Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 6 6-7 б.
  • Иң яхшы бүләк

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иң яхшы бүләк
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йолым — Аллаһының иң бөек бүләге
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Йолым — Аллаһының иң зур бүләге
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Аллаһының иң зур бүләге. Ни өчен ул шундый кыйммәтле?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Гайсәнең корбаны «күпләрне» ничек йолып ала?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 6 6-7 б.
Гаиләләр оҗмахта

Аллаһының йолым бүләге — мәңгелек тормышны мөмкин иткән бүләк — иң бөек бүләк

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК

Иң яхшы бүләк

«Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктырткычлар Атасыннан килә» (Ягъкуб 1:17). Монда сүз, әлбәттә, безнең күктәге Атабыз Йәһвә Аллаһының юмартлыгы турында бара. Ул кешелеккә күп бүләкләр биргән булса да, бер бүләге башка бар бүләкләрдән бөегрәк. Нәрсә соң ул? Гайсә пәйгамбәрнең Инҗилдә язылган сүзләренә игътибар итик. Яхъя 3:16 да әйтелә: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде».

Аллаһының бердәнбер Улы, һичшиксез, без ала алган бар бүләкләрнең иң бөеге, чөнки аның ярдәмендә һәрберебез гөнаһ, картлык һәм үлем коллыгыннан азат була ала (Зәбур 51:5; Яхъя 8:34). Ничек кенә тырышсак та, без үзебез генә бу коллыктан азат була алмыйбыз. Әмма бөек яратуыннан чыгып, Аллаһы безне бу коллыктан азат итәр өчен кирәклесен биргән. Үзенең бердәнбер Улы Гайсә Мәсихне йолым буларак биреп, Йәһвә Аллаһы тыңлаучан кешеләргә мәңге яшәргә өмет биргән. Әмма йолым нәрсә ул? Ни өчен ул кирәк? Һәм аның файдасын күрер өчен нишләргә?

Йолым — берәр югалган нәрсәне кайтарыр өчен я берәр кемне азат итәр өчен түләнгән бәя. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, безнең борынгы ата-анабыз Адәм белән Хаува гөнаһсыз яратылган булган һәм аларның соңрак туачак токымнары белән бергә җирдәге оҗмахта мәңге шатланып яшәргә мөмкинлекләре булган (Яратылыш 1:26—28). Кызганычка каршы, алар боларның барысын югалткан, чөнки Аллаһыны тыңламаска булган һәм гөнаһлы булып киткән. Бу нәрсәгә китергән? Изге Язмалар җавап бирә: «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Токымнарына мирас итеп камил тормыш бирер урынына, Адәм аларга гөнаһ һәм аның нәтиҗәсен — үлем мирас итеп биргән.

Берәр йолымга килгәндә, түләнәчәк бәя югалтылган нәрсәгә тиң булырга тиеш. Адәм белә торып Аллаһыны тыңламаган, шулай итеп гөнаһ кылган. Нәтиҗәдә, Адәмнең камил тормышы югалтылган булган. Изге Язмалар буенча, бу Адәмнең токымнарын гөнаһ һәм үлем коллары иткән. Шуңа күрә, котылу мөмкин булсын өчен, башка камил кешенең тормышын — Гайсә тормышын — йолым буларак бирергә кирәк булган (Римлыларга 5:19; Эфеслеләргә 1:7). Аллаһы яратудан чыгып бу йолымны түләгән, шуңа күрә генә кешеләр Адәм белән Хаува югалткан нәрсәгә — җирдәге оҗмахта мәңге яшәргә өметләнә ала (Ачылыш 21:3—5).

Йолымның файдасын исәпкә алсак, һичшиксез, Аллаһының йолым бүләге — мәңгелек тормышны мөмкин иткән бүләк — иң бөек бүләк. Үткән мәкаләдә бүләкләрне кадерле иткән кайбер яклар каралган иде. Йолымның «камил бүләк» икәнен аңлар өчен, әйдәгез аның ничек гаҗәеп итеп бу якларга туры килгәнен карап чыгыйк.

Теләгебезне канәгатьләндерә. Кешеләрнең яшәргә табигый теләге бар (Вәгазьче 3:11). Без үзебез бу теләкне канәгатьләндерә алмыйбыз, ә йолым ярдәмендә бу мөмкин. Изге Язмаларда болай диелә: «Чөнки гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23).

Ихтыяҗыбызны канәгатьләндерә. Кешеләр бу йолымны түли алмас иде. Зәбурда болай дип аңлатыла: «Кеше гомере өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки, ул аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала» (Зәбур 49:8). Шуңа күрә без, гөнаһ һәм үлем коллыгыннан азат булыр өчен, Аллаһының ярдәменә бик мохтаҗ идек. Һәм ул безгә «Мәсих Гайсәнең... түләнгән йолымы ярдәмендә» нәкъ кирәклесен биргән (Римлыларга 3:23, 24).

Нәкъ кирәкле вакытта. Изге Язмаларда әйтелә: «Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән» (Римлыларга 5:8). Йолым, «без әле гөнаһ кылучылар булганда» түләнгәнгә, безне шуңа ышандыра: Аллаһы безне, гөнаһлы булуыбызга карамастан, бик нык ярата. Һәм бу безгә, гөнаһ нәтиҗәләрен татып яшәргә туры килсә дә, киләчәккә өмет белән карарга булыша.

Изге һәм риясыз этәргеч теләк. Изге Язмаларда Аллаһыны үз Улын йолым буларак бирергә нәрсә этәргәне әйтелә: «Аллаһы, без аның бердәнбер Улы аша тормыш ала алсын өчен, аны дөньяга җибәрде. Шулай итеп ул безгә үз мәхәббәтен күрсәтте. Мәхәббәтнең асылы шул: без Аллаһыны түгел, ә ул безне яратты» (1 Яхъя 4:9, 10).

Сезгә бу иң бөек бүләк өчен рәхмәтле булганыгызны ничек күрсәтергә? Гайсәнең Яхъя 3:16 да язылган сүзләрен исебезгә төшерик, анда аңа «иман итүче» кешеләр генә котылачак диелә. Изге Язмалар буенча, иман ул — «өметләрнең тормышка ашачагына төпле ышаныч» (Еврейләргә 11:1). Андый ышанычка ия булыр өчен төгәл белем алырга кирәк. Моның өчен без сезне вакыт табып, бу «камил бүләкне» биргән Йәһвә Аллаһы турында белем алырга һәм Гайсәнең йолым корбаны мөмкин иткән мәңгелек тормышны алыр өчен нишләргә кирәклеген белергә чакырабыз.

Моның барысын сез интернеттан Изге Язмаларга нигезләнгән мәгълүмат белән танышып белә алырсыз. Йәһвә Шаһитләре сезгә ярдәм итәргә шат булыр. Сез, бу бөек бүләк турында белем алганда һәм аның файдасын күргәндә, һичшиксез, «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» — дип әйтеп җибәрерсез (Римлыларга 7:25).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу