Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bm 3 кисәк 6 б.
  • Туфан һәм исән калган кешеләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Туфан һәм исән калган кешеләр
  • Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы аны һәм «тагын җиде кешене коткарып калган»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Ул «Аллаһы юлында йөргән»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Туфан. Кем тыңлаучан булган, ә кем тыңлаучан булмаган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • «Ул Аллаһы юлында йөрде»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
bm 3 кисәк 6 б.
Туфан сулары ташып ага һәм яңгыр ява, көймә су өстеннән йөзә

3 НЧЕ БҮЛЕК

Туфан һәм исән калган кешеләр

Аллаһы явыз дөньяны юк итә, ә Нух белән аның гаиләсен коткара

ҖИРДӘ яшәгән кешеләрнең саны арта бара, һәм гөнаһ белән явызлык бар җиргә тарала. Ханок пәйгамбәр генә кешеләрне Аллаһы бер көн явыз кешеләрне юк итәчәк дип кисәтеп йөри. Моңа карамастан явызлык үрчи бара һәм хәтта көчәя. Кайбер фәрештәләр, күктә үз урыннарын калдырып, Йәһвәгә каршы фетнә күтәрә. Алар үзләренә кеше тәне булдырып, җирдә яши башлый һәм комсызланып үзләренә хатын-кызларны хатынлыкка ала. Аларның балалары туа һәм нефилим дип аталган чиктән тыш көчле әзмәверләр булып үсә. Нәтиҗәдә, явызлык тагы да арта, кан коела. Бар бу явызлыктан Аллаһының күңеле әрни.

Ханок үлә. Бу явыз дөнья гадәтләренә иярмәгән Нух исемле тагын бер кеше була. Ул үзе һәм аның гаиләсе Аллаһы каршында дөрес булганны эшләргә тырыша. Аллаһы бу явыз дөнья кешеләрен юк итәргә, ә Нух белән җәнлекләрне коткарырга була. Ул Нухка коробкага охшаш гаять зур көймә төзергә куша. Туфан алдыннан Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр бу көймәгә керергә тиеш була. Нух Аллаһы сүзен тыңлап, якынча 40 яки 50 ел дәвамында көймә төзи һәм «тәкъва тормышны вәгазьләүче» була (2 Петер 2:5). Ул кешеләрне киләчәк Туфан турында кисәтә, ләкин алар аның сүзләренә колак салмый. Вакыт җиткәч, Нух үз гаиләсе һәм җәнлекләр белән көймәгә керә. Аллаһы көймәнең ишеген яба. Коеп яңгыр ява башлый.

Яңгыр 40 көн һәм төн, җир тулысынча су белән капланганчы, ява. Явызлар үлә. Айлар уза, су кими һәм көймә бер тау битендә туктый. Берникадәр вакыт узгач Нух, аның гаиләсе һәм җәнлекләр көймәдән чыга. Алар анда бер ел үткәргән була. Йәһвәгә үз рәхмәтен белдереп, Нух аңа корбан китерә. Аллаһы Нух белән аның гаиләсенә башка Туфан булмаячагына һәм бар тереклекне җирдән юк итмәячәгенә вәгъдә бирә. Ул бу вәгъдәне искә төшереп торучы салават күпере булдыра.

Туфаннан соң Аллаһы кешеләргә яңа әмерләр бирә. Ул аларга хайваннарның итен ашарга рөхсәт итә, әмма канны ашаудан тыя. Ул Нухның нәселенә җир буйлап таралырга куша, әмма кайберәүләр бу әмерне үтәми. Алар Нәмруд исемле кеше җитәкчелегендә берләшеп, Бабил шәһәрендә гаять зур манара төзи башлый. Алар белә торып Аллаһының җир буйлап таралырга дигән әмеренә буйсынмый. Аллаһы бер телдә сөйләшкән бу кешеләргә төрле телләр бирә. Алар бер-берсен аңламый башлый һәм эшләрен ташлап җир буйлап тарала.

Тәүраттагы Яратылыш китабының 6—11 нче бүлекләренә һәм Яһүд 14, 15 кә нигезләнгән.

  • Явызлык җирдә ничек таралган?

  • Нух тугры булуын ничек күрсәткән?

  • Аллаһы Туфаннан соң кешеләргә нәрсәдән тыелырга кушкан?

АЛЛАҺЫ ЮЛЫНДА ЙӨРҮЧЕЛӘР

Кешеләрнең күпчелеге Йәһвә хакимлеген кире кага. Әмма Адәм белән Хауваның улы Һабил алай эшләми. Ханок белән Нух та «Аллаһы юлында йөри», ягъни алар Аллаһыны шатландырып яши (Яратылыш 5:22; 6:9). Изге Язмаларда Аллаһыны үз Хакимнәре итеп сайлаган кешеләрнең башка күп мисаллары бар.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу