Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bhs 17 бүл. 174-184 б.
  • Дога — искиткеч бүләк

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дога — искиткеч бүләк
  • Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Уку — Хак тәгълиматлар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛАБЫЗ?
  • АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ИШЕТСЕН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
  • ДОГА КЫЛУГА КАГЫЛЫШЛЫ СОРАУЛАР
  • АЛЛАҺЫ ДОГАЛАРЫБЫЗГА НИЧЕК ҖАВАП БИРӘ?
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Аллага дога аша якынлашу
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Дога кылу мөмкинлеген кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Гайсә безне дога кылырга өйрәтә
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
bhs 17 бүл. 174-184 б.

УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Дога — искиткеч бүләк

Хатын йолдызлы күк астында дога кыла

«Күк белән җирне Яратучыга» догаларыбызны тыңлау ошый (Зәбур 115:15)

1, 2. Ни өчен, сезнеңчә, дога — бүләк ул? Ни өчен безгә Изге Язмаларда дога турында нәрсә әйтелгәнен белергә кирәк?

ГАЛӘМ белән чагыштырганда җир шары бик кечкенә. Йәһвә өчен җирдәге бар халыклар «чиләктәге су тамчысы кебек» кенә (Зәбур 115:15; Ишагыя 40:15). Без Галәм белән чагыштырганда шундый кечкенә булсак та, Зәбур 145:18, 19 да болай дип әйтелә: «Йәһвә үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын. Ул үзен тирән хөрмәт итүчеләрнең теләкләрен үти, ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара». Уйлап кына карагыз, Чиксез Кодрәт Иясе — Барлыкка Китерүчебез Йәһвә — безгә якын булырга һәм догаларыбызны тыңларга тели! Бу — Йәһвә һәрберебезгә биргән искиткеч бүләк.

2 Йәһвәгә ул теләгәнчә генә дога кылсак, ул безне тыңлаячак. Моны ничек эшләргә? Әйдәгез, Изге Язмаларда дога турында нәрсә әйтелгәнен белик.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ ДОГА КЫЛАБЫЗ?

3. Ни өчен без Йәһвәгә дога кылырга тиеш?

3 Йәһвә сезнең үзенә дога кылуыгызны, ягъни үзе белән сөйләшүегезне тели. Без моны кайдан беләбез? Филипиялеләргә 4:6, 7 не укыгыз. Әйе, Галәмнең Хакиме сезнең белән эчкерсез кызыксына һәм сезне үзе белән хисләрегезне һәм борчуларыгызны уртаклашырга чакыра.

4. Йәһвәгә регуляр рәвештә дога кылу аның белән дуслыгыгызны ныгытырга ничек булыша?

4 Дога безгә Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә. Дуслар бер-берсе белән регуляр рәвештә аралашканда, үз хисләрен, борчуларын уртаклашканда, аларның дуслыгы ныгый бара. Дога турында шуны ук әйтеп була. Изге Язмалар аша Йәһвә сезнең белән үз уй-фикерләрен һәм хисләрен уртаклаша һәм сезгә киләчәктә нәрсә эшләячәген әйтә. Ә сез, регуляр рәвештә дога кылып, аның белән хәтта иң эчке хисләрегезне уртаклаша аласыз. Шулай итеп сезнең Йәһвә белән дуслыгыгыз ныгый барачак (Ягъкуб 4:8).

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ИШЕТСЕН ӨЧЕН, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

5. Йәһвә кайбер догаларны тыңламый икәнен без кайдан беләбез?

5 Йәһвә бар догаларны тыңлыймы? Юк. Ишагыя пәйгамбәр вакытында Йәһвә исраиллеләргә болай дип әйткән: «Сез күп дога кылсагыз да, мин сезне тыңламыйм. Сезнең кулларыгыз канга баткан» (Ишагыя 1:15). Без Йәһвә нәфрәт иткәнне эшләмәскә тиеш. Югыйсә Йәһвә безне тыңламас.

6. Ни өчен иман итү шулкадәр мөһим? Иман ничек раслана?

6 Йәһвә догаларыбызны ишетсен өчен, без аңа иман итәргә тиеш (Марк 11:24). Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман итмичә Аллаһы хуплавын алып булмый, чөнки аңа якынлашучы һәркем аның барлыгына һәм аның үзен ихластан эзләүчеләргә әҗерләрен бирүенә ышанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6). Ләкин иман итәм дип әйтү генә җитми. Йәһвәгә көн саен тыңлаучан булып, без иманыбызны раслыйбыз. (Ягъкуб 2:26 укы.)

7. а) Ни өчен без Йәһвәгә басынкылык һәм хөрмәт белән дога кылырга тиеш? ә) Догаларыбызның эчкерсезлеге нәрсәдән күренер?

7 Без Йәһвәгә басынкылык һәм хөрмәт белән дога кылырга тиеш. Ни өчен? Мәсәлән, патша я президент белән сөйләшкән булсак, без моны хөрмәт белән эшләр идек. Йәһвә Аллаһы ул — Чиксез Кодрәт Иясе. Шуңа күрә аның белән сөйләшкәндә, без аеруча хөрмәт һәм басынкылык күрсәтергә тиеш (Яратылыш 17:1; Зәбур 138:6). Без шулай ук эчкерсез һәм чын күңелдән Йәһвәгә дога кылырга тиеш. Догада бер үк сүзләрне кабатлау, үзебезгә аңлаешсыз телдә дога кылу я догалыклардан дога уку Йәһвәгә ошамый (Маттай 6:7, 8).

8. Берәр нәрсә турында дога кылганда, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

8 Йәһвәдән догада берәр нәрсә турында сораганда, без, догабыз буенча эш итеп, кулыбыздан килгәнне эшләргә тиеш. Мәсәлән, көндәлек ихтыяҗларыбыз турында сорасак һәм шул ук вакытта ялкауланып кулыбыздан килгәнне эшләмәсәк, Йәһвәдән җавап көтәсе юк. Без, тырышлык куеп, көчебездән килгән эшкә тотынырга тиеш (Маттай 6:11; 2 Тисалуникәлеләргә 3:10). Йәһвәдән дөрес булмаганны эшләмәс өчен ярдәм сораганда, безгә вәсвәсә тудыра торган шартлардан качарга кирәк (Көләсәйлеләргә 3:5). Әйдәгез, дога кылуга кагылышлы кайбер сорауларны карап чыгыйк.

ДОГА КЫЛУГА КАГЫЛЫШЛЫ СОРАУЛАР

9. Без кемгә дога кылырга тиеш? Яхъя 14:6 дан без дога турында нәрсә беләбез?

9 Кемгә дога кылырга кирәк? Гайсә үз шәкертләрен «күкләрдәге Атабызга» дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9). Ул шулай ук болай дип әйткән: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш. Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6). Шулай итеп, без тик Йәһвәгә генә һәм Гайсә аша дога кылырга тиеш. Гайсә аша дога кылу нәрсәне аңлата? Йәһвә догаларыбызны ишетсен өчен, без Гайсәнең махсус ролен танырга тиеш. Белгәнебезчә, Гайсә җиргә безне гөнаһ белән үлемнән коткарыр өчен килгән (Яхъя 3:16; Римлыларга 5:12). Йәһвә Гайсәне шулай ук Баш рухани һәм Судья итеп билгеләгән (Яхъя 5:22; Еврейләргә 6:20).

Кешеләр төрле шартларда дога кыла

Сез теләсә кайчан дога кыла аласыз

10. Дога кылганда безгә тезләнергә кирәкме? Аңлатыгыз.

10 Дога кылганда безгә тезләнергә кирәкме? Йәһвә бездән үзенә дога кылганда тезләнүне, утыруны я басып торуны таләп итми. Изге Язмалардан күренгәнчә, без Йәһвәгә хөрмәт белән төрле позада дога кыла алабыз (1 Елъязма 17:16; Никами 8:6; Даниял 6:10; Марк 11:25). Йәһвә өчен иң мөһиме гәүдә торышы түгел, ә йөрәк торышы. Без теләсә кайда һәм теләсә кайчан: көндез дә, төнлә дә дога кыла алабыз. Шикләнмәгез, сез хәтта эчтән генә дога кылсагыз да, Йәһвә сезне ишетә (Никами 2:1—6).

11. Йәһвәгә нәрсә турында дога кылып була?

11 Нәрсә турында дога кылып була? Без Йәһвә хуплаган бар нәрсә турында дога кыла алабыз. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Ә шәхси нәрсәләр турында дога кылып буламы? Әйе. Йәһвәгә дога кылу якын дус белән сөйләшү кебек булырга тиеш. Без Йәһвәгә уебызда һәм күңелебездә булган бар нәрсәне сөйли алабыз (Зәбур 62:8). Дөрес булганны эшләр өчен, Йәһвәдән аның изге рухын сорый алабыз (Лүк 11:13). Шулай ук, дөрес карарлар кабул итәр өчен, зирәклек турында һәм, авырлыкларны кичереп чыгар өчен, көч турында сорый алабыз (Ягъкуб 1:5). Без Йәһвәдән гөнаһларыбызны кичерүен дә сорарга тиеш (Эфеслеләргә 1:3, 7). Башкалар өчен дә, шул исәптән гаиләбез һәм кардәшләребез өчен, дога кылу мөһим (Рәсүлләр 12:5; Көләсәйлеләргә 4:12).

12. Догада иң мөһиме нәрсә булырга тиеш?

12 Догада иң мөһиме нәрсә булырга тиеш? Йәһвә Аллаһы һәм аның ихтыяры. Без аңа үзебез хакына кылган бар эшләре өчен рәхмәтләр әйтергә тиеш (1 Елъязма 29:10—13). Гайсә, үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, беренче чиратта Йәһвә исеменең изге ителүе турында сорарга дигән. Без шулай ук Аллаһы Патшалыгының килүе һәм Йәһвә ихтыярының бөтен җирдә үтәлүе турында үтенергә тиеш. Аннан соң гына без догада шәхси үтенечләребезне белдерә алабыз. (Маттай 6:9—13 укы.) Йәһвә Аллаһы һәм аның ихтыяры турында беренче чиратта дога кылып, без үзебез өчен нәрсә иң мөһиме икәнен күрсәтәбез.

13. Доганың озынлыгы нинди булырга тиеш?

13 Доганың озынлыгы нинди булырга тиеш? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Догаларыбыз, очрагына карап, кыска да, озын да була ала. Мәсәлән, без ашар алдыннан кыскача дога кылырга, ә Йәһвәгә рәхмәтләребезне я үтенечләребезне белдергәндә озаграк дога кылырга мөмкин (1 Ишмуил 1:12, 15). Гайсә көннәрендә кайберәүләр, башка кешеләрдә тәэсир калдырыр өчен, озак дога кылган. Безнең исә алай эшлисебез килми (Лүк 20:46, 47). Йәһвәгә андый догалар ошамый. Аңа чын күңелдән әйтелгән догалар ошый.

14. Без никадәр еш дога кыла алабыз? Бу Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

14 Никадәр еш дога кылырга кирәк? Йәһвә безне үзе белән һәрдаим сөйләшергә чакыра. Изге Язмалар «өзлексез», «көне-төне» дога кылырга һәм «дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланырга» дәртләндерә (Маттай 26:41; 1 Тимутигә 5:5; 1 Петер 4:7). Йәһвә һәрвакыт безне тыңларга әзер. Без һәр көн аңа мәхәббәте һәм юмартлыгы өчен рәхмәтләр әйтә алабыз. Аңардан җитәкчелек, көч һәм юаныч бирүен үтенеп була. Дога кылу хөрмәтен кадерләсәк, без Йәһвә белән сөйләшер өчен һәр мөмкинлектән файдаланырбыз.

15. Ни өчен дога ахырында «амин» дип әйтергә кирәк?

15 Ни өчен дога ахырында «амин» дип әйтергә кирәк? «Амин» дигән сүз «дөрес», «шулай булсын» дигәнне аңлата. Бу сүз белән без догада әйткәннәребезне раслыйбыз, сүзләребез чын күңелдән әйтелгәнен күрсәтәбез (Зәбур 41:13). Изге Язмалар буенча, башкалар белән бергә дога кылганда да, үз эчебездән я кычкырып «амин» дип әйтү дөрес. Шулай итеп без әйтелгәннәр белән риза булуыбызны күрсәтәбез (1 Елъязма 16:36; 1 Көринтлеләргә 14:16).

АЛЛАҺЫ ДОГАЛАРЫБЫЗГА НИЧЕК ҖАВАП БИРӘ?

16. Йәһвә догаларыбызга чыннан да җавап бирәме? Аңлатыгыз.

16 Йәһвә догаларыбызга чыннан да җавап бирәме? Әйе. Изге Язмаларда ул «Догаларны Тыңлаучы» дип атала (Зәбур 65:2). Йәһвә миллионлаган кешеләрнең догаларын ишетә һәм аларга җавап бирә. Моны ул төрлечә эшли.

17. Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә фәрештәләрне һәм үзенең җирдәге хезмәтчеләрен ничек куллана?

17 Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә фәрештәләрне һәм үзенең җирдәге хезмәтчеләрен куллана (Еврейләргә 1:13, 14). Изге Язмаларны аңларга я Аллаһыны белергә теләгән күп кенә кешеләр моның турында дога кылгач, алар янына Йәһвә Шаһитләре килеп киткән. Бу шуны күрсәтә: фәрештәләр «яхшы хәбәрнең» бөтен җир буйлап игълан ителүендә катнаша һәм вәгазьчеләрне эчкерсез кешеләргә юнәлтә. (Ачылыш 14:6 укы.) Моннан тыш, күбебез, Йәһвәгә берәр проблемабыз я ихтыяҗыбыз турында дога кылганнан соң, ярдәмне рухи кардәштән алган булган (Гыйбрәтле сүзләр 12:25; Ягъкуб 2:16).

Ирле-хатынлы пар олы кардәшенә ярдәм итә

Догабызга җавап итеп Йәһвә кардәшләребезне безгә ярдәм итәргә дәртләндерергә мөмкин

18. Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә үзенең изге рухын һәм Изге Язмаларны ничек куллана?

18 Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә шулай ук үзенең изге рухын куллана. Аллаһыга берәр проблеманы хәл итәргә булышсын дип дога кылганда, ул безгә изге рухы аша җитәкчелек һәм көч бирә (2 Көринтлеләргә 4:7). Йәһвә шулай ук, догаларыбызга Изге Язмалар ярдәмендә җавап биреп, акыллы карарлар кабул итәргә булыша. Изге Язмаларны укыганда, без анда үзебез өчен файдалы өзекләр табабыз. Йәһвә шулай ук очрашуда берәр кемне безнең өчен файдалы комментарий бирергә я өлкәнне безнең белән Изге Язмалардан берәр фикерне уртаклашырга дәртләндерергә мөмкин (Гәләтиялеләргә 6:1).

19. Ни өчен кайвакыт безгә Йәһвә догабызга җавап бирми кебек тоелырга мөмкин?

19 Ләкин кайвакыт без: «Ни өчен Йәһвә әле дә догама җавап бирми?» — дип уйларга мөмкин. Онытмыйк, ул догабызга кайчан һәм ничек җавап бирәсен белә. Аңа безнең нәрсәгә мохтаҗ булуыбыз да билгеле. Бер үк нәрсә турында өзлексез дога кылып, без Аллаһыга моңа чыннан да мохтаҗ булуыбызны һәм Аңа иман итүебезне күрсәтәбез (Лүк 11:5—10). Кайвакыт Йәһвәнең җавабы без көткәннән аерылып торырга мөмкин. Әйтик, без берәр авыр хәл турында дога кылабыз, ди. Әмма проблеманы бетерер урынына, Аллаһы безгә аны кичереп чыгарга көч бирә ала. (Филипиялеләргә 4:13 укы.)

20. Ни өчен Йәһвәгә еш дога кылырга кирәк?

20 Йәһвәгә дога кылу мөмкинлеге — чыннан да искиткеч бүләк! Әйе, ул догаларыбызга колак сала (Зәбур 145:18). Йәһвәгә чын күңелдән дога кылган саен, аның белән дуслыгыбыз ныгый барачак.

БУ БҮЛЕКТӘ

1 ЙӘҺВӘГӘ ДОГАЛАРЫБЫЗНЫ ТЫҢЛАУ ОШЫЙ

«Йәһвә үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын» (Зәбур 145:18).

Йәһвә безне ишетсен өчен, нәрсә эшләргә?

  • Еврейләргә 11:6

    Йәһвәгә иман итү мөһим.

  • Зәбур 138:6

    Без басынкылык һәм хөрмәт белән дога кылырга тиеш.

  • Ягъкуб 2:26

    Догабызда әйтелгәннәр буенча эш итү мөһим.

  • Маттай 6:7, 8

    Безгә эчкерсез һәм чын күңелдән дога кылырга кирәк. Без догада бер үк сүзләрне кабатларга тиеш түгел.

  • Ишагыя 1:15

    Аллаһы ихтыярын үтәп яшәргә кирәк.

2 ДОГА КЫЛУГА КАГЫЛЫШЛЫ СОРАУЛАР

  • Кемгә дога кылырга кирәк?

    Маттай 6:9; Яхъя 14:6

  • Дога кылганда безгә тезләнергә кирәкме?

    1 Елъязма 17:16; Никами 8:5, 6; Даниял 6:10; Марк 11:25

  • Йәһвә эчтән генә әйтелгән догаларны ишетәме?

    Никами 2:1—6

  • Доганың озынлыгы нинди булырга тиеш?

    1 Ишмуил 1:12, 15; Лүк 20:46, 47

  • Никадәр еш дога кылырга кирәк?

    1 Тисалуникәлеләргә 5:17; 1 Петер 4:7

  • Ни өчен дога ахырында «амин» дип әйтергә кирәк?

    1 Елъязма 16:36; 1 Көринтлеләргә 14:16

3 БЕЗ НӘРСӘ ТУРЫНДА ДОГА КЫЛА АЛАБЫЗ?

«Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).

Нәрсә турында дога кылып була?

  • Маттай 6:9, 10

    Йәһвә ихтыярының үтәлүе турында дога кылыгыз.

  • 1 Елъязма 29:10—13

    Догада рәхмәтләрегезне белдерегез.

  • Маттай 6:11—13

    Шәхси сорауларыгыз һәм проблемаларыгыз турында дога кылыгыз.

  • Лүк 11:13

    Догада изге рух сорагыз.

  • Ягъкуб 1:5

    Дөрес карарлар кабул итәр өчен, зирәклек сорагыз.

  • Филипиялеләргә 4:13

    Авырлыкларны кичереп чыгар өчен, көч сорагыз.

  • Эфеслеләргә 1:3, 7

    Йәһвәдән гөнаһларыгызны кичерүен сорагыз.

  • Рәсүлләр 12:5

    Башкалар өчен дога кылыгыз.

4 АЛЛАҺЫ ҖАВАП БИРӘ

«И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер» (Зәбур 65:2).

Аллаһы догаларыбызга ничек җавап бирә?

  • Гыйбрәтле сүзләр 12:25; Ачылыш 14:6

    Догаларыбызга җавап бирер өчен, Йәһвә фәрештәләрне һәм кешеләрне куллана ала.

  • 2 Көринтлеләргә 4:7

    Аллаһы безгә үзенең изге рухы аша ярдәм итә.

  • Филипиялеләргә 4:6, 7, 13

    Авырлыкларны кичереп чыгар өчен, Йәһвә безгә тынычлык һәм көч бирә.

  • Гәләтиялеләргә 6:1; 2 Тимутигә 3:16, 17

    Изге Язмалар, кардәшләр аша безгә зирәклек бирә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу