Инандырырлык итеп өйрәт
1 Рәсүл Паул кебек уңышлы булган вәгазьчеләр «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтү» өчен, Изге Язмалардан өземтә укып чыгу гына җитәрлек булмаганын аңлый (2 Тим. 2:15). Изге Язмаларны кулланып өйрәткәндә, без ничек итеп «инандыра» алабыз? (Рәс. 28:23).
2 Аллаһы Сүзенә сөйләргә юл бир. Беренчедән, тыңлаучының Изге Язмалардагы Аллаһының зирәклегенә карата хөрмәтен үстерерлек итеп, Аллаһы Сүзенә игътибар ит. Изге Язмаларга ышанычыбыз, шигырьне укыганда, кешене игътибарлы булырга дәртләндерергә мөмкин (Евр. 4:12). Кешегә болай дип әйтеп була: «Бу сорау буенча Аллаһы фикерен белү миңа файда китереп тора. Карагыз, аның Сүзендә нәрсә әйтелә». Мөмкинлек булган саен, Аллаһы Сүзеннән укып, аңа сөйләргә юл бир.
3 Икенчедән, укылган шигырьне аңлат. Шигырьне беренче мәртәбә укыганнан соң, күп кешеләргә аны аңларга авыр. Шуңа күрә, шигырьнең каралган тема белән ничек бәйле булганын еш кына аңлатырга кирәк (Лүк 24:26, 27). Төп фикергә басым ясаган сүзләргә игътибар ит. Кеше фикерне дөрес аңлаганмы икәнен белер өчен, сорау биреп була (Гыйб. сүз. 20:5; Рәс. 8:30).
4 Изге Язмалар нигезендә сөйләш. Өченчедән, кешенең йөрәгенә һәм акылына тәэсир итәргә тырыш. Хуҗага шигырьнең аңа үзенә нинди файда китерә алганын күрергә ярдәм ит. Изге Язмалар нигезендә сөйләшү кешене үз фикер йөртүен үзгәртергә дәртләндерә ала (Рәс. 17:2—4; 19:8). Мәсәлән, Яратылыш 2:4 не укып, искәрмәгә игътибар иткәннән соң, берәрсе белән шәхси мөнәсәбәтләрне үстерер өчен, башта аның исемен белергә кирәклегенә басым ясап була. Аннары болай сорап була: «Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы исемен белү сезнең догаларыгызны мәгънәлерәк итәрме?» Шулай итеп шигырьне кешенең тормышы белән бәйләү аның файдалы булганын күрсәтә. Инандырырлык итеп өйрәтү эчкерсез кешене хак һәм тере Аллаһыга гыйбадәт кылуга җәлеп итә (Ирем. 10:10).
[Өйрәнү өчен сораулар]
1. Вәгазьдә Изге Язмаларны уңышлы итеп куллану еш кына нәрсәне аңлата?
2. Без кешеләрдә Аллаһы Сүзенә карата хөрмәтне ничек үстерә алабыз?
3. Шигырьне укып чыкканнан соң, тыңлаучы аның мәгънәсен аңласын өчен, нәрсә эшләп була?
4. Инандырырлык итеп өйрәтер өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк?