рәсүл Паулның мондый сүзләренә кушылалар: «[Мин] тукмы яки ачмы, муллыкта яки мохтаҗлыкта яшимме, һәрвакыт һәм төрле хәлләрдә дә канәгать булырга өйрәндем. Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам» (Филиппуйлыларга 4:12, 13).
ӨЙДӘГЕ ЭШЛӘРНЕ БҮЛҮ
Йорт хуҗалыгы турында кайгырту — бөтен гаиләнең эше.
7. Гайсәнең нинди сүзләре, аларны куллансак, өй эшләрен уңышлы итеп алып барырга ярдәм итә?
7 Үзенең җирдәге хезмәтенең азагында Гайсә болай дигән: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» (Маттай 22:39). Өйдәге эшләрне уңышлы алып барыр өчен, бу киңәшне гаиләдә куллану бик файдалы. Безнең иң яраткан һәм иң кадерле якыннарыбыз кем соң? Бер өйдә яшәгән ирләр һәм хатыннар, ата-аналар һәм балалар түгелме? Гаиләдәгеләр бер-берсенә ничек итеп ярату күрсәтә ала?
8. Гаиләдә яратуны ничек күрсәтеп була?
8 Ярату күрсәтер өчен бер юл — гаиләдәге һәрбер кешенең өй эшләренең үзенә бирелгән өлешен үтәве. Шуңа күрә балаларны, әйберләр белән, уенчыклар яки киемнәр белән файдалангач, аларны үз урынына куярга өйрәтергә кирәк. Иртә белән үз урыныңны җыю өчен, бәлкем, вакыт һәм тырышлык таләп ителәдер, ләкин өйне тәртиптә тотар өчен бу зур ярдәм. Кечкенә, вакытлы тәртипсезлек әлбәттә булачак, ләкин гаиләдәгеләрнең һәркайсысы өйне азмы-күпме тәртиптә тоту өчен һәм ашаганнан соң табын җыештырыр өчен үз өлешен кертә ала. Ялкаулык, үз теләкләреңә ирек бирү, канәгатьсезлек белдерү һәм эшләргә теләмәү һәркем өчен зарарлы (Гыйбрәтле хикәя 26:14—16). Икенче яктан, ярдәм итәргә әзерлек һәм теләк гаиләгә бәхетле тормыш алып барырга булышлык итә. «Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).
9, 10. а) Өйдә хатын өстенә еш кына нинди авыр йөк ята, һәм бу йөкне ничек җиңеләйтеп була? б) Өй эшләренә нинди дөрес караш тәкъдим ителә?
9 Игътибарлылык һәм ярату кайбер гаиләләрдә җитди проблемалар китерә торган хәлгә юл куймаска ярдәм итәчәк. Гореф-гадәт буенча өй эшләрен әниләр алып бара. Алар балалар турында кайгырта, өйне җыештыра, кер юа, кибеткә йөри һәм ашарга пешерә. Кайбер илләрдә хатыннар гадәттә басуда да эшлиләр, базарда уңышны саталар яисә берәр ничек гаилә бюджетын тулыландыралар. Ярлылык кияүгә чыккан миллионлаган хатыннарны өйдән башка икенче урында эш эзләргә мәҗбүр итә. Бу хәл кайбер илләрдә башта булмаса да, хәзер аны бу илләрдә дә күреп була. Шулхәтле төрле эшләр башкарып, тырышып эшләгән хатын һәм ана мактауга лаек. Изге Язмаларда бәян ителгән «игелекле хатын» кебек, ул бертуктамый эшли. «Андый хатын... бушка икмәк ашап ятмас» (Гыйбрәтле хикәя 31:10, 27). Әмма бу өй эшләрен хатын гына башкарырга тиеш икәнлеген аңлатмый. Ир белән хатын көне буе эштә эшләп кайтканнан соң, хатын берүзе өй эшләрен эшләсә, ә ир һәм өйдәге башкалар ял итсә, бу дөрес булыр идеме? Һич тә юк. (2 Көринтлеләргә 8:13, 14 не чагыштырыгыз.) Шуңа күрә әни, мәсәлән, ашарга пешерергә җыенганда, башкалар аңа табын әзерләп, кибеткә барып килеп яки өйне җыештырып ярдәм итсәләр, ул, мөгаен, бик рәхмәтле булыр. Әйе, барысы да өйдәге вазифаларны үтәүдә катнаша ала. (Гәләтиялеләргә 6:2 не чагыштырыгыз.)
10 Кайберәүләр: «Мин яшәгән җирдә ир-ат андый эшләрне эшләми»,— дип каршы төшәргә мөмкин. Бәлки дөрестән дә шулайдыр, ләкин моның турында әзрәк уйлансак яхшы булыр. Йәһвә Алла, гаиләгә нигез салганда, билгеле бер эшне хатыннар гына эшләргә тиеш дип әйтмәгән. Бервакыт Ибраһим исемле бер тугры кешегә Йәһвәнең махсус хәбәрчеләре килгәч, Ибраһим үзе аш әзерләүдә катнашкан һәм кунакларга табын тирәсендә хезмәт күрсәтеп йөргән (Яратылыш 18:1—8). «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 5:28). Әгәр көн азагына таба ир арыган һәм аның ял итәсе килә икән, хатынның шулай ук, ә бәлкем күбрәк тә арыганлыгын төшенеп була (1 Петер 3:7). Алай булгач, ир, ярату күрсәтеп, өй эшләрен башкарырга ярдәм итсә, әллә бу урынлы булмыймы? (Филиппуйлыларга 2:3, 4).
11. Гаиләдәгеләрнең барысына да Гайсә кайсы яктан иң яхшы үрнәк күрсәткән?
11 Гайсә Аллага яраклы булган һәм дусларын бәхетле иткән һәм бу яклардан иң яхшы үрнәк биргән. Аның беркайчан да үз гаиләсе булмаган, әмма ул ирләргә, хатыннарга һәм балаларга яхшы үрнәк күрсәткән. Гайсә үзе турында болай дигән: «Адәм Улы... Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе хезмәт итәр... өчен [ягъни башкаларга хезмәт итәр өчен] килде» (Маттай 20:28). Гаиләдә барысы да шундый караш үстерсә, бу гаилә искиткеч булачак!
НИ ӨЧЕН ЧИСТАЛЫК ШУЛХӘТЛЕ МӨҺИМ?
12. Йәһвә үз хезмәтчеләреннән нәрсә таләп итә?
12 Өй эшләрен алып барырга ярдәм итүче Изге Язмалардагы тагын бер принцип 2 Көринтлеләргә 7:1 дә язылган. Анда без: «Әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк»,— дип укыйбыз. Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләргә буйсынучы кешеләрне «саф, тапсыз... табыну» таләп иткән Йәһвә хуплый (Ягъкуб 1:27). Бу сүзләргә буйсыну шулай ук өй эшләрен алып бару өчен файдалы була.
13. Йорт хуҗалыгын алып баруда ни өчен чисталык мөһим?
13 Мәсәлән, Изге Язмаларда авырулар юк булачак көн килер дигән ышандыру бар. Ул вакытта «авырту башка булмаячак» (Ачылыш 21:4, 5; Ишагыйя 33:24). Әмма әлегә һәрбер гаилә вакыт-вакыт авыруларга дучар була. Хәтта Паул белән Тимуте дә авырганнар (Гәләтиялеләргә 4:13; 1 Тимутегә 5:23). Шулай да медик-белгечләр күп авыруларны кисәтеп була дип әйтәләр. Физик һәм рухи пычраклыктан читтә торып, акыллы гаиләләр кисәтергә мөмкин булган авырулардан сакланып калалар. Алар моны ничек эшли? Әйдәгез, шуны карап чыгыйк. (Гыйбрәтле хикәя 22:3 не чагыштырыгыз.)
14. Ничек итеп әхлакый чисталык гаиләне авырулардан сакларга мөмкин?
14 Рухи чисталык әхлакый чисталыкны үз эченә ала. Изге Язмаларда югары әхлакый нормаларны тотарга кирәклеге турында әйтелә, һәм анда никахтан тыш һәртөрле җенси мөнәсәбәтләр хөкем ителә. «Азгыннар... зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Хәзерге бозык дөньяда яшәүче мәсихчеләргә Изге Язмалардагы югары нормаларны тоту бик мөһим. Алла моны хуплый, һәм бу шулай ук гаиләне җенси юллар аша йога торган СПИД, сифилис, гонорея һәм хламидиоз кебек авырулардан сакларга ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 7:10—23).
15. Физик пычраклык кисәтеп булган авыруларга сәбәп була. Мисал китерегез.
15 «Тәннең... һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландыру» гаиләне башка авырулардан да сакларга ярдәм итә. Күп авырулар физик чисталык булмаганга килеп чыга. Моңа ачык мисал — тәмәке тарту гадәте. Тәмәке тарту үпкәне, киемне, һаваны гына пычратып калмый, ул шулай ук кешеләрнең авыруларына сәбәп була. Тәмәке тартканга, һәр ел миллионлаган кеше үлә. Шуның турыда уйлап кына карагыз: әгәр кешеләр, «тәннең... [бу] бозыклыгыннан» сакланса, һәр ел миллионлаган кеше авырмас иде һәм вакытсыз үлмәс иде!
16, 17. а) Йәһвә биргән нинди кагыйдә исраиллеләрне кайбер авырулардан саклаган? б) Икенчезаконлык 23:12, 13 тәге кагыйдәнең нигезендә булган принципны ничек бөтен хуҗалыкларда кулланып була?
16 Икенче мисал карап чыгыйк. Якынча 3 500 ел элек Алла Исраил халкына, гыйбадәт кылуларын һәм башлыча көндәлек тормышларын тәртипкә салыр өчен, үзенең Канунын биргән. Ул Канунда гигиенаның төп кагыйдәләре билгеләнгән булган, һәм бу халыкны авырулардан сакларга ярдәм иткән. Андый кагыйдәләрнең берсе кеше тизәге турында булган. Кешеләр яши торган җирне пычратмас өчен, тизәкне кешеләр урнашкан урыннан читтә күмеп куярга кирәк булган (Икенчезаконлык 23:12, 13). Бу борынгы кагыйдә бүгенге көнгә дә яхшы киңәш. Әле бүген дә кешеләр бу кагыйдәне санга сукмаганга авырып китәләр һәм үләләрa.
17 Исраиллеләргә бирелгән шул кагыйдәнең нигезендәге принцип буенча, гаилә куллана торган ванна бүлмәсен һәм бәдрәфне — өйдәме алар яисә тыштамы, бәйсез — чиста тотарга һәм анда дезинфекция ясарга кирәк. Әгәр бәдрәфтә чисталык сакланмаса һәм ул ябылмаса, анда чебеннәр җыелачак һәм алар бөтен өйгә, без ашый торган ризыкка да, микроблар таратачак! Моннан тыш, балалар һәм зурлар бәдрәфтән соң кулларын юарга тиеш. Югыйсә, аларның тәннәрендә микроблар калачак. Бер француз табибының сүзләре буенча, кул юу «ашкайнату, сулыш органнарына яки тире өслегенә инфекциянең үтеп керүеннән иң яхшы гарантияләрнең берсе булып кала».
Дарулар сатып алуга караганда чисталык саклау арзанрак.
18, 19. Ярлы районда яшәп тә, өйдә чисталык саклар өчен нинди киңәшләр тәкъдим ителә?
18 Дөрестән дә, ярлы районнарда чисталык саклау бик авыр. Мондый районнардагы яшәү белән таныш булган бер кеше болай дип аңлата: «Түзә алмаслык эссе климат аркасында өйне җыештыру икеләтә авырая. Тузанлы давыллар өйдәге һәрбер тишекне көрән порошок белән тутыра. [...] Шәһәрләр һәм кайбер авыллардагы кешеләрнең саны тиз үсә, шул сәбәптән тагын бер авыру куркынычы туа. Ачык канализацион торбалар, җыештырылмаган чүп өемнәре, пычрак бәдрәфләр, шулай ук авыру таратучы күселәр, тараканнар һәм чебеннәр инде беркемне дә шаккатырмый».
19 Мондый шартларда чисталык саклау бик авыр. Шулай да чисталык сакларга кирәк. Дарулар һәм хастаханәдә дәвалану өчен түләүгә караганда, сабын, су һәм аз гына өстәмә тырышлыклар арзанракка төшә. Әгәр сез шундый районда яшәсәгез, мөмкин булганынча өегезне, ишегалдын чиста тотарга һәм хайваннар тизәкләрен җыештырырга тырышыгыз. Өегезгә алып бара торган юллар яңгырлар вакытында пычранса, өйгә пычрак алып кермәс өчен, аларга гравий салып яисә ташлар түшәп чыгып булмыймы? Өйгә керер алдыннан аяк киемен салсагыз ничек булыр иде? Шулай ук сезгә өйдәге суны пычранудан сакларга кирәк. Исәпләү буенча, һәр ел ким дигәндә ике миллион кеше пычрак су һәм начар санитар профилактика аркасында килеп чыккан авырулардан үлә.
20. Өйдәге чисталык өчен кем җаваплы булырга тиеш?
20 Өйдәге чисталык өчен — әни, әти, балалар һәм кунаклар — барысы җаваплы. Кения илендә яшәүче сигез балалы бер әни кеше: «Чисталыкка барысы үз өлешен кертергә өйрәнде»,— дип әйткән. Өйдәге чисталык һәм тәртип бөтен гаиләгә хөрмәт китерә. Испан мәкалендә болай диелә: «Ярлы булу пычрак булу дигәнне аңлатмый». Бик шәп аерым йортта, фатирда, гади генә өйдә яки алачыкта яшисезме, бәйсез, чисталык гаилә сәламәтлегенең нигезе булып кала.
МАКТАУ РУХЛАНДЫРА
21. Гыйбрәтле хикәя 31:28 дәге сүзләр буенча, өйдә бәхетле булырга нәрсә ярдәм итәчәк?
21 Гыйбрәтле хикәя китабында игелекле хатын турында болай диелә: «Балалары аның: „Син бәхетле“,— диярләр; ире дә аны мактар» (Гыйбрәтле хикәя 31:28). Өйдәгеләрегезнең берәрсен сез соңгы мәртәбә кайчан мактадыгыз? Дөрестән дә, без яз көнендәге үсемлекләргә бик охшаш, алар кояш җылыта һәм яңгыр ява башлагач та чәчәк атарга әзер. Безгә дә мактау җылысы кирәк. Ире хатынын мактаса, бу хатынга ире аның тырышып эшләвен, яратучан кайгыртуын һәм аның үзен кадерли икәнен күрергә ярдәм итә (Гыйбрәтле хикәя 15:23; 25:11). Ә хатыны ирен эшендә һәм өйдә эшләгәннәре өчен мактаганда, шулхәтле күңелле. Балалар ата-аналары аларны өйдә, мәктәптә яисә мәсихчеләр җыелышында күрсәтә торган тырышлыклары өчен мактаганда рухланып китәләр. Ә берничә генә рәхмәт сүзе нинди көчкә ия! Әллә: «Рәхмәт»,— дип әйтергә авырмы? Һич тә юк, әмма бу гаиләнең рухын күтәрәчәк.
22. Йорт «ныгытылсын» өчен нәрсә кирәк, һәм моңа ничек ирешеп була?
22 Йорт хуҗалыгын алып баруны кыенлаштыручы күп сәбәпләр бар. Шулай да уңышлы була алабыз. Изге Язмалардагы гыйбрәтле хикәядә болай диелгән: «Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр» (Гыйбрәтле хикәя 24:3). Әгәр бөтен гаилә Алла ихтыярын белергә һәм үтәргә омтылса, зирәклек белән акыл алып була. Гаилә бәхете һичшиксез мондый тырышлыкларга лаек!
a Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдимендә күп сабыйларның үлеменә китерүче киң таралган диарея дигән авырудан ничек сакланырга кирәклеге турында болай диелә: «Әгәр бәдрәф булмаса, өйдән һәм балалар уйный торган җирдән еракта, су чыганакларыннан, ким дигәндә, 10 метрга читтә тышка чыгарга кирәк; тизәкне җиргә күмеп куярга кирәк».