Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fg 9 дәрес сор. 1-5
  • Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?
  • Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гаиләгез бәхетле булсын өчен, нәрсә эшләргә?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Изге Язмаларда никах турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Гаиләң бәхетле булсын
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
Күбрәк карарга
Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
fg 9 дәрес сор. 1-5

9 ДӘРЕС

Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?

1. Ни өчен никахны теркәү мөһим?

Ир белән хатын никахларын законлы рәвештә терки

Яхшы хәбәр бәхетле Аллаһы Йәһвәдән килә. Ул бөтен гаиләләрнең бәхетле булуларын тели (1 Тимутигә 1:11). Никахны ул булдырган. Гаилә бәхетле булсын өчен, никахның теркәлгән булуы үтә мөһим, чөнки андый никах ир белән хатынга һәм балаларга үзләрен имин хис итәргә ышаныч бирә. Аллаһыга күндәм булырга теләгән кешеләр никахны теркәү турындагы җирле законнарны хөрмәт итәргә тиеш. Лүк 2:1, 4, 5 не укыгыз.

Аллаһы никахка ничек карый? Ул никахның гомерлек булуын тели. Йәһвә ирләрнең һәм хатыннарның бер-берсенә тугры булуларын тели (Еврейләргә 13:4). Ул аерылышуны нәфрәт итә (Малахи 2:16). Ләкин тормыш иптәше хыянәт иткән кешегә аерылышырга һәм яңа гаилә корырга рөхсәт итә. Маттай 19:3—6, 9 ны укыгыз.

2. Ир белән хатын бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

Бәхетле ир белән хатын

Йәһвә ир белән хатынны бер-берсен тулыландырырлык итеп барлыкка китергән (Яратылыш 2:18). Гаилә башы буларак, ир үз гаиләсен матди яктан тәэмин итү өчен һәм Аллаһы турында белем бирү өчен җаваплы. Ул үз файдасын түгел, ә хатынының файдасын эзләргә тиеш. Ирләр һәм хатыннар бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Беркем дә камил түгел, шуңа күрә никахның бәхетле булуның ачкычы — кичерә белергә өйрәнү. Эфеслеләргә 4:31, 32; 5:22—25, 33; 1 Петер 3:7 не укыгыз.

3. Никахыгыз бәхетле түгел икән, нәрсә эшләргә?

Никахта авырлыклар булса, сезгә икегезгә дә бер-берегезгә карата яратуыгызны ныгытыр өчен тырышлыклар куярга кирәк (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Аллаһы Сүзе буенча, аерым яшәү гаиләдәге проблемаларны чишми. 1 Көринтлеләргә 7:10 —13 не укыгыз.

4. Балалар, Аллаһы сезнең нинди булуыгызны тели?

Әти белән әни өйдә балаларына ярдәм итә

Йәһвә сезнең бәхетле булуыгызны тели. Ул сезгә яшьлегегезне ничек үткәрергә икәне турында иң яхшы киңәшләр бирә. Ата-аналарыгыз сезгә караганда зирәгрәк һәм тәҗрибәлерәк булганга, Аллаһы сезнең аларга тыңлаучан булуыгызны тели (Көләсәйлеләргә 3:20). Барлыкка Китерүчегез Йәһвә шулай ук сезнең үзенә һәм Улына күндәм булуыгызны тели, чөнки ул моның сезгә чын шатлык китерәчәген белә. Вәгазьче 11:9 —12:1; Маттай 19:13 —15; 21:15, 16 ны укыгыз.

5. Ата-аналар, сез үз балаларыгызны ничек бәхетле итә аласыз?

Әти кеше үзенең малае белән сөйләшә

Балаларыгызның ашарга ризыгы, яшәү урыны һәм кияргә киеме булсын өчен, сез тырышып эшләргә тиеш (1 Тимутигә 5:8). Ләкин балаларыгыз бәхетле булсын өчен, алар Аллаһыны яратырга һәм аны тыңларга тиеш. Аларга бу яктан ярдәм итәргә кирәк (Эфеслеләргә 6:4). Сезнең Аллаһыга карата яратуыгыз балаларыгызның күңелендә тирән эз калдыра ала. Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтүегез балаларыгызның акылына уңай яктан тәэсир итә ала. Канун 6:4—7; Гыйбрәтле сүзләр 22:6 ны укыгыз.

Балаларны рухландыру һәм мактау бик зарур. Аларны шулай ук төзәтергә һәм тәртипкә өйрәтергә кирәк. Андый өйрәтү аларны киләчәктә бәхетсез итә алган эшләрдән саклаячак (Гыйбрәтле сүзләр 22:15). Шулай да тәртипкә өйрәтү беркайчан да каты яисә кырыс булырга тиеш түгел. Көләсәйлеләргә 3:21 не укыгыз.

Йәһвә Шаһитләре ата-аналар һәм балалар өчен берничә китап бастырган. Бу китаплар Изге Язмаларга нигезләнгән. Зәбур 19:7, 11 не укыгыз.

Бу турыда тулырак мәгълүматны «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 14 нче бүлегеннән карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу