22 НЧЕ ДӘРЕС
Изге Язмаларда әйтелгәнне дөрес аңлату
БАШКАЛАРНЫ өйрәткәндә, Изге Язмалардан берәр өзекне укып кына чикләнмә. Рәсүл Паул Тимутигә болай дип язган булган: «Аллаһы үзеңне хупласын өчен, шулай ук син хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булсын өчен, бар көчеңне куй» (2 Тим. 2:15).
Дөрес өйрәтүче булыр өчен, аңлатканда Изге Язмалардагы тәгълиматларга туры китереп аңлат. Моның өчен контекстны исәпкә ал, үзеңә ошаган өлешне сайлап кына үз фикерләреңне өстәмә. Иремия көннәрендә кайбер пәйгамбәрләр Йәһвә сүзен сөйлибез дисәләр дә, чынында «үз йөрәкләренең күренешләрен» сөйләгән. Иремия аша Йәһвә аларны тыңламаска кушкан (Ирем. 23:16). Рәсүл Паул да мәсихчеләргә Аллаһы Сүзен кеше фәлсәфәләре белән нәҗесләмәскә боерган. Ул болай дип язган: «Без оятсыз яшерен эшләрне кире кагып, хәйлә кормыйча һәм Аллаһы сүзенә бернәрсә катыштырмыйча... яхшы үрнәк бирәбез». Ул көннәрдә намуссыз шәраб сатучылар күбрәк акча эшләр өчен, шәрабны су белән катыштырып сатканнар. Без Аллаһы Сүзенә кеше фәлсәфәләре катыштырмыйбыз. «Без, күпләрдән аермалы буларак, Аллаһы сүзен сатып йөрмибез, ә Мәсихнең шәкертләре, Аллаһы җибәргән хезмәтчеләр буларак, эчкерсез сөйлибез һәм бу хезмәтне Аллаһы каршында башкарабыз»,— дип язган рәсүл Паул (2 Көр. 2:17; 4:2).
Кайвакыт син, берәр нинди принципка игътибар итәр өчен, Изге Язмалардан шигырь китерерсең. Изге Язмаларда бик күп принциплар язылган, һәм алар безгә тормышта туып торган төрле хәлләрне хәл итәргә булышып торалар (2 Тим. 3:16, 17). Ләкин шигырьне аңлатканда сак бул: шигырь чыннан да син китергән хәлгә туры килергә тиеш, шигырьнең мәгънәсен үзеңнең ниндидер максатыңа ирешер өчен үзеңчә аңлатып кулланма (Мәд. 90:11, 12; Мат. 4:5, 6). Шигырьне аңлату Йәһвәнең нияте һәм тулысынча Аллаһы Сүзе белән туры килергә тиеш.
«Хакыйкать сүзен дөрес өйрәтүче» булыр өчен, шулай ук Изге Язмаларда әйтелгәннең рухын аңларга кирәк. Аллаһы Сүзе кешеләрне куркытыр өчен кулланыла торган «күсәк» түгел. Гайсә Мәсихкә каршы торган дини җитәкчеләр Язмалардан өзекләр китерсәләр дә, күпкә мөһимрәк нәрсәләрне санга сукмаганнар: мәсәлән, Аллаһы таләп иткән гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире какканнар (Мат. 22:23, 24; 23:23, 24). Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәргә өйрәткәндә, Гайсә үз Әтисенең сыйфатларын чагылдырган. Ул хакыйкатькә карата да ашкынучан булган, кешеләрне дә тирән яраткан. Без аңардан үрнәк алырга тиеш (Мат. 11:28).
Шигырьләрне дөрес аңлатырга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә? Изге Язмаларны регуляр рәвештә укы. Йәһвәнең бүләген — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» кадерлә. Рух белән майланган шул мәсихчеләр төркеме аша Аллаһы үз тугры хезмәтчеләренә рухи ризык бирә (Мат. 24:45). Шәхси өйрәнү үткәреп, җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә килеп һәм аларда катнашып, син шул хезмәтче аша бирелгән киңәшләрдән файда алырсың.
Үз телеңдә «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китап бармы һәм син аны куллана беләсеңме? Андый китап булса, син аннан вәгазьдә еш кына кулланыла торган йөзләгән шигырьләрнең дөрес аңлатуын җиңел таба алырсың. Әгәр син кулланырга җыенган шигырь әллә ни билгеле булмаса, тыйнаклык күрсәтеп кирәкле тикшерү үткәр. Шулай итеп син хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтерсең (Гыйб. сүз. 11:2).
Шигырьне ничек кулланырга икәне ачык күренеп торсын. Кешеләрне өйрәткәндә, карала торган тема һәм кулланыла торган шигырьләр бер-берсе ничек бәйле икәне ачык күренеп торсын. Шигырьне укыр алдыннан сорау бирсәң, кешеләр шигырьдән шул сорауга җавап алсын. Шигырьне берәр фикерне исбатлар өчен китерсәң, тыңлаучылар ул ничек исбатлый икәнен күрсен.
Кешеләр шигырьнең ни өчен кулланылганын аңласын өчен, аны сәнгатьле уку гына җитәрлек түгел. Онытма, кешеләрнең күпчелеге Изге Язмалар белән таныш түгел һәм шигырьне укуың белән аның мәгънәсен шунда ук аңлап алмас. Шуңа күрә шигырьнең тема белән бәйле өлешенә игътибар ит.
Моның өчен каралган темага турыдан-туры бәйле сүзләрне, ягъни төп сүзләрне аерып күрсәт. Аерып күрсәтер өчен, кайвакыт аларны кабатлап әйтү җитә. Әгәр бер кеше белән сөйләшәсең икән, аңа сорау бир: бу аңа төп сүзләрне үзенә табарга булышыр. Ә төркемгә сөйләгәндә, кайбер докладчылар, төп сүзләрне күрсәтер өчен, синонимнарны куллана я фикерне кабатлап әйтә. Син дә шулай эшләргә булсаң, сак бул: кешеләр каралган теманың шигырьдәге сүзләр белән бәйләнешен югалтмасын.
Төп сүзләрне аерып күрсәтеп, син шигырьнең кулланышын аңлатуга яхшы нигез саласың. Әмма бу гына әле әз. Шигырьне укыр алдыннан ни өчен укырга җыенганыңны әйттеңме? Әйткән булсаң, аерып күрсәткән сүзләрең тыңлаучыларыңның өметләрен акласын. Алар шигырьдә аерып күрсәткән сүзләрнең аны укыр алдыннан әйткән сүзләрең белән бәйләнешен ачык күрсен. Шигырьне укыр алдыннан андый сүзләрне әйтмәгән булсаң, аны укыганнан соң текстын аңлатып бир.
Бер тапкыр фарисейлар Гайсәгә үзләре бик авыр дип санаган сорау биргәннәр: «Ир кешегә хатыны белән теләсә нинди сәбәп аркасында аерылышырга ярыймы?» Гайсә үз җавабын Яратылыш 2:24 кә нигезләп биргән. Игътибар ит: ул шигырьнең бер өлешен генә кулланып аңлаткан. Ир белән хатынның «бер тән» булып китүенә басым ясап, ул мондый нәтиҗә ясаган: «Шуңа күрә Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Мат. 19:3—6).
Шигырьне никадәр җентекле аңлатырга кирәк? Моны тыңлаучыларыңны һәм каралган теманың мөһимлеген исәпкә алып билгелә. Гади һәм ачык аңлатырга тырыш.
Изге Язмалар нигезендә фикер алыш. Рәсүлләр 17:2, 3 тә рәсүл Паулның Тисалуникә шәһәрендәге хезмәте турында әйтелә. Ул анда «Язмалар нигезендә фикер алышкан». Йәһвәнең һәр хезмәтчесе рәсүл Паулдан бу яктан үрнәк алырга тиеш. Мәсәлән, Паул Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында төрле фактлар китергәннән соң, боларның барысы Еврей Язмаларында алдан әйтелгән булган дип әйтә. Шуннан соң болай ди: «Мин сезгә Гайсә турында вәгазьлим, һәм ул — шул Мәсих».
Мәсәлән, еврейләргә язганда, рәсүл Паул Еврей Язмаларыннан күп кенә өзекләр китерә. Берәр фикерне ассызыклар өчен я аны ачыклар өчен, ул сүзне яки сүзтезмәләрне аерып күрсәтә һәм шуннан соң аларның мөһимлеген ачыклый (Евр. 12:26, 27). Еврейләргә язган хатның өченче бүлегендә Паул Мәдхия 94:7—11 дән өзекләр китерә. Ул өч якны җентекләп карап чыга: 1) йөрәкне (Евр. 3:8—12), 2) «бүген» дигән сүзнең мөһимлеген (Евр. 3:7, 13—15; 4:6—11) һәм 3) «алар минем тынычлыгыма кермәячәк» дигән сүзләрнең мәгънәсен (Евр. 3:11, 18, 19; 4:1—11). Шигырьләрне кулланганда, рәсүл Паулдан үрнәк алырга тырыш.
Гайсәнең Язмалар нигезендә оста фикер алышканына игътибар ит. Моның өчен Лүк 10:25—37 дә язылган өзекне карап чыгыйк. Канунны яхшы белүче бер кеше Гайсәдән: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Гайсә аның үзенең бу турыда нәрсә уйлавын белер өчен, башта сорау биргән, ә аннан соң Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне үтәү мөһим икәнен күрсәткән. Теге кеше мөһим фикерне аңламаганга, Гайсә шигырьдәге «якыным» дигән сүзнең мәгънәсен җентекләп карап чыккан. Бу сүзгә аңлатма бирер урынына ул, теге кеше дөрес нәтиҗәгә килсен өчен, аңа бер мисал сөйләгән.
Әйе, Гайсә сорауларга туры һәм ачык җавап бирә торган өзекләрне китереп кенә чикләнмәгән, ул өзектә әйтелгәннәргә анализ ясаган һәм аны бирелгән сорауга ничек кулланып була икәнен күрсәткән.
Саддукейлар үледән терелтүнең юклыгын исбат итәр өчен мисал китергәч, Гайсә аларны Чыгыш 3:6 ның бер өзегенә игътибар итәргә чакырган. Ул өзекне китереп кенә чикләнмәгән, ә шул өзек нигезендә фикер алышкан һәм, Аллаһының нияте буенча, үледән терелтү булырга тиеш икәнен күрсәткән (Марк 12:24—27).
Язма нигезендә аның мәгънәсен үзгәртмичә фикер алышырга өйрәнеп, син оста өйрәтүче булыр өчен мөһим адым ясарсың.