Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bhs 13 бүл. 135-144 б.
  • Тормыш бүләген кадерлә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тормыш бүләген кадерлә
  • Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Уку — Хак тәгълиматлар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АЛЛАҺЫ ТОРМЫШКА НИЧЕК КАРЫЙ?
  • ТОРМЫШ ИЗГЕ
  • КАН ГӨНАҺЛАРНЫ ЙОЛЫП АЛА
  • Бүләк ителгән тормышны дөрес бәялә
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Син тормышны Аллаһы кебек кадерлисеңме?
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
bhs 13 бүл. 135-144 б.

УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Тормыш бүләген кадерлә

1. Кем безгә тормыш биргән?

«ЙӘҺВӘ — чын Аллаһы. Ул — тере Аллаһы» (Ирмия 10:10). Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез, ул безгә тормыш биргән. Изге Язмаларда аның турында болай дип әйтелә: «Бар нәрсәне син яраттың бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде» (Ачылыш 4:11). Әйе, Йәһвә безгә кыйммәтле тормыш бүләге биргән, шуңа күрә без яшибез дә. (Зәбур 36:9 укы.)

2. Уңышлы булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

2 Йәһвә безгә яшәр өчен бар кирәклесен, мәсәлән ризык һәм су бирә (Рәсүлләр 17:28). Алай гына да түгел, ул безнең шатланып яшәвебезне тели (Рәсүлләр 14:15—17). Уңышлы тормыш алып барыр өчен, безгә Аллаһының кануннарын үтәргә кирәк (Ишагыя 48:17, 18).

АЛЛАҺЫ ТОРМЫШКА НИЧЕК КАРЫЙ?

3. Кабил Һабилне үтергәч, Йәһвә нәрсә эшләгән?

3 Изге Язмалардан күренгәнчә, безнең һәм башка кешеләрнең тормышы Йәһвә өчен кыйммәтле. Мәсәлән, Адәм белән Хауваның улы Кабил үз энесе Һабилгә ачуланганда, Йәһвә аны кисәткән: ярсуны тыя белергә кирәк дигән. Ләкин Кабил тыңламаган. Аның ачуы шулкадәр үскән, ул хәтта «энесе Һабилгә ташланып, аны үтергән» (Яратылыш 4:3—8). Йәһвә Кабилне энесен үтергәне өчен җәзалаган (Яратылыш 4:9—11). Ачу һәм нәфрәт — бик куркыныч хисләр. Алар кешене көч куллануга этәрә ала. Ә явыз һәм мәрхәмәтсез кешеләр мәңгелек тормышны алмас. (1 Яхъя 3:15 укы.) Йәһвәгә ярар өчен, без бар кешеләрне яратырга өйрәнергә тиеш (1 Яхъя 3:11, 12).

4. Аллаһының исраиллеләргә бирелгән әмерләрнең берсеннән тормыш бүләге турында нәрсә белеп була?

4 Меңләгән ел үткәч, Йәһвә, Мусага Ун әмер биреп, тормышны кадерләгәнен кабат күрсәткән. Әмерләрнең берсендә: «Кеше үтермәгез»,— диелгән иде (Канун 5:17). Әгәр кеше кемне дә булса белә торып үтерсә, аның үзен дә үтергәннәр.

5. Аллаһы абортка ничек карый?

5 Ә абортка Аллаһы ничек карый? Әле тумаган баланың тормышы да Йәһвә өчен кыйммәтле. Йәһвә исраиллеләргә биргән Канун буенча, берәрсе авырлы хатынга сукса һәм моның аркасында аның әле тумаган баласы үлсә, бу кеше үләргә тиеш булган. (Чыгыш 21:22, 23 укы; Зәбур 127:3.) Моннан аборт ул — гөнаһ икәне күренә. (28 нче аңлатманы кара.)

6, 7. Тормышны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

6 Үзебезнең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куймасак, без тормышны кадерләгәнебезне күрсәтербез. Мәсәлән, без тәмәке һәм кальян тартмабыз, насвай һәм наркотиклар кулланмабыз, чөнки алар зыянлы һәм үтерә ала.

7 Аллаһы безгә тормыш, тән биргән, һәм без ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Безгә тәнебезне яхшы кайгыртырга кирәк. Югыйсә без Аллаһы күзендә саф булмабыз (Римлыларга 6:19; 12:1; 2 Көринтлеләргә 7:1). Тормыш бүләген кадерләмәсәк, без Йәһвәгә тиешенчә гыйбадәт кыла алмыйбыз. Начар гадәтләрне ташлау бик авыр булырга мөмкин, ләкин тормышны кадерләгәнгә тырышлыклар куйсак, Йәһвә безгә булышачак.

8. Үзебезнең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куймас өчен, без нәрсә эшләрбез?

8 Әйе, тормыш — кыйммәтле бүләк, һәм Йәһвә без үзебезнең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куймас өчен бар тырышлыкларыбызны куярбыз дип өметләнә. Моны без машина, мотоцикл я башка транспорт чараларын йөрткәндә эшлибез. Без шулай ук көч куллану белән бәйле спорт төрләрендә катнашмабыз (Зәбур 11:5). Йортыбызда яшәү куркынычсыз булсын өчен дә тырышлыклар куярга кирәк. Йәһвә исраиллеләргә болай дип кушкан: «Яңа йорт төзегәндә түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен, култыкса яса» (Канун 22:8).

9. Без хайваннар белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

9 Йәһвә өчен хәтта хайваннар белән мөгамәләбез дә мөһим. Тормышыбызга янаган хайванны үтерергә ул рөхсәт итә. Шулай ук ризык я кием өчен хайваннарны үтерү рөхсәт ителә (Яратылыш 3:21; 9:3; Чыгыш 21:28). Ләкин хайваннар белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итәргә я аларны кызык өчен үтерергә ярамый (Гыйбрәтле сүзләр 12:10).

ТОРМЫШ — КАДЕРЛЕ БҮЛӘК

  • Без аборт ясамыйбыз

  • Без башкаларны нәфрәт итмибез

  • Без тәмәке тартмыйбыз һәм наркотиклар кулланмыйбыз

1) Тумаган бала; 2) кеше үз кулында тәмәке тартмасын сыта; 3) чыгышлары төрле булган ике дус

ТОРМЫШ ИЗГЕ

10. Кан тормышны символлаштырганын без кайдан беләбез?

10 Кан Йәһвә күзендә изге, чөнки ул тормышны символлаштыра. Кабил Һабилне үтергәч, Йәһвә аңа болай дигән: «Кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара» (Яратылыш 4:10). Һабилнең каны аның тормышын символлаштырган, һәм Йәһвә Кабилне энесен үтергәне өчен җәзалаган. Нух көннәрендәге Туфаннан соң Йәһвә яңадан кан тормышны аңлата дип кабатлаган. Йәһвә Нухка һәм аның гаиләсенә хайваннарның итен ашарга рөхсәт иткән. Ул болай дигән: «Хәрәкәт итүче барлык тереклекне сезгә, яшел үсемлекләрне биргән кебек, ризык итеп бирәм». Ләкин Йәһвә болай дип кисәткән: «Тик итне аның җаны [тормышы] — каны белән ашамагыз» (Яратылыш 1:29; 9:3, 4).

11. Аллаһы үз халкы Исраилгә кан турында нинди әмер биргән?

11 Йәһвә Нухка кан ашамаска кушканнан соң якынча 800 ел үткәч, ул үз халкына бу әмерне кабатлаган: «Әгәр берәр исраилле я сезнең арада яшәүче чит ил кешесе ауда ашарга яраклы берәр хайван я кош тотса, аның канын агызып, канны туфрак белән капласын». Аннары ул болай дигән: «Сез бернинди тере затның канын ашарга тиеш түгел» (Левилеләр 17:13, 14). Йәһвә һаман да үз халкының канны изге дип санавын теләгән. Ит ашый алсалар да, канны ашарга ярамаган. Ризык өчен хайванны үтергәндә, алар аның канын туфракка агызырга тиеш булган.

12. Мәсихчеләр канга ничек карый?

12 Гайсә үлеменнән соң берничә ел үткәч, мәсихче җыелыштагы рәсүлләр белән өлкәннәр Иерусалимда очрашкан. Алар исраиллеләргә бирелгән Канунның кайсы әмерләрен мәсихчеләр һаман да үтәргә тиеш булганын хәл итәр өчен җыелган. (Рәсүлләр 15:28, 29 укы; 21:25.) Йәһвә аларга шуны аңларга ярдәм иткән: кан аның күзендә кыйммәтле булып кала һәм алар һаман да аны изге дип санарга тиеш. Мәсихчеләр кан ашарга, эчәргә я канны чыгармыйча ит ашарга тиеш булмаган. Моны эшләү потларга табыну я җенси әхлаксызлык кебек гөнаһларга тиң булыр иде. Ә бүгенге вакыт турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә әле дә безнең канны изге дип санавыбызны тели.

13. Ни өчен мәсихчеләр кан салмый?

13 Ә кан салу рөхсәт ителәме? Юк. Йәһвә безгә кан ашамаска һәм эчмәскә кушкан. Әгәр дә табиб сезгә исерткеч эчемлекләрне эчмәскә кушса, сез аларны үз тәнегезгә кан тамырлары аша кертер идегезме? Әлбәттә, юк! Нәкъ шулай ук канны ашамаска һәм эчмәскә дигән әмер кан салуны да тыя. (29 нчы аңлатманы кара.)

14, 15. Мәсихчеләр тормышка ничек карый? Тормышны озынайтыр өчен, алар Аллаһы әмерен бозармы? Аңлатыгыз.

14 Ә табиб сезгә, кан салмасак, үләрсез, дип әйтсә? Һәр кеше Аллаһының канга кагылышлы әмеренә буйсыныргамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. Мәсихчеләр Аллаһы биргән тормыш бүләген бик кадерли, һәм без, үлмәс өчен, альтернатив дәвалау ысулларын эзләрбез, ләкин кан салуга ризалашмабыз.

15 Без сәламәтлегебезне кайгыртырга тырышабыз һәм үләргә теләмибез. Ләкин кан Аллаһы күзендә изге булганга, без кан салуга ризалашмыйбыз. Йәһвәнең әмерен бозып тормышыбызны озынайтуга караганда аңа тугры булып калу күпкә мөһимрәк. Гайсә болай дигән: «Үз җанын саклап калырга теләүче аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр» (Маттай 16:25). Без Йәһвәне яратабыз һәм аны тыңларга телибез. Ул безнең өчен нәрсә иң яхшысы булачагын белә. Без, Йәһвә кебек, тормышны кадерлибез һәм изге дип саныйбыз (Еврейләргә 11:6).

16. Ни өчен Аллаһы хезмәтчеләре аны тыңлый?

16 Аллаһының тугры хезмәтчеләре аның канга кагылышлы әмеренә буйсынырга тәвәккәл. Алар канны ашамас, эчмәс һәм дәваланыр өчен дә аны кулланмасa. Ләкин тормышны саклап калыр өчен, алар башка дәвалау ысулларын эзләр. Алар шикләнми, тормышның һәм канның Барлыкка Китерүчесе үзләре өчен нәрсә иң яхшысы икәнен белә. Ә сез моңа ышанасызмы?

КАН ГӨНАҺЛАРНЫ ЙОЛЫП АЛА

17. Йәһвә исраиллеләргә канны ничек кулланырга рөхсәт иткән?

17 Муса аша бирелгән Канунда Йәһвә исраиллеләргә болай дигән: «Тере затның гомере канда, һәм мин үзем аны сезгә, үзегезне йолып алырга дип [ягъни кичерү турында сорар өчен], мәзбәх өчен билгеләдем, чөнки, гомер канда булганга, кан йолып ала» (Левилеләр 17:11). Гөнаһ кылганда, исраиллеләр, Йәһвәдән кичерүен сорар өчен, руханига мал китергән. Рухани, аны корбанга китереп, канын гыйбадәтханәдәге мәзбәхкә түккән. Йәһвә исраиллеләргә канны шул рәвешчә генә кулланырга рөхсәт иткән.

18. Гайсәнең йолым корбаны безгә нинди мөмкинлек ача?

18 Җиргә килгәч, Гайсә, гөнаһларыбызны йолып алыр өчен, үз канын түккән, ягъни тормышын биргән. Шулай итеп ул хайваннарны корбан итеп китерү турындагы канунны гамәлдән чыгарган (Маттай 20:28; Еврейләргә 10:1). Гайсәнең тормышы шулкадәр кыйммәтле булган ки, аның корбаны нигезендә Аллаһы бар кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә ала (Яхъя 3:16; Еврейләргә 9:11, 12; 1 Петер 1:18, 19).

Мәсихче хатын, Изге Язмаларга нигезләнеп, табибка канга кагылышлы үз карашын аңлата

Сез тормышны һәм канны кадерләгәнегезне ничек күрсәтә аласыз?

19. «Бер кешенең дә канында гаепле» булмас өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

19 Без Йәһвәгә искиткеч тормыш бүләге өчен бик рәхмәтле! Кешеләрне яратканга, без аларның тормышларын коткарыр өчен кулдан килгәнне эшләрбез. Кешеләр Гайсәгә иман итсә, алар мәңге яши алыр, һәм безнең аларга моның турында сөйлисебез килә (Йәзәкил 3:17—21). Шулчак без дә, рәсүл Паул кебек, болай дип әйтә алырбыз: «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел, чөнки мин сезгә Аллаһы нияте турында сөйләүдән баш тартмадым, барысын сөйләдем» (Рәсүлләр 20:26, 27). Әйе, башкаларга Йәһвә турында һәм ул биргән тормыш бүләге турында сөйләп, без тормышны һәм канны кадерләгәнебезне күрсәтәбез.

a Кан салу турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләренең «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китабының 77—79 нчы битләрен карагыз.

БУ БҮЛЕКТӘ

1 ТОРМЫШ БҮЛӘГЕН КАДЕРЛӘГЕЗ

«Синдә тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9).

Тормышны кадерләгәнебезне ничек күрсәтергә?

  • Рәсүлләр 17:28; Ачылыш 4:11

    Тормыш — Йәһвәнең бүләге, һәм без аны кадерләргә тиеш.

  • Чыгыш 21:22, 23; Канун 5:17

    Үтерү һәм аборт — гөнаһ.

  • 1 Яхъя 3:11, 12, 15

    Нәфрәт ул — гөнаһ.

  • 2 Көринтлеләргә 7:1

    Без бозык гадәтләрдән, мәсәлән тәмәке тартудан һәм наркотиклар кулланудан качабыз.

  • Зәбур 11:5

    Без көч куллану белән бәйле күңел ачуларда һәм спорт төрләрендә катнашмыйбыз.

2 ТОРМЫШ ҺӘМ КАН

«Һәр тере затның гомере аның канында, гомер канда бит» (Левилеләр 17:14).

Аллаһының тормышка һәм канга карашы нинди?

  • Яратылыш 4:10; Канун 12:23

    Кан тормышны символлаштыра.

  • Яратылыш 9:3, 4

    Безгә ит ашау рөхсәт ителсә дә, кан ашарга ярамый.

  • Рәсүлләр 15:28, 29; 21:25

    Аллаһының каннан тыелырга дигән әмере медик процедураларга да кагыла.

  • Еврейләргә 11:6

    Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез — тормышыбызда иң мөһим нәрсә.

3 КАН ГӨНАҺЛАРНЫ ЙОЛЫП АЛА

«Гайсәнең... каны безне бар гөнаһтан сафландыра» (1 Яхъя 1:7).

Гайсәнең йолым корбаны безгә нинди мөмкинлек ачты?

  • Левилеләр 17:11

    Борынгы вакытта исраиллеләр, гөнаһ кылганда, руханига мал китергән. Рухани, аны корбанга китереп, канын гыйбадәтханәдәге мәзбәхкә түккән. Шулай итеп алар Йәһвәдән кичерүен үтенгән.

  • Маттай 20:28; Еврейләргә 9:11—14

    Җиргә килгәч, Гайсә, гөнаһларыбызны йолып алыр өчен, үз канын түккән, ягъни тормышын биргән. Шулай итеп ул хайваннарны корбан итеп китерү турындагы канунны гамәлдән чыгарган.

  • Яхъя 3:16

    Гайсәнең тормышы шулкадәр кыйммәтле булган ки, аның корбаны нигезендә Аллаһы Гайсәгә иман иткән бар кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирә ала.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу