Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • rq 7 дәрес 14-15 б.
  • Аллага дога аша якынлашу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллага дога аша якынлашу
  • Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Унберенче кисәк
    Аллаһыны тыңла
Күбрәк карарга
Алла бездән нәрсә таләп итә?
rq 7 дәрес 14-15 б.

7 дәрес

Аллага дога аша якынлашу

Ни өчен даими рәвештә дога кылу мөһим? (1)

Безгә кемгә һәм ничек догада мөрәҗәгать итәргә? (2, 3)

Нәрсәләр турында дога кылу дөрес? (4)

Кайчан дога кылырга кирәк? (5, 6)

Алла догаларның һәммәсен дә тыңлыймы? (7)

1. Дога — Алла белән тыйнак рәвештә сөйләшү. Сиңа Аллага дога кылуны үз гадәтеңә кертергә кирәк. Шулай эшләп син Аллага кадерле дустың белән якынлашкан шикелле якынаерсың. Йәһвә, чиксез бөек һәм кодрәтле булуына карамастан, безнең догаларыбызны тыңлый! Син Аллага һәрвакыт дога кыласыңмы? (Мәдхия 64:3; 1 Тессалуникәлеләргә 5:17).

2. Дога — гыйбадәт кылуның бер өлеше. Шуңа күрә безгә Йәһвә Аллага гына дога кылырга кирәк. Гайсә җирдә яшәгәндә һәрвакыт башка берәүгә түгел, ә Атасына дога кылган. Без дә шулай ук эшләргә тиеш (Маттай 4:10; 6:9). Ләкин бөтен догаларны Гайсә хакына әйтергә кирәк. Аның белән без Гайсәнең дәрәҗәсен хөрмәт итүебезне һәм аның йолым корбанына ышануыбызны күрсәтәбез (Яхъя 14:6; 1 Яхъя 2:1, 2).

3. Дога кылганда, Алла белән чын йөрәктән сөйләшү кирәк. Без догаларны яттан сөйләргә һәм аларны догалыктан укырга тиеш түгел (Маттай 6:7, 8). Доганы һәркайсы ихтирамлы торышта, һәрвакытта һәм һәркайда кылырга була. Алла хәтта эчтән генә әйткән догаларыбызны да ишетә (1 Патшалык 1:12, 13). Шәхси догалар өчен башкалардан аерым тыныч урын табу яхшы (Марк 1:35).

4. Нәрсәләр турында дога кылырга була? Алла белән дуслыкка кагылган барлык нәрсәләр турында (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Үрнәк дога Йәһвә исеме һәм Аның нияте турында дога кылуның кирәклеген күрсәтә. Шулай ук кирәкле матди ихтыяҗларыбыз турында, гөнаһларыбызны кичерүе турында һәм коткыларга бирешмәскә ярдәм сорарга мөмкин (Маттай 6:9—13). Догаларыбыз файда алыр өчен генә булмаска тиеш. Алланың ихтыярына туры килгән нәрсәләр турында гына дога кылырга кирәк (1 Яхъя 5:14).

5. Йөрәгең Аллага рәхмәт белдерергә һәм аны мактарга теләк тудырган саен дога кыла аласың (1 Паралипоменон 29:10—13). Кыенлыклар килеп чыкканда һәм иманың сыналган вакытта дога кылырга кирәк (Мәдхия 54:23; 119:1). Ашар алдыннан дога кылу дөрес (Маттай 14:19). Йәһвә «һәрвакыт» дога кылырга дәртләндерә (Эфеслеләргә 6:18).

6. Аеруча авыр гөнаһ эшләсәң дога кылырга кирәк. Андый очракларда Йәһвәдән мәрхәмәт һәм гөнаһларыбызны кичерүен сорап ялварырга кирәк. Әгәр дә аның алдында гөнаһларыңны танып, бөтен көчең белән аларны кабатламаска тырышсаң, Алла сиңа «мәрхәмәтле» булыр (Мәдхия 85:5; Гыйбрәтле хикәя 28:13).

7. Йәһвә тик гадел кешеләрнең догаларын гына тыңлый. Алла синең догаларыңны да тыңласын өчен син, аның кануннары буенча яшәргә бар көчеңне куярга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 15:29; 28:9). Дога кылганда тыйнак булырга кирәк (Лүк 18:9—14). Догада Алладан сораганнарың өстендә эшләргә кирәк. Шулай итеп син ышануыңны һәм чыннан да уйлаганнарыңны сөйләп бирүеңне раслыйсың. Шул чакта гына Йәһвә догаларыңа җавап бирәчәк (Еврейләргә 11:6).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу