БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Йолым — Аллаһының иң бөек бүләге
Нәрсә ул йолым?
Ничек ул түләнгән булган?
Йолым сиңа нинди файда китерә?
Син йолым өчен рәхмәтеңне ничек белдерә аласың?
1, 2. а) Син нинди бүләкне иң кадерле бүләк дип саныйсың? б) Ни өчен йолым бүләкләрнең иң кадерлесе?
СИҢА бүләкләр биргәннәре бармы? Аларның кайсысы иң кадерлесе булды? Иң кыйбаты түгелдер, чөнки бүләкнең кыйммәтлеген акча белән генә үлчәп булмый. Бүләк шатлык китерсә яки чыннан да сиңа кирәк булса гына, иң кадерле була.
2 Бар бүләкләрнең иң кадерлесе — Аллаһының кешелеккә биргән бүләге. Йәһвә безгә бик күп бүләкләр биргән, әмма иң бөеге — аның Улының, Гайсә Мәсихнең йолым корбаны (Маттай 20:28). Шушы дәресне үтеп, йолым иң кыйммәтле бүләк икәнен күрербез. Ул сиңа зур шатлык китерә ала һәм сиңа иң кирәклесен бирә ала. Бу йолым аша Йәһвә никадәр нык сине яратканын күрсәткән.
НӘРСӘ УЛ ЙОЛЫМ?
3. Нәрсә ул йолым, һәм аның никадәр кадерле икәнен күрер өчен, нәрсәне аңларга кирәк?
3 Гади генә әйткәндә, йолым — Йәһвәнең кешелекне гөнаһтан һәм үлемнән коткару чарасы (Эфеслеләргә 1:7). Изге Язмаларның йолым турындагы тәгълиматын аңлар өчен, Гадән бакчасында булган вакыйгаларны искә төшерергә кирәк. Без, Адәмнең гөнаһ кылып нәрсә югалтканын аңласак кына, ни өчен йолым безнең өчен шулхәтле кадерле бүләк икәнен аңлый алырбыз.
4. Камил кеше Адәмне нинди киләчәк көткән?
4 Йәһвә Адәмне барлыкка китергәч, аңа кыйммәтле бүләк — камил кеше тормышы биргән. Адәмнең киләчәге искиткеч булган. Тәне һәм акылы камил булганга, ул беркайчан да авырмас иде һәм беркайчан да картаеп үлмәс иде. Камил кеше булганга, Адәм Аллаһы белән якын аралаша алган. Изге Язмаларда Адәм «Аллаһының улы» булган дип әйтелә (Лүк 3:38). Йәһвә белән Адәм бер-берсенә бик якын булганнар. Аллаһы Адәм өчен яратучы Әти булган. Ул аның белән сөйләшкән, аңа кызык эш тапшырган һәм аңа нинди өмет баглый икәнен аңлаткан (Яратылыш 1:28—30; 2:16, 17).
5. Адәм «Аллаһыга охшатып яратылган» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?
5 Адәм «Аллаһыга охшатып яратылган» булган (Яратылыш 1:27). Бу сүзләр Адәмнең тәне Аллаһыныкы кебек булган дигәнне аңлатмый, юк. Беренче бүлектән Йәһвә күзгә күренми торган рух икәнен белдек (Яхъя 4:24). Шуңа күрә Йәһвә тәне кеше тәненнән аерылып тора. Адәм Аллаһыга охшатып яратылган дигән сүзләр аның Аллаһыга хас сыйфатлары булган дигәнне аңлата. Мәсәлән, мондый сыйфатлар: мәхәббәт, акыллылык, гаделлек һәм кодрәт. Адәм үз Әтисенә тагын бер яктан охшаш булган: Адәмнең ихтыяр иреге булган. Ул берәр программа буенча эш итә торган робот булмаган. Ул үзе карарлар кабул итеп, яхшыны яманнан аера алган. Адәм, дөрес юл сайлап, Аллаһыга тыңлаучан булып калса, җирдәге Оҗмахта мәңге яшәгән булыр иде.
6. Адәм Аллаһыга буйсынмыйча, нәрсә югалткан, һәм аның буыннарына бу нәрсә китергән?
6 Адәм Аллаһыны тыңламаганы өчен зур бәя түләгән: ул үлемгә хөкем ителгән. Гөнаһ кылып, ул камил кеше тормышын һәм бу тормыш китерәчәк бар фатихаларын югалткан (Яратылыш 3:17—19). Кызганычка каршы, Адәм камил тормышын югалтканга, аның буыннарына да бу бүләк инде эләкмәгән. «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Римлыларга 5:12). Әйе, безнең һәрберебез Адәмнән мирас итеп гөнаһ алган. Шуңа күрә Изге Язмаларда Адәм үзен һәм булачак буыннарын гөнаһ белән үлем коллыгына «саткан» дип әйтелә (Римлыларга 7:14). Адәм белән Хаува киләчәккә өметләрен югалтканнар, чөнки барысын аңлап, Аллаһыга буйсынмау юлын сайлаганнар. Ә аларның буыннары, шул исәптән безнең турыда нәрсә әйтеп була?
7, 8. «Йолым» дигән сүзнең нинди ике мөһим ягы бар?
7 Йәһвә, кешелекне коткарыр өчен, йолым биргән. Нәрсә ул йолым? Бу сүзнең ике мөһим ягы бар. Беренчедән, йолым — берәрсен иреккә чыгарыр өчен яки залогны кайтарыр өчен түләнә торган бәя. Мәсәлән, андый йолымны әсирлеккә эләккән кешеләрне азат итәр өчен түлиләр. Икенчедән, йолым — зыянны каплау, ягъни китерелгән зыянга тиң бәя. Әйтик, берәр кеше аркасында авария булса, ул, китерелгән зыянны тулысынча каплар өчен, акча түли.
8 Адәм кешелеккә китергән зур зыянны каплап буламы? Ничек безнең барыбызны да гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат итәргә? Әйдә, Йәһвәнең нинди йолым түләгәнен һәм бу йолым сиңа нинди файда китерә ала икәнен карап чыгыйк.
ЙӘҺВӘ ЙОЛЫМНЫ НИЧЕК ТҮЛӘГӘН?
9. Нинди йолым кирәк булган?
9 Адәм камил тормышын югалткан. Шуңа күрә камил булмаган кешеләрнең берсе дә Адәм китергән зыянны каплый алмаган (Мәдхия 48:8, 9). Йолым хакы югалтылган нәрсәнең хакына тиң булырга тиеш. Моны Аллаһы Сүзендәге: «Җан өчен җан»,— дигән камил принциптан күреп була (Канун 19:21). Адәм югалткан камил кеше җанына, ягъни тормышына, нәрсә тиң булган? Башка кешенең камил тормышы. Андый тормыш кына «тиешле йолым» була алган (1 Тимутигә 2:6).
10. Йәһвә йолымны ничек түләгән?
10 Йәһвә йолымны ничек түләгән? Ул камил рухи улларының берсен җиргә җибәргән. Ул үзе өчен иң кадерлесен — үзенең бердәнбер Улын сайлаган (1 Яхъя 4:9, 10). Бу Угыл үз теләге белән күктәге яшәү урынын калдырган (Филипиялеләргә 2:7). Үткән бүлектә әйтелгәнчә, Йәһвә могҗиза кылып үз Улының тормышын Мәрьямнең карынына күчергән. Аллаһының изге рухы ярдәмендә Гайсә камил кеше булып туган һәм гөнаһ белән үлемнән азат булган (Лүк 1:35).
Йәһвә үзенең бердәнбер Улын безнең өчен йолым итеп биргән
11. Бер кеше миллионлаган кешене ничек итеп йолып ала алган?
11 Әмма бер кеше миллионлаган кешене йолып ала алганмы? Ә ничек алар гөнаһлы булып киткән? Исеңә төшер: Адәм, гөнаһ кылып, Аллаһының кыйммәтле бүләген — камил тормышын югалткан. Шуңа күрә ул аны үз буыннарына бирә алмаган. Ул аларга гөнаһ белән үлем генә мирас итеп биргән. Ә Изге Язмаларда Гайсә «соңгы Адәм» дип атала. Аның тормышы камил булган, ул беркайчан да гөнаһ кылмаган (1 Көринтлеләргә 15:45). Ул, безне коткарыр өчен, үзен Адәм урынына куйган дип әйтеп була. Үзенең камил тормышын корбан итеп һәм Аллаһыга үлеменә кадәр тугрылык саклап, Гайсә Адәм гөнаһы өчен бәя түләгән. Шулай итеп, Гайсә Адәм буыннарына өмет бүләк иткән (Римлыларга 5:19; 1 Көринтлеләргә 15:21, 22).
12. Газаплар аша үтеп, Гайсә нәрсәне исбат иткән?
12 Изге Язмаларда Гайсәнең үз үлеме алдыннан кичергән газаплары җентекләп сурәтләнгән: аны камчылаганнар, аяк-кулларын баганага кадаклаганнар, һәм ул җәфалану баганасында интегеп үлгән (Яхъя 19:1, 16—18, 30; китапның «Ни өчен чын мәсихчеләр хакча табынмый һәм оны олыламый» дигән кушымтаны кара.) Ни өчен Гайсә шундый күп газап кичерергә тиеш булган? Киләсе бүлекләрдән без шуны белербез: Шайтан Йәһвәнең хезмәтчеләре сынауларда аңа тугрылык саклап калмаячак дигән. Зур газаплар кичереп, Гайсә Аллаһыга тугры калган һәм шуның белән Шайтанга иң яхшы җавап кайтарган. Ул шуны исбат иткән: ихтыяр иреге булган камил кеше, Иблиснең явыз эшләренә карамастан, Аллаһыга тугрылыгын саклый ала. Кадерле Улының тугрылыгын күреп, Йәһвә бик нык сөенгән! (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).
13. Йолым ничек түләнгән булган?
13 Йолым ничек түләнгән булган? Б. э. 33 елында Йәһвә үзенең камил һәм гөнаһсыз Улын җәзалап үтерергә рөхсәт иткән. Бу вакыйга, яһүдләрнең календаре буенча, нисан аеның 14 нче көнендә булган. Шулай итеп, Гайсә «бер тапкыр һәм гомергә» үзенең камил кеше тормышын корбан итеп китергән (Еврейләргә 10:10). Гайсәнең үлеменнән соң өченче көнгә Йәһвә, Улына рухи тән биреп, аны терелткән. Күктә Гайсә Аллаһыга үзенең камил кеше тормышының бәясен тапшырган. Гайсә үз тормышын Адәм буыннары өчен йолым итеп биргән (Еврейләргә 9:24). Ә Йәһвә, кешелекне гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат итәр өчен, Гайсә корбанының бәясен йолым итеп кабул иткән (Римлыларга 3:23, 24).
ЙОЛЫМ СИҢА НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?
14, 15. «Гөнаһларыбыз кичерелсен» өчен, нәрсә эшләргә кирәк?
14 Гөнаһлы булуыбызга карамастан, без, Аллаһының бөек бүләге — йолым бирелгәнгә, гаҗәеп фатихалар ала алабыз. Бүгенге һәм киләчәктәге фатихаларның кайберләрен карап чыгыйк.
15 Гөнаһларның кичерелүе. Без камилсезлекне мирас итеп алганбыз, шуңа күрә безгә, дөреслек эшләр өчен, көрәш алып барырга туры килә. Һәркем берәр сүз әйтеп яки берәр эш эшләп гөнаһ кыла. Ләкин Гайсәнең йолым корбаны ярдәмендә «гөнаһларыбыз кичерелә» ала (Көләсәйлеләргә 1:13, 14). Моның өчен без чын күңелдән тәүбә итәргә тиеш. Безгә Йәһвәдән аның Улының йолым корбанына иман итүебезгә нигезләнеп басынкылык белән кичерүен сорарга кирәк (1 Яхъя 1:8, 9).
16. Аллаһыга саф вөҗдан белән гыйбадәт кылырга нәрсә ярдәм итә, һәм бу нинди фатихалар китерә?
16 Аллаһы алдында саф вөҗдан. Вөҗдан саф булмаса, без өметсезлеккә бирелергә һәм үзебезне бернәрсәгә дә яраксыз дип хис итәргә мөмкин. Әмма Йәһвә, мәрхәмәтлек күрсәтеп һәм йолым нигезендә гөнаһларыбызны кичереп, безгә, камил булмаган кешеләргә, үзенә саф вөҗдан белән гыйбадәт кылырга рөхсәт итә (Еврейләргә 9:13, 14). Бу безгә Йәһвә алдында сөйләү иреге бирә. Шуңа күрә без аңа дога аша мөрәҗәгать итә алабыз (Еврейләргә 4:14—16). Саф вөҗдан җан тынычлыгы бирә, бәхетле итә, һәм без үз-үзебезне хөрмәт итеп яшибез.
17. Гайсә безнең өчен үлгәнгә, нинди фатихалар мөмкин булачак?
17 Җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өмет. «Гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә ярдәмендә мәңгелек тормыш»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 6:23). Бу китапның өченче бүлегеннән җирдәге Оҗмах нинди булачагын белдек (Ачылыш 21:3, 4). Бар бу фатихалар, шул исәптән мәңгелек тормыш һәм камил сәламәтлек, Гайсә безнең өчен үлгәнгә, мөмкин булачак. Бу фатихаларны алыр өчен, без йолымны кадерләргә һәм Аллаһыга шул бүләге өчен рәхмәтле булырга тиеш.
ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЕБЕЗНЕ НИЧЕК КҮРСӘТЕРГӘ?
18. Ни өчен без йолым өчен Йәһвәгә рәхмәтле булырга тиеш?
18 Ни өчен без Йәһвәгә йолым өчен тирән рәхмәтле булырга тиеш? Берәрсе безгә бүләк бирер өчен вакытын, көчен һәм акчасын корбан итсә, бу бүләк безнең өчен аеруча кыйммәтле булып китә. Мондый бүләк дустыбыз безне эчкерсез ярата икәнен күрсәтә, бу безгә бик нык тәэсир итә. Йолым — бүләкләрнең иң кыйммәтлесе, чөнки аны бирер өчен, Йәһвә иң бөек корбан китергән. «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки... үзенең бердәнбер Улын бирде»,— дип әйтелә Инҗилдә (Яхъя 3:16). Йәһвә кешеләрне ярата, моңа иң зур дәлил — йолым. Йолым шулай ук Гайсәнең яратуын күрсәтә, чөнки ул безнең өчен үз тормышын үзе теләп биргән (Яхъя 15:13). Йолым аша шуны күрәбез: Йәһвә һәм аның Улы һәрберебезне ярата (Гәләтиялеләргә 2:20).
Йәһвә турында күбрәк белем алып, аның бүләге — йолым өчен рәхмәтле булуыңны күрсәтәсең
19, 20. Син Аллаһыга йолым өчен рәхмәтеңне ничек күрсәтә аласың?
19 Син Аллаһының бүләге, ягъни йолым өчен рәхмәтле булуыңны ничек күрсәтә аласың? Беренчедән, Бөек Бүләк Бирүче Йәһвә турында күбрәк белем алырга тырыш (Яхъя 17:3). Бу яктан сиңа Изге Язмаларны шушы брошюралар ярдәмендә өйрәнү булышачак. Йәһвә турында күбрәк белем алган саен, аңа карата яратуың үсәчәк. Ә Аллаһыны ярату ул сөйгәнне эшләргә дәртләндерәчәк (1 Яхъя 5:3).
20 Гайсәнең йолым корбанына иман ит. Гайсә: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия»,— дип әйткән (Яхъя 3:36). Гайсәгә иман итүебезне ничек күрсәтергә? Андый иман сүзләр белән генә чикләнми, чөнки Ягъкуб 2:26 да: «Иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле»,— дип әйтелә. Әйе, чын иман эшләр белән исбатлана. Гайсәгә иман итүебезне күрсәтер өчен берсе юл — аның үрнәген сүзләребездә дә, эшләребездә дә мөмкин кадәр төгәлрәк тоту (Яхъя 13:15).
21, 22. а) Ни өчен без Гайсә үлемен искә алу кичәсенә килергә тиеш? б) Чираттагы бүлекләрдә нәрсә аңлатыла?
21 Гайсә үлемен искә алу кичәсенә кил. Б. э. 33 елында, 14 нисанда Гайсә бер махсус вакыйганы үткәрергә кушкан. Изге Язмаларда ул «Хуҗабызның кичке ашы» дип атала (1 Көринтлеләргә 11:20; Маттай 26:26—28). Аны шулай ук Гайсә үлемен искә алу кичәсе дип тә атыйлар. Ни өчен Гайсә бу Кичәне үткәрергә кушкан? Аның рәсүлләре һәм барлык чын мәсихчеләр шуны истә тотсын өчен: ул үзенең камил кеше җанын, ягъни тормышын алар өчен йолым итеп биргән. Бу Кичә турында Гайсә: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— дигән (Лүк 22:19). Һәр ел үткәрелә торган Кичәгә килеп, без Йәһвәнең һәм Гайсәнең бөек мәхәббәтен истә тотканыбызны күрсәтәбез. Бу безгә йолым өчен рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирәa.
22 Йәһвә безнең өчен биргән йолым — чыннан да әйтеп бетергесез зур бүләк (2 Көринтлеләргә 9:14, 15). Ул хәтта үлгән кешеләрнең дә киләчәген үзгәртә ала. Моны чираттагы 6 нчы һәм 7 нче бүлекләрдән белербез.
a Гайсә үлемен искә алу кичәсе турында күбрәк белер өчен, китапның «Гайсә үлемен искә алу Кичәсе — Аллаһыга дан китерүче вакыйга» дигән кушымтаны кара.