ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Син тормышны Аллаһы кебек кадерлисеңме?
«Синдә тормыш чишмәсе» (ЗӘБУР 36:9).
1, 2. а) Без Аллаһы биргән нинди кыйммәтле бүләккә ия? ә) Ни өчен Изге Язмалардагы принциплар турында уйлану сәләте аеруча безнең көннәрдә кирәк?
КҮКТӘГЕ Атабыз безне акыллы һәм үз сыйфатларын чагылдырырга сәләтле итеп яраткан (Яратылыш 1:27). Акыл — кыйммәтле бүләк, һәм без аның ярдәмендә Изге Язмалардагы принциплар турында уйлана алабыз. Аларны кулланып, без «үз төшенүчәнлегебезне, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтәбез», рухи яктан җитлеккән һәм Йәһвәне яратучы кешеләр булып китәбез (Еврейләргә 5:14).
2 Изге Язмалардагы принциплар турында уйлану сәләте аеруча безнең көннәрдә бик кирәк, чөнки дөнья бик катлаулы булып киткән һәм тормышта туган кайбер хәлләрдә кулланырлык тиешле законны табып булмый. Моның дөреслеген медицина фәне ачык күрсәтә. Мәсәлән, каннан ясалган препаратлар һәм кан белән бәйле процедураларга игътибар итик. Йәһвәгә тыңлаучан булып калырга теләгән һәрбер кеше өчен бу бик мөһим тема. Әгәр без Изге Язмалардагы нинди принципны нинди очракта кулланырга икәнен белсәк, акыллы карарлар кабул итә алырбыз. Бу вөҗданыбызны саф килеш саклар һәм без Аллаһы мәхәббәтендә калырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:6—11). Кайбер принципларны карап чыгыйк.
ТОРМЫШ ҺӘМ КАН ИЗГЕ
3, 4. Изге Язмаларда канның изгелеге турында беренче тапкыр кайчан әйтелгән булган, һәм аның изге булуы нинди принципларга нигезләнгән?
3 Кабил Һабилне үтергәннән соң, Йәһвә тормыш белән кан арасында мөһим бәйләнеш бар һәм алар изге икәнен күрсәткән. «Кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара»,— дигән Аллаһы Кабилгә (Яратылыш 4:10). Йәһвә карашыннан Һабилнең каны аның кинәт өзелгән гомере булган. Шуңа күрә Һабилнең каны Аллаһыга үч алу турында ялварган дип әйтеп була (Еврейләргә 12:24).
4 Туфаннан соң Аллаһы кешеләргә хайваннарның итен ашарга рөхсәт иткән. Әмма аларга башта канны чыгарырга кирәк булган. «Тик итне аның җаны — каны белән ашамагыз. Өстәвенә, коелган каныгыз өчен мин хисап бирүне таләп итәчәкмен»,— дигән Аллаһы (Яратылыш 9:4, 5). Бу әмерне Нухның бар токымнары, шул исәптән безнең көннәрдә яшәүчеләр дә, үтәргә тиеш. Ул шулай ук Аллаһының Кабилгә әйткән сүзләрен дәлилли: кан бар затларның җаны, ягъни тормышы, булып тора. Өстәвенә, бу әмер тормышның Чыганагы — Йәһвә тормышны һәм канны хөрмәт итмәгән һәр кешене җавапка тартачак икәнен күрсәтә (Зәбур 36:9).
5, 6. Муса канунында канның изге һәм кадерле булуы ничек күрсәтелгән булган? (78 нче биттәге рамканы да кара.)
5 Бу ике мөһим хакыйкать Муса канунында да чагылдырылган булган: «Әгәр... берәр кеше я сезнең арагызда яшәүче чит ил кешесе берәр нинди кан ашаса, мин, һичшиксез, кан ашаган кешене кире кагармын һәм аны халкы арасыннан юк итәрмен. Чөнки тере затның гомере канда, һәм мин үзем аны сезгә, үзегезне йолып алырга дип, мәзбәх өчен билгеләдем, чөнки, гомер канда булганга, кан йолып ала»a (Левилеләр 17:10, 11). («Канның йолып алу көче» дигән рамканы кара, 76 нчы бит.)
6 Чалынган малның каны корбан китерү урыны өчен кулланылмаса, аны җиргә түгәргә кирәк булган. Шулай итеп, тормыш үз Чыганагына — Аллаһыга кире кайткан дип әйтеп була (Канун 12:16; Йәзәкил 18:4). Ләкин шуңа игътибар ит: исраиллеләр хайван итеннән канны чыгарыр өчен берәр махсус җайланмалар кулланырга тиеш булмаган. Дөрес чалынган хайваннан кан чыгып бетсә, исраилле аның итен саф вөҗдан белән ашый алган, чөнки шулай итеп Яшәү Бирүчегә тиешле хөрмәт күрсәтелгән булган.
7. Давыт канның изгелегенә ничек хөрмәт күрсәткән?
7 Давыт Аллаһының «күңеленә хуш килгән кеше» булган. Ул Аллаһының кан турындагы әмере нигезендәге принципларны яхшы аңлаган (Рәсүлләр 13:22). Бервакыт, ул сусагач, аның өч кешесе дошман арасына кереп андагы су чыганагыннан аңа су алып килгән. Давыт нәрсә эшләгән? «Минем өчен үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең канын эчиммени?» — дип әйткән ул. Давыт өчен бу су аларның канына тиң булган. Шуңа күрә сусавына карамастан, ул суны «Йәһвә алдында җиргә түккән» (2 Ишмуил 23:15—17).
8, 9. Аллаһының тормышка һәм канга карашы мәсихчеләр җыелышы оештырылгач үзгәргәнме? Аңлат.
8 Нухка кан турында әмер бирелгәннән соң якынча 2 400 ел үткәч, ә Канун килешүе төзелгәннән соң якынча 1 500 ел үткәч, Йәһвә беренче мәсихчеләрнең җитәкче советын мондый сүзләр язарга рухландырган: «Изге рух һәм без сезнең өскә мондый кирәкле нәрсәләрдән башка һичнинди өстәмә йөк салмаска булдык: потлар белән нәҗесләнгән нәрсәләрдән, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм фәхешлектән тыелыгыз» (Рәсүлләр 15:28, 29).
9 Димәк, беренче мәсихчеләрнең җитәкче советы кан изге һәм аны Аллаһы карашыннан дөрес булмаган максатлар өчен куллануны, потка табыну һәм җенси азгынлыкны кебек, бозык эш дип санаган. Бүгенге мәсихчеләр дә шулай дип саный. Өстәвенә, алар Изге Язмалардагы принциплар турында уйланып, алар буенча эш итәләр, шуңа күрә кан куллану турында карарлар кабул иткәндә Йәһвәне сөендерәләр.
МЕДИЦИНАДА КАН КУЛЛАНУ
Канның фракцияләрен куллану буенча карашыңны син табибка ничек аңлатырсың?
10, 11. а) Йәһвә Шаһитләре кан һәм аның дүрт төп компонентын үз тәннәренә җибәрүгә ничек карый? ә) Кан турында әйткәндә, мәсихчеләр нинди очракларда үз сайлаулары буенча эш итә?
10 Йәһвә Шаһитләре шуны таный: «каннан... тыелу» үз тәнеңә кан җибәрүдән дә, үз каныңны башкаларга җибәрер өчен аны башкаларга бирүдән һәм саклаудан да тыелу дигәнне аңлата. Аллаһы законын хөрмәт итеп, алар шулай ук канның дүрт төп компонентыннан — эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар һәм плазмадан тыелалар.
11 Бүген бу компонентларны фракцияләргә бүлеп кулланалар. Мәсихчегә бу фракцияләрдән тыелыргамы? Ул аларны «кан» дип саныймы? Һәр кеше үзе моны хәл итәргә тиеш. Кеше үз канын (ул бер җирдә дә сакланмаган булса) кулланып медик процедураларга, мәсәлән, гемодиализ, гемодилюция һәм реинфузиягә ризалашыргамы, юкмы икәнен үзе карар итә. (Кушымта, 215—218 нче битләрне кара.)
12. Вөҗданга бәйле сорауларга карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм аларны ничек хәл итәргә кирәк?
12 Әгәр без үзебез сайлау ясарга тиеш икән, бу сайлавыбыз Йәһвә өчен мөһим түгел дигәнне аңлатамы? Юк, бу аның өчен мөһим, чөнки ул фикерләребез белән һәм бу сайлауны ясарга этәргән эчке теләкләребез белән нык кызыксына. (Гыйбрәтле сүзләр 17:3; 24:12 укы.) Берәр дару яисә процедурага ризалашыр алдыннан дога кылып аларны тикшереп чыкканнан соң, без Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбызны тыңларга тиеш (Римлыларга 14:2, 22, 23). Һичшиксез, башкалар безгә үз карашын такмаска, ә без алардан: «Минем урынымда булсаң, син нәрсә эшләр идең?» — дип сорамаска тиеш. Андый очракларда һәрбер мәсихче «үз йөген үзе йөртә»b. (Гәләтиялеләргә 6:5; Римлыларга 14:12; «Мин канны изге дип саныйммы?» дигән рамканы кара, 81 нче бит.)
ЙӘҺВӘНЕҢ ЗАКОННАРЫНДА АНЫҢ ӘТИЛӘРЧӘ ЯРАТУЫ ЧАГЫЛА
13. Йәһвәнең законнары һәм принциплары аның үзе турында нәрсәне ачыклый? Мисал китер.
13 Изге Язмалардагы законнар һәм принциплар Йәһвәнең акыллы Кануннар Чыгаручы һәм үз балаларының иминлеге турында кайгырта торган яратучы Ата икәнен күрсәтә (Зәбур 19:7—11). «Каннан... тыелыгыз» дигән әмер бирелгәндә сүз сәламәтлек турында бармаса да, бу әмер безне кан җибәрү тудырган проблемалардан саклый (Рәсүлләр 15:20). Медицина өлкәсендә эшләүче күп кенә кеше канны кулланмыйча дәвалауны иң сыйфатлы дәвалау дип атый. Бу — мәсихчеләр өчен Йәһвәнең чиксез акыллылыгына һәм әтиләрчә яратуына тагын бер дәлил. (Ишагыя 55:9 укы; Яхъя 14:21, 23.)
14, 15. а) Аллаһының үз халкын яратуы нинди законнарда чагылган булган? ә) Син бу законнардагы принципларны ничек куллана аласың?
14 Аллаһының үз халкының иминлеге турында кайгыртуы борынгы Исраилгә бирелгән күп законнарда чагылган. Мәсәлән, исраиллеләр йортның яссы түбәсендә еш җыелганга, Аллаһы, алар ялгыш егылып төшмәсен өчен, түбә кырыена култыкса ясарга әмер биргән (Канун 22:8; 1 Ишмуил 9:25, 26; Никами 8:16; Рәсүлләр 10:9). Аллаһы шулай ук сөзгәк үгезне ябып тотарга кушкан (Чыгыш 21:28, 29). Бу законнарны санга сукмаган кеше башкаларның иминлеге турында бер дә уйламаганын күрсәткән һәм кан коюда гаепле була алган.
15 Бу законнардагы принципларны ничек кулланып була? Үз йортың, эш урының, машинаң, машина йөртү стилең, малың һәм сайлаган күңел ачуларың турында уйлан. Кайбер илләрдә яшүсмерләр үлеменең төп сәбәбе — юлдагы аварияләр, чөнки алар машина йөрткәндә еш кына үз тормышларын куркыныч астына куя. Шулай да Аллаһы мәхәббәтендә калырга теләүче яшьләр тормышны кадерли һәм куркыныч эшләрдә катнашып рәхәтлек эзләми. Алар: «Әй, безгә, яшьләргә, ни булсын инде»,— дип уйламый, ә үзләрен зыян күрүдән саклап, яшь булганда шатланып яши (Вәгазьче 11:9, 10).
16. Аборт турында әйткәндә, Изге Язмалардагы нинди принцип кулланыла? (Искәрмәне дә кара.)
16 Аллаһы өчен әле тумаган баланың тормышы да кадерле. Борынгы Исраилдә берәрсе йөкле хатынга зыян китерсә, һәм нәтиҗәдә бу хатын үзе я аның баласы үлсә, Аллаһы андый кешене үтерүче дип санаган, һәм аңа «җан өчен җан» түләргә кирәк булганc. (Чыгыш 21:22, 23 укы.) Безнең көннәрдә ихтыяри ясалган аборт аркасында һәр ел күп санлы бала әле тумыйча үлә. Хатын-кызларның күпчелеге моны үз файдаларын эзләп яки азгын тормыш алып барыр өчен эшли. Йәһвәнең хисләрен күз алдыңа китерә аласыңмы?
17. Аллаһы таләпләре белән танышканчы аборт ясаган хатын-кызны ничек юатып була?
17 Ә хакыйкать белән танышканчы аборт ясаган хатын-кыз турында нәрсә әйтеп була? Ул Аллаһы аңа мәрхәмәтле булачак дип өметләнә аламы? Һичшиксез! Йәһвә чын күңелдән тәүбә иткән кешене Гайсәнең түгелгән каны нигезендә кичерә (Зәбур 103:8—14; Эфеслеләргә 1:7). Гайсә үзе: «Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһ кылучыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем»,— дигән (Лүк 5:32).
НӘФРӘТНЕ ЙӨРӘГЕҢНӘН АЛЫП ТАШЛА!
18. Изге Язмаларда кан коюга китерә торган төп сәбәп турында нәрсә әйтелә?
18 Без башкаларга зыян да китермәскә, йөрәгебездән кан коюга китерә торган төп сәбәпне — нәфрәтне дә тамыры белән йолкып ташларга тиеш. Бу Йәһвәнең теләге. «Кардәшен нәфрәт итүче һәркем кеше үтерүче була»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 3:15). Андый кеше дошманлык хисе белән генә чикләнми, ул үз кардәшенең хәтта үлемен дә тели. Аның үзен дошманнарча тотуы, бәлки, ачулы яла ягудан һәм ялган гаепләүләрдән күренәдер, ә андый эшләр Аллаһының хөкем итүенә китерә (Левилеләр 19:16; Канун 19:18—21; Маттай 5:22). Йөрәгебездә берәр явыз хис урнашса, аннан арыныр өчен көч куйыйк. Бу бик мөһим! (Ягъкуб 1:14, 15; 4:1—3)
19. Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәүче кеше Зәбур 11:5 һәм Филипиялеләргә 4:8, 9 га ничек карый?
19 Тормышны Йәһвә шикелле кадерләүче һәм аның мәхәббәтендә калырга теләүче кеше шулай ук көч куллануның һәр төрен кире кага. Зәбур 11:5 тә Йәһвә «җәбер-золым яратучы һәркемне... нәфрәт итә» дип әйтелә. Бу сүзләр — Аллаһының карашы гына түгел, ә тормышта кулланылырга тиешле принцип. Ул Йәһвәне яратучы кешеләрне көч куллануга этәрүче күңел ачулардан качарга өнди. Йәһвә — «тынычлык Аллаһысы», бу сүзләр аның хезмәтчеләрен үз акылларын һәм йөрәкләрен яратуга лаеклы, яхшы, һәм мактауга лаеклы нәрсәләр — тынычлыкка китерүче нәрсәләр белән тутырырга дәртләндерә. (Филипиялеләргә 4:8, 9 укы.)
КАН КОЮДА ГАЕПЛЕ ОЕШМАЛАРДАН ЧИТТӘ ТОР
20—22. Мәсихчеләр бу дөньяга карата нинди карашта тора һәм ни өчен?
20 Аллаһы каршында Шайтанның бөтен дөньясы кан коюда гаепле. Изге Язмаларда төрле җанварлар белән күрсәтелгән сәяси системалар миллионлаган кешеләрне, шул исәптән Йәһвәнең күп хезмәтчеләрен үтергәннәр (Даниял 8:3, 4, 20—22; Ачылыш 13:1, 2, 7, 8). Үзләрен җанварларча тоткан бу державалар, коммерция һәм фән белән тыгыз хезмәттәшлек итеп, иң куркыныч сугыш кораллары тудырган һәм зур табыш алган. «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» дигән сүзләр чыннан да хак! (1 Яхъя 5:19)
21 Гайсәнең шәкертләре бу «дөньядан түгел», алар бу дөньяның сәяси эшләрендә һәм сугышларында катнашмый, шулай итеп алар үзләрен, оешма һәм аерым шәхес буларак та, кан коюда гаепле булудан саклыйd (Яхъя 15:19; 17:16). Мәсихтән үрнәк алып, алар эзәрлекләүләр вакытында җавап итеп көч кулланмый. Алар үз дошманнарын ярата һәм хәтта алар турында дога кыла (Маттай 5:44; Римлыларга 12:17—21).
22 Өстәвенә, мәсихчеләр «Бөек Бабылның» — иң күп кан коюда гаепле булган ялган диннең бөтендөнья империясенең — эшләрендә катнашмый. Аллаһы Сүзендә: «Бу шәһәрдә [Бөек Бабылда] бар пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең һәм җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны табылды»,— дип әйтелә. Шуңа күрә безгә: «Минем халкым... чык аннан»,— дигән киңәш бирелә (Ачылыш 17:6; 18:2, 4, 24).
23. Бөек Бабылдан чыгу нәрсәне аңлата?
23 Бөек Бабылдан китү — ялган дин белән бар элемтәләреңне өзү генә түгел, ә шулай ук ялган дин ачык яклап чыккан яки рөхсәт иткән әхлаксызлыкны, сәясәттә катнашуны һәм байлыкка комсызланып омтылуны нәфрәт итү. (Зәбур 97:10 укы; Ачылыш 18:7, 9, 11—17.) Андый явыз эшләр еш кына кан коюга китерә!
24, 25. а) Аллаһы кан коюда гаепле булган, әмма тәүбә иткән кешегә нәрсә нигезендә мәрхәмәт күрсәтә ала? ә) Бу борынгы Исраилдә булган нинди яклау чарасын искә төшерә?
24 Һәрберебез Йәһвә Аллаһыга үз тормышын багышлап, суга чумдырылу үткәнче, Шайтан системасын яклап торган һәм шуңа күрә кан коюда гаепле булган дип әйтеп була. Ләкин үз тәртибебезне үзгәртеп, Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман үстереп һәм Аллаһыга үз тормышыбызны багышлап, без Аллаһы мәрхәмәтенә ия булдык һәм рухи яклау алдык (Рәсүлләр 3:19). Андый яклау борынгы Исраилдәге сыену шәһәрләрен хәтерләтә (Саннар 35:11—15; Канун 21:1—9).
25 Сыену шәһәрләре нинди роль уйнаган? Берәрсен ялгыш үтергән исраилле сыену шәһәренә качып, хөкемчеләр аның җинаятен тикшереп карар чыгаргач, анда калырга тиеш булган. Ә баш рухани үлгәч, исраилле, шәһәрдән китеп, үзе теләгән урында яши алган. Чыннан да, Аллаһының мәрхәмәте бөек, һәм ул кеше тормышын югары бәяли! Бүген дә тормышның һәм канның изгелеге турындагы әмер гамәлдә кала. Бу әмерне ялгыш бозсак, Аллаһы, безне Мәсихнең йолым корбанына нигезләнеп үлемнән яклар өчен, бик күп чаралар күргән. Бу чаралар борынгы сыену шәһәрләре үтәгән рольне үти. Син аның бу чараларын кадерлисеңме? Моны ничек күрсәтеп була? Мәсәлән, башкаларны Аллаһы биргән яклауны кабул итәргә чакырып. Һәм моны аеруча «бөек афәт» тиз якынлашып килгәнгә эшләү мөһим (Маттай 24:21; 2 Көринтлеләргә 6:1, 2).
ТОРМЫШНЫ КАДЕРЛӘГӘНЕҢНЕ ВӘГАЗЬ АША КҮРСӘТ
26—28. Без кайсы яклардан Йәзәкил пәйгамбәргә охшаш, һәм Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен нәрсә эшли алабыз?
26 Аллаһының бүгенге халкын борынгы пәйгамбәр, Йәзәкил, белән чагыштырып була. Йәһвә аны Исраил йортына рухи сакчы итеп билгеләгән. «Авызымнан чыккан сүзне ишеткәч, аларны минем исемемнән кисәт»,— дигән Аллаһы аңа. Йәзәкил, үз йөкләмәсен үтәмәсә, Иерусалим җимерелгәндә үтерелгән кешеләрнең канында гаепле булыр иде (Йәзәкил 33:7—9). Әмма Йәзәкил Аллаһыны тыңлаган һәм кан коюда гаепле булмаган.
27 Тиздән Шайтанның бөтен дөньясы юк ителәчәк. Йәһвә Шаһитләре өчен Аллаһының «үч алу көнен» һәм Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү — хөрмәт тә, бурыч та (Ишагыя 61:2; Маттай 24:14). Син бу мөһим эштә ашкынучанмы? Рәсүл Паул үзенең вәгазь эшенә бик җитди караган, шуңа күрә: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел, чөнки мин сезгә Аллаһы нияте турында сөйләүдән баш тартмадым, барысын сөйләдем»,— дип әйтә алган (Рәсүлләр 20:26, 27). Безнең өчен яхшы үрнәк!
28 Йәһвәнең әтиләрчә яратуы безне һәрвакыт җылытып торсын өчен, тормышка һәм канга аның карашы белән карарга кирәк. Әмма бу гына әле әз. Безгә аның алдында саф, ягъни изге, булып калырга да кирәк. Моның турында сүз чираттагы бүлектә барачак.
a «Тере затның гомере канда» дигән сүзләр турында бер журналда канны тормышның символы дип атап була диелә. Әмма бу журналда шулай ук «бу сүзләрне турыдан-туры да кулланып була» дип әйтелә, «чөнки, яшәү өчен, кан күзәнәкләренең һәр төре кирәк» («Scientific American»).
b «Уяныгыз!» (рус) 2006 ел, август ае, 3—12 нче битләрне кара. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
c Изге Язмаларның лексикографлары әйткәнчә, бу сүзләр «күрәсең, хатын-кызга гына китерелгән зыян турында түгел». Шунсы да игътибарга лаек: Изге Язмаларда Йәһвә зыян китергән кешене хөкем иткәндә эмбрионның, ягъни яралгының, яшен исәпкә алырга кирәк дип әйтмәгән.
d «Бу дөньядан ничек читтә торырга?» дигән 5 нче бүлекне кара.
e Күбрәк белер өчен кушымтаны кара, 215, 216 нчы битләр.